Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Районыбыз юлында үлем белән тәмамланган юл-транспорт һәлакәте

Алексеевск районы территориясендә зыян күрүчеләр белән юл-транспорт һәлакәте булды.

Агымдагы елның 24 июнендә Алексеевск-Биләр автомобиль юлының 34 нче чакрымында Рено Сандеро автомобиле йөртүчесе Алексеевск штб. ягыннан Биләргә таба хәрәкәт иткәндә РФ юл йөрү кагыйдәләренең 13.12 пунктын бозып, сулга борылганда каршы юнәлештән бертигез әһәмиятле юлда хәрәкәт итүче транспорт чарасына юл бирми, нәтиҗәдә ВАЗ 211540 автомобиле белән бәрелешә.

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә Рено Сандеро һәм ВАЗ 211540 автомашинасы пассажирлары, шул исәптән 7 һәм 11 яшьлек балалар, Чистай үзәк район хастаханәсенә озатыла, анда берничә сәгатьтән соң 1959 елда туган хатын-кыз пассажир вафат була.

“Чираттагы тапкыр балалар өчен махсус утыргычлар куллану балаларның гомерен саклап калырга һәм юл-транспорт һәлакәтләре нәтиҗәсендә алынган нәтиҗәләрнең авырлыгын киметергә мөмкинлеге исбатланды”, - дип аңлата Россия Эчке эшләр министрлыгының Алексеевск районы буенча ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Руслан Шакиров.

“Юл хәрәкәтендә катнашучыларга һәрвакыт игътибарлы һәм сак булырга, тизлек режимын, дистанцияне, юл билгеләре күрсәтмәләрен үтәүгә һәм кискен маневрларны булдырмауга аерым игътибар бирергә кирәк”, - дип кисәтә машина йөртүчеләрне Руслан Илгиз улы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев