Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Сорау – җавап: Көтүдә үгезләр юк!

Хөрмәтле укучыларыбыз! Без газетабызда "Сорау - җавап" рубрикасы ачып җибәрәбез. Нинди дә булса сорауларыгыз булса, безгә юллагыз, без аларга җавап бирергә тырышырбыз. Менә шушы көннәрдә генә бер хат килеп иреште. Аны Урманасты Шунталысы авылыннан Хамис Гыймадиев җибәргән. Бу хатны сезгә дә тәкъдим итәбез.

- Хөрмәтле редакция! Башкача берничек тә хәл итеп булмаганлыктан, сезгә мөрәҗәгать итәм. Безнең Урманасты Шунталысы авылы кечкенә авыл түгел, көтүлектә 100 баш сыер йөри. Дәүләт сыер асраган хуҗалыкларны хуплый һәм булыша. Ләкин хуҗалык җитәкчебез 15 ел эш стажы һәм 20 елдан артык депутат стажы була торып, халыкның проблемаларын ишетергә дә, күрергә дә теләми. Шулай ук авыл җирлеге башлыгы да яннан гына карап тора. Өч елдан бирле көтүдә үгез юк. Без көтүне чират буенча көтәбез. Көтүгә чыккан саен йөрәк әрнеп кайта. Үгез булмагач, сыерлар кысыр кала яки вакытсыз, җәй көне бозаулый, ә бу, үз чиратында, бозауларның кышка зәгыйфь көенчә, ныгып бетмичә керүенә китерә.


Мин авыл җирлеге башлыгы булып эшләгәндә безнең җитәкчебез әле башка авылдан килеп эшли иде. Без аның белән бу эшне уңай хәл иттек. Мин колхозның 5 центнердан артык авырлыктагы ике үгезен кыш көне үз йортымда асрап чыктым һәм ике сезон көтүдә йөрттем. Көтүдән көн дә каршы ала идем. Аны ашатырга фураж бирәләр иде, ә менә печәнне үземнекен ашаттым. Авыл халкы риза булсын, дип тырыштым. Ә менә хәзер көтүдә үгез юк. Безгә нишләргә? Шул сорауга җавап бирсәгез иде.


Без бу хатны авыл җирлеге башлыгы Алик Җиһаншинга җибәрдек. Аңардан менә нинди җавап алдык:


- Хат авторы белән килешеп бетмим, - дип хәбәр итте Алик әфәнде. - Без катастрофа чигендә, яр кырыенда торабыз, дип әйтәсе килми. Бүген Урманасты Шунталысында үгез хезмәтләре буенча бер фермер хуҗалыгы һәм ике шәхси сектор ярдәм итә. Үгез проблемасы ул барлык авыл Советларында да бар. Ләкин шәхси хуҗалар, көтүгә үгезләрен җибәреп, юкка чыгарырга теләмиләр (бездә көтүлек 4-5 чакрым ераклыкта урнашкан), ә өйләрендә генә кабул итәләр. Шуннан уңайсызлык туа. Элек авыл Советларында "пожарный" үгезләр, атлар бар иде, аннан 6-7 ел элек тагын үгезләр биргән иделәр, ләкин алар хәзер юк инде, һәрбер авыл Советы бу проблеманы үзенчә хәл итәргә тырыша.


Соңгы елларда үгез мәсьәләсендә "Ясная поляна" ЧҖҖның "Шунталы" бүлекчәсе ярдәм итә иде, ләкин алар бу елларда ясалма орлыкландыруга күчкәч, бу проблема кискенләште. Алай да алар соңгы үгезләрен бары тик 29 июньдә генә авылдан алып киттеләр, аңа кадәр ике көнгә бер үгез көтүдә булып торды. Бүгенгә кадәр без Биләр лабораториясе белән эшләп карадык, ләкин 26 чакрымнан ясалма орлыкландыручы китертү кешеләргә кыйммәткә төшә. Ә киләчәктә без тулысынча ясалма орлыкландыруга күчәргә уйлыйбыз. Моның өчен кирәкле җиһазлар булдырылды инде һәм 10 июльгә эшне башлап җибәрергә тырышачакбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев