Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Җәмәгать тыңлаулары булып узды

Мәгариф бүлеге базасында Татарстан Республикасының иң яхшы укытучыларын конкурс белән сайлап алуда катнашкан һәм балаларга белем бирүгә сизелерлек өлеш керткән һәм югары педагогик осталыклары өчен акчалата бүләк алуга дәгъва итүче педагоглар тыңланды.

Җәмәгать тыңлауларында мәгариф бүлеге начальнигы, бүлек методистлары һәм белгечләре, мәгариф хезмәткәрләренең профсоюз оешмалары советы рәисе Валентина Осянина, җәмәгатьчелек вәкилләре, шулай ук грантка дәгъва итүчеләр үзләре катнашты. Болар, элегрәк хәбәр ителгәнчә, - 4нче мәктәп-бакчаның башлангыч сыйныфлар укытучысы Фирая Шәйхетдинова, Биләр урта мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Сергей Климов һәм Урманасты Шунталысы урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Нәзирә Хәсәнова. Үз педагогик эшчәнлекләрен тәкъдир итеп, педагоглар ирешелгән уңышлары, атап әйткәндә, соңгы өч елда уңай динамика шартларында ирешкән югары укыту нәтиҗәләре; уку фәне буенча дәрестән тыш эшчәнлекнең югары нәтиҗәләре; укытучы тарафыннан укучылары уңай социаль тәҗрибә һәм заманча, шул исәптән мәгълүмати технологияләрне дә нәтиҗәле файдалану нигезендә белем бирү процессын югары сыйфатлы итеп оештыру өчен шартлар тудыру турында сөйләделәр. Шулай ук педагоглар һөнәри берләшмәдә сыналган үз методик системаларын күрсәттеләр.


Хәзерге вакытта җәмәгать тыңлаулары материаллары карау өчен Казанга җибәрелде. Сайлап алу йомгаклары конкурс баскычларын үткәннән соң билгеле булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев