Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Район гәҗите белән тормыш күңеллерәк!

Агымдагы елның икенче яртыеллыгына "Таң" район гәҗитенә язылу өчен нибары бер айдан азрак вакыт калып бара. Көндәлек мәшәкатьләр белән күпләр почта элемтәсенә барып яки хат ташучыга мөрәҗәгать итеп район басмасына язылуны озайтырга онытканнардыр да, билгеле.

Быелның беренче апреленә кадәр "Таң" гәҗитенә 6 айга язылу 285 сумны тәшкил итә һәм бу гәҗит укучыларыбызны тулысынча канәгатьләндерә иде. Бүген аларның күбесе гәҗит бәясе артуга борчыла һәм бәяне редакция күтәргән, дип уйлый. Әмма бу алай түгел. Эш шунда ки, почта үз хезмәтләре өчен бәяне кисәк кенә күтәрде, ә бу гәҗиткә язылуның 1,5 тапкыр артуына китерде. Бүгенгесе көндә "районка"га язылу бәясе шәхси язылучылар өчен - 444, ә оешмалар өчен 456 сум тәшкил итә.


Алексеевскилылар гәҗитне укыйлармы, язылуга бәя арту аларны куркытамы, киләчәктә дә "Таң" гәҗитен яздырырлармы - шул турыда без укучыларыбыздан сораштык.


***

Римма Гатауллина, укытучы (Кызыл Уракчы авылы):


- "Таң"ны күп еллардан бирле алдырабыз һәм бөтен гаиләбез белән яратып укыйбыз. Бигрәк тә мәктәп тормышы, дин турындагы мәкаләләрне. Шундый блиц-сораштыруларыгыз да бик кызыклы. Район үзәгеннән ерак торсак та, гәҗит чыккан көнендә үк килеп җитә, соңга калганы юк. Гәҗитне бик ошый, дияр идем, чөнки аның аша районыбызда баручы вакыйгалар белән танышып барабыз. Реклама-белдерүләрне дә игътибар белән карыйбыз, чөнки әлеге белдерүләр аша кеше үзенә күпмедер кирәкле мәгълүмат ала. Язылу бәясенең нык артуы эчне пошыра, әлбәттә. Нишләп шулай кинәт артып китте соң ул?! Шулай да киләчәктә дә "районка"сыз тормабыз, аны яздырырбыз, дип уйлыйм, чөнки аның белән тормыш күңеллерәк! Редакция хезмәткәрләренә эшләрендә иҗади уңышлар һәм сәламәтлек теләп калам.


Айсылу Сафина, пенсионер (Урманасты Шунталысы авылы):


- Район гәҗитен бик күптәннән яздырабыз. Быел менә кисәк кенә гәҗиткә язылу бәясе кыйбатланып китсә дә, берәр атна элек кенә аңа язылып кайттым. Башка елларны республика гәҗитләрен дә алдыра идек, бәяләре арту сәбәпле, аларына язылмаска булдым, чөнки үзебезнең җирлек гәҗитеннән башка тормышны күз алдына китерү мөмкин дә түгел. Иң беренче, яңа чыккан гәҗитне соңгы битеннән укый башлыйбыз, аннары әкренләп кенә алгы битләренә күчәбез. Гомумән, таныш кешеләрнең тормыш-көнкүреш, эштәге уңышлары турында укуы күңелле. Бәясе артса да, Аллаһы Тәгалә гомерләребезне бирсә, киләчәктә дә гәҗитне алдырырбыз, дип ышанам.

Люция Шиһамова, шәфкать туташы (Алексеевск штб):


- Җирлек гәҗитебез кызыклы һәм файдалы. Һәрвакыт башыннан ахырына кадәр кызыксынып һәм игътибар белән укыйм. Әлбәттә, гәҗит бәясе арту күпмедер дәрәҗәдә язылуга йогынты ясар инде ул. Әгәр дә кеше үзенең районын, аның халкын хөрмәт итә икән, ул арткан бәягә игътибар итмичә, почтага барачак һәм язылачак. Чөнки без тирә-ягыбызда нәрсә булганын барысын да белергә һәм хәбәрдар булырга тиеш. Шуңа күрә безне гәҗит бәясе белән шаккатыра һәм куркыта алмыйсың. Гәҗитне бик яратып укыйбыз һәм киләчәктә дә язылырбыз, дип уйлыйм. "Районка"ның вакыт белән бергә атлавын, мәгълүматларга бай булуын, җәмгыятебездә барган барлык вакыйгаларга да җитез өлгерүен һәм төрле яшьтәге укучыларның һәрберсенә дә файдалы булуын телисем килә.



Варвара Никашова, укытучы (Кр. Баран авылы):


- Без "Таң" гәҗитен бик яратып укыйбыз. Гәҗитнең яңа саны килүгә соңгы битеннән карый башлыйбыз: котлаулар аша кемнәрнең туган көннәрен билгеләп үтүләрен, некрологлар аша кемнәрнең бакый дөньяга күчүләрен беләбез. Үзем укытучы булып эшләгәч, гәҗиттә мәктәп тормышы, мәктәп проблемалары турында мәкаләләр аз бирелә. Андый мәкаләләр август киңәшмәсе вакытында гына бирелмичә, ел буена бирелеп барса, әйбәт булыр иде, минемчә. Гәҗиткә мин бәя артканчыга кадәр язылып калырга өлгердем. Әлбәттә, киләчәктә дә өебезгә аны алдыртырбыз, дип уйлыйм. Чөнки район яңалыкларын бары тик аның аша гына белеп була, ә бу - иң мөһиме.


Әлбәттә, безнең бик күп даими һәм тугры укучыларыбыз бар. Бездән аерылмыйча, икенче яртыеллыкка да аңа язылсагыз, без бик шат булыр идек, хөрмәтле укучыларыбыз. Яраткан гәҗитебез киләчәктә дә сезнең өйләрегезгә иң якын дустыгыз кебек килсен иде, ә без, үз чиратыбызда, гәҗитебезне тагын да матуррак һәм яхшырак ясарбыз, дип ышанып калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев