Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Исәпләгеч әйләнми, киловаттлар кайдадыр “йөри”

Электр энергиясенә тарифларның артуы – хәзерге чынбарлыкның иң ачык сыйфатларыннан берсе.

Аңа җайлашып, һәркем үзе өчен электр энергиясен экономияләүнең үзенә аеруча туры килә торганын сайлый.

 

Берәүләр энергия саклау технологияләреннән файдаланалар, ә башкалар энергия ресурсларын урлау юлы белән түләүләрнең күләмен киметергә омтылалар, моның административ җәза бирүгә, ә аерым очракларда җинаять җаваплылыгына китерүе турында оныталар. Гомумән алганда, электр энергиясен урлаулар белән бәйләнгән мәсьәләләр иң мөһим әһәмияткә ия булып торалар.

 


«Һаман да бер балык башы!»
Электр челтәрләренә законсыз тоташу – Чистай электр челтәрләренең, шулай ук Алексеевск район электр челтәрләренең җитди проблемаларыннан берсе. Хезмәткәрләр даими төстә шәхси секторга һәм юридик затларга рейдлар ясыйлар, алар барышында исәпләгечләрнең контроль күрсәткечләрен алалар.

 

Исәпкә алу приборларының тоташтыру схемаларын тикшерәләр, әңгәмәләр үткәрәләр, санкцияләнмәгән тоташтыруны һәм электр энергиясен исәпсез куллануны ачыклыйлар. Практикадан күренгәнчә, кулланучыларның барлык төркемнәре электр энергиясен законсыз кулланалар: болар – зур сәнәгать предприятиеләре дә, вак-төяк объектлар да, кешеләр дә. Урлау ысуллары төрле: электр энергиясен исәпсез куллану, исәпләгечләр белән хәйләләр кору (исәпкә алу механизмына механик юл белән йогынты ясау, электр исәпләгечен кабызу схемасын үзгәртү, электр исәпләгеченең дискын туктату).

 

Кешеләр өстәмә рәвештә үткәргечләрне исәпләгечкә тоташтырмыйча гына электр розеткалары куялар. Розеткаларга эретеп ябыштыру аппаратлары, эретеп ябыштыру станоклары, җылыту приборлары һәм икеләтелгән көч белән киловаттлар әйләндерүче башка җиһазлар тоташтыралар. Иң мөһиме, исәпләгеч кенә “әйләнмәсен”, дип уйлыйлар урлаучылар контролерлардан үзләренең явыз ниятләрен яшерергә тырышып.

 

Энергетиклар сакта

Энергетикларның профессионализмы нәтиҗәсендә электр энергиясен урлау күләмнәре еллар узу белән азая, димәк, намус белән һәм даими төстә түләп баручылар үз объектларының электр белән ышанычлы һәм сыйфатлы тәэмин ителүенә өметләнә ала. Шуңа күрә энергетиклар электр челтәрләренә законсыз тоташу, электр энергиясен урлау фактларын белгән, электр тапшыру линияләре һәм трансформатор подстанцияләре янында шикле кешеләрне күргән бөтен кешедән бу хакта 8(84341) 2-53-75, 2-37-41 телефоннары буенча шалтыратуын сорыйлар.

 

Яшеренлек гарантияләнә. Исегездә тотыгыз: электр челтәрләренә законсыз тоташу закон күзлегеннән чыгып караганда гына куркыныч түгел, ә электр җәрәхәте алудан да, үз тормышыгыз өчен дә куркыныч тудыра.

 

Электр исәпләгечне кая урнаштырырга?
Шунысын да билгеләп үтәсе килә: Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2012 елның 4 маенда кабул ителгән «Электр энергиясен ваклап сату базары эше, электр энергиясен куллану режимын тулысынча һәм (яки) өлешчә чикләү турында»гы 442 нче Карарының 144, 147 маддәләре нигезендә, исәпләү приборларын энергия кабул итү җайланмалары объектларының балансына караган чигендә урнаштырырга кирәк. Әлеге таләпләрне җентекләп аңлату челтәр компаниясенең рәсми сайтында (www.gridcom-rt.ru) урнаштырылган.

 

Без сезгә булышачакбыз!
Хөрмәтле кулланучылар, сезне кызыксындыручы мәгълүматны алу өчен сез кулланучылар белән эшләү пунктына мөрәҗәгать итә аласыз, шулай ук монда технологик тоташтырырга, электр энергиясен исәпкә алу приборын куярга һәм алмаштырырга, гариза бирергә, энергия белән тәэмин итү белән бәйләнгән күп кенә башка мәсьәләләрне хәл итәргә мөмкин.

 


 Килүчеләр өчен иң уңайлысы - эшне «бер тәрәзә» принцибы буенча оештыру. Килүчеләр технологик тоташтыруга гариза бирә һәм биредә үк әзер документларны законда сөйләшенгән норматив срокларда ала алалар.


Кулланучылар белән эшләү пункты дүшәмбедән алып җомгага кадәр иртәнге 8 дән көндезге 1 гә кадәр эшли. Телефон 8-84341-2-40-16.
                                                 
Алексеевск районы электр челтәрләре инженеры Т.А. Сафонова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев