Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Николай Фединның очышы: кешелекнең күккә тугрылыгы

Һәр кеше үзенчә уникаль һәм үзенчәлекле. Ул миллионлаган мегаполиста яки кечкенә генә авылда туганмы, характерының көче һәм яраткан һөнәренә тугры булуында болар мөһим түгел.

Тормыш гөрли, кирәкне бирә, дөрләп китә, тына..., ни генә булмасын чишмә башыбызга кайтырга вакыт җитәчәк. Һәм, артка карап, үткәнне искә алырга, вакыйгалар, шатлыклар һәм каршылыклар белән тулы тормыш өчен Ходайга һәм язмышка рәхмәт әйтергә кирәк. Шундый тормыш сөючән кеше белән без Зирекле авылында таныштык. Николай Иванович ФединПриозерное авылында туган, элек ул Абалдуевка, ә бөтенләй дә элек заманда Чирмешән Текәяры дип аталган. Бүген гражданлык авиациясе полковнигына 87 яшь. 10 434 сәгать гомер, ә бу елдан артык!- Николай Федин шул мизгелләрне күктә үткәрде. Николай Ивановичның әтисе-фронтовик. Кечкенә Коля сугыш елларын бик нык хәтерли, фронтны азык-төлек белән тәэмин итеп, басуда, тылда эшләргә туры килә аңа. “Әти сугыштан кайтты, - дип сөйли Николай Иванович, - сугышчан казанышлары өчен – бүләкләр белән. Ә менә шул медальләрне ул үлгәнче дә кулына алмады. Сугыш турында беркайчан да сөйләми иде. Гомумән, бу сугыш темасы өстәл артында беркайчан да кузгатылмады. Бу җиңү безнең әтиләребезгә зур кайгы һәм хәсрәт белән бирелде. Хәзерге сугышчылар үз батырлыклары турында сөйләргә ярата. Әмма чыннан да, Бөек Ватан сугышы фронтларында сугышкан кешеләр йөрәкләрендәге вакыйга ларны күңелләр ендә мәңгелеккә яшереп калдырды”. Күрәсең, әтисенең сабырлыгы һәм холкы Николай Федин өчен һөнәр сайлауда төп роль уйнагандыр. Биләр мәктәбен тәмамлаганнан с о ң , Н и к о л а е в к а д а г ы Хәрби-диңгез минно-торпед авиация училищесына укырга керә. Укуын тәмамлагач, Николай Иванович шул ук училище каршында штурман-инструктор булып эшли. Николай Иванович биредә булачак хатыны белән таныша. Күк йөзенә тугрылыклы очучы язмышы тиздән үзгәрешләр кичерә. Шулай итеп, Николай Федин корабльләр төзү заводында өч ел эшли. Һәм менә ул: “Заводка эшкә килдем, кадрлар бүлегенә кердем. Шунда ук минем янымы кечкенә генә гәүдәле яһүд килеп, кайда эшләдегез?, дип сорый. -Авиациядә штурман булып, дип җавап бирәм. Ул шунда ук мине -штурман Фединны тәҗрибә һәм элеккеге еллар осталыгы аеруча таләп ителгән производствага тикшерүчеләр командасына штурман итеп алырга боерды. Яшь һәм амбици - оз Федин тиз арада яңа хезмәттәшләре белән уртак тел таба: “Мине яһүдләр бик хөрмәт иттеләр. Әгәр алар булмаса, мин беркайчан да күккә әйләнеп кайтмас идем. Ә алар мине үзләренә охшаган өчен кабул иттеләр, чөнки минем чәчемнең бөдрәләре арасыннан хәтта тарак та үтә алмый иде. Бервакыт төшке аш артында без бер яшь яһүд белән сөйләштек, мин аның белән институтка укырга керергә һәм җәйге эшкә кайтырга теләвем белән уртаклаштым. Шул чакта ул миңа: “әгәр мин синең урыныңда булсам һәм күк турында хыяллансам, бер минутны да югалтмыйча, аэропортка урам себерүче булып булса да, очучылар составына әйләнеп кайтыр идем. Менә шундый алар яһүдләр”. Корабль төзелешендә өч ел эшләү дәверендә Николай Федин аны авиациягә күчерү турында күп санл ы р а п о р т л а р я з г а н . Теләсә нинди вазыйфага риза булдым. Һәм менә озак көткәннән соң берьюлы ике чакыру килде – Ташкенттан һәм Николаевка шәһәреннән. Әмма үзгәрешләрнең башлану шатлыгы хәсрәт белән алышынды: яшь һәм тәҗрибәле суднолар төзүчесен производстводан җибәрмиләр. Аңа алмаш булмый. “Шулай кәефсез генә утырам, - дип искә ала Николай Иванович, - минем янымнан карт кына яһүд уза, ник моңсу дип кызыксына. Мин аңа ничек бар шулай сөйләдем. Ә ул миңа: очачаксың! Әйттем бетте! Ярдәм итәм! Партия аша булса да. Һәм, ниһаять, мин Николаевкага китәм. Башта мине сынадылар. Ә квалификацияне тикшергәннән соң, алар дежур штурман итеп расладылар. Барлык сынаулардан соң гына мин эскадрилья штурманы итеп билгеләндем”. Ә тиздән язмыш штурман Фединны Якутиягә илтеп ташлый. Ул үзен лаеклы пенсия белән тәэмин итү өчен шунда бара. Өч елга бара, ә 26 елга тоткарлана. Якутиядә белемле очучыны нәрсә тоткарлады соң, дигән сорауга: кешеләр, дип җавап бирә. «Мин анда бер чемодан белән килдем. Торыр җирем юк. Иптәшем миңа: бездә яшә, без хатыным белән ялга китәргә җыенабыз, ди. Һәм барлык якутлар да шундыйлар. Ташламаячаклар, сатмаячаклар. Кешеләр үзләрен яраттыра белә. Нәкъ менә шуның өчен биредә уйлаганнан 10 тапкырга озаграк тордым». Авиациядә очучы Федин кырларны эшкәртүдә дә, корреспонденция һәм басма материаллар ташу да эшли. Чөнки ул вакытта газета бик кирәкле һәм партия сәясәте турында бердәнбер мәгълүмат чыганагы булган. Николай Иванович үзе 33 басма яздырган, аларны елныкын-елга кадерләп тегеп барган. Якутиядә гомер иткән елларда Николай Федин зур китапханә туплаган, аны күчеп киткән вакытта иптәшләренә биреп калдырган. Беренче очыш – 1954, соңгысы – 1994 елда. Бер елдан артык – яраткан штурвалы артында. 2019 елда Приозёрное авылында туып-үскән Николай Иванович Федин туган ягына, Алексеевск районына кире кайта. Бертуганының улы Николай Фадеев белән бергә туган авылында часовня торгыза. «Якты тормыш белән яшим, - дип искә ала герой, - тормыш - ул бөек бүләк. Кызганыч, аны һәр кеше дә кадерләми!»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев