Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Корбан гаете алдыннан Алексеевск районы имам-мөхтәсибе хаҗи Рөстәм хәзрәт барлык мөселманнарны бәйрәм белән котлый

Корбан гаете алдыннан Алексеевск районы имам-мөхтәсибе хаҗи Рөстәм хәзрәт барлык мөселманнарны бәйрәм белән котлый, аларга нык сәламәтлек, тынычлык һәм иминлек тели.

Әлеге күркәм бәйрәм көннәре Аллаһы Тәгаләнең  мәрхәмәтенә өметләнү, шатлана-шатлана гыйбадәт кылу, җаныбызны төрле явыз ниятләрдән арындыру, яман хәлләр кылудан туктату, риясыз булу бәхетенә ирешү һәм иманыбызны яңарту һәм Хак-Тәгалә алдында баш ию өчен бер дигән мөмкинлекләр тудыра.


Якыннарың турында кайгырту, мохтаҗлар һәм ярлыларга ярдәм итү кебек бурычлар Исламда һәрвакыт көчле булды.  Без дә әлеге бәйрәм көннәрендә йөрәкләребезнең җылылыгына саранланмыйк.

 

Бөек Аллаһка бурычлы булуыбызны аңлаган халәттә шушы корбан чалу мизгелләрендә туганнарыбыз, якыннарыбыз, күршеләребезнең хәлен белик, ятимнәргә, мохтаҗларга сәдакалар бирик, аларга да бәйрәм табыныннан өлеш чыгарып, тукландырыйк. Барыбыз да изге эшләргә ашыгыйк!


Мәчетләрдә бәйрәм вәгазе   – 4.30да, гает намазы  сәгать 5тә укыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев