Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Төзелеш кемнән башлана?

Берничә көн элек үзенең 75 еллыгын билгеләп үткән Ралиф ГАТИН төзелештә ярты гасыр эшләгән. Ул бүген дә яше буенча гына пенсионер, бер авыл объектын да аның эшчәнлегеннән башка күз алдына да китереп булмаган учреждениене җитәкли.

Ралиф, коткар!

Ралиф Хаковичның хезмәт биографиясе - тапшырылган эшкә җитди һәм намус белән караучының ачык мисалы. Эшне җиренә җиткереп башкаручы һәм дисциплиналы белгеч абруен ул хезмәт итүенең беренче елларында ук яулаган. Үзегез уйлап карагыз. Казан инженер-төзелеш институтын тәмамлап, ул 1962 елның августында туган ягы Биләргә МСОга прораб булып эшкә кайта. Алексеевск районы барлыкка килү сәбәпле, яңа район үзәгенең шундый ук оешмасына күчә. Участок начальнигы, өлкән прораб булып эшли. 65 елда яңадан Авыл хуҗалыгы идарәсенә баш инженер булып билгеләнә. Районда бер елдан соң яңа төзелеш-монтаж структурасы - ПМК-435 оешкач, анда күчә. Өлкән прораб, производство-техник бүлеге начальнигы, баш инженер булып эшли. 1974 елда яңадан авыл хуҗалыгы идарәсенә төзелеш буенча баш инженер итеп күчерәләр. Ә тагын ярты елдан соң Ралиф Гатин капиталь төзелешнең колхозара бүлегенә җитәкчелек итә башлый, ул бүген дә шуны җитәкли (хәзерге исеме - "Капиталь төзелеш идарәсе" муниципаль бюджет учреждениесе"). Яхшы оешмаларда тәҗрибә туплап, ул төрле биналарны торгызу технологиясенең теориясен генә түгел, практикасын да белүче кешегә әйләнә.

Тыныч, тыйнак һәм дә таләп итүче заказчы!

Гади авыл малае характерында бу бик романтик булмаган эштә шундый сәләтле булырга ярдәм иткән сыйфатлар кайдан барлыкка килгән соң? Финанслауны ачу, төзелешкә документлар пакетын әзерләү, техник күзәтү алып бару, төзелешне күзәтү, подрядчы алып барган җаваплылыкны үз өстенә алып, объектларны кабул итү актларына кул кую - менә идарә башкара торган эшләр спектры. Бәлки иртә вафат булган әтисе (бухгалтер булып эшләгән) үзенең һәр санга игътибарлы булу осталыгын тапшырып калдыргандыр. Әллә инде җиде баланы аякка бастырган, өч яшьлек улын фаҗигале төстә югалткан әнисе "мин булдыра алмыйм" яки "мин теләмим"сез аша һәр эшкә алынырга өйрәткәнме? Ә инде ир туганнары һәм сеңелләренең риясыз ярдәме Ралифта кешеләргә хөрмәт белән карау гадәтен формалаштырганмы? Ничек кенә булмасын, Ралиф Хак улы нәкъ менә шул вазыйфада хезмәттәшләренең һәм җитәкчелекнең хөрмәтен яулаган һәркемгә таныш җитәкчегә әверелгән.

Бүлек беренче елларда авыл хуҗалыгы максатындагы объектлар төзегән - һәм бик күп. Фермалар, машина йортлары, ябык ындыр табаклары, асфальтланган мәйданчыклар. Аннан торак төзелеше, социаль-мәдәни хезмәт күрсәтү объектлары - клублар, фельдшер-акушерлык пунктлары өстәлә. Ралиф Хак улы, сиксәненче елларда ел саен егерме мең квадрат метр торакны файдалануга тапшыра идек, дип искә ала. Авыл кешесенә үз хуҗалыгын булдыруда иң мөһим проблеманы хәл итәргә мөмкинлек биреп, бер һәм ике фатирлы өйләр төзегәннәр. Ул заманда бистәдә шәһәр тибындагы күп фатирлы йортлар төзергә башкарма комитет үзе заказ бирә торган булган, шулай да соңгы өч-дүрт елда капиталь төзелеш идарәсе шундый объектлар белән дә шөгыльләнә. Бу - район үзәгенең көнбатыш өлешендәге торак, Алек-сеевскиның үзәк өлешендәге 9-12 катлы йортлар. "Керамика-Маркет" ЧҖҖ, "Алексеевск МСО-ТАПС" ЯАҖ оешмалары подрядчылар булып торалар. Бистәнең 300 еллыгына идарә тарафыннан бик күп объектлар файдалануга тапшырылган.

Хәзерге көн: мәңгелек хезмәтчән

Әмма заманалар үзгәрә һәм авылга яңа заказчылар килә. Мәсә-лән, "Главинвестстрой"торак сала, мәктәпләр, клуб һәм ФАП лар ремонтлый. Җирле бюджеттан финансланган эшләр идарә җилкәсендә кала. Җәен, мәсәлән, Изге чишмәдә ремонт эшләренә контрольлек итә. Төзелеш идарәсе аша күп фатирлы йортлар ремонтлана, бер-ике объект "нульдән" алып тергезелә. Заказларның гомуми күләме кимегән, ләкин оешма үз өстенә ала торган өлеше дә бүген-район хуҗалыгы тормышының мөһим тармагы. Моннан 15 ел элек кулына пенсия кенәгәсе алган Ралиф Хак улы Гатинның бүген дә кечкенә генә коллектив эшен уңышлы оештыра алуы сокландырмый кала алмый. Бу бит пенсионерга акча кирәккәннән эшләп йөрү түгел, бу беренче чиратта тыйнак һәм сабыр ирнең намуслы, укымышлы һәм эшкә карашы ягыннан тулысынча ышанычлы булуы. Ул ничәмә-ничә еллар буена җитәкчелек һәм хуҗалык итүчеләрне артык проблемалардан азат итеп, ышанычлы адымнар белән үзенә ышанып тапшырылган участок "арбасын тартып килә".

Ралиф Хак улы тату һәм зур гаилә башлыгы. Хатыны Сабиха белән бергәләп өч бала тәрбияләп үстергәннәр. Кызлары Альбина белән Гөлнур балалар бакчалары тәрбиячеләре, уллары Эдуард исә Бөгелмәдә хирург булып эшли. Һәркайсының үз гаиләсе, балалары, әби-бабайны сөендерерлек оныклар бар. Юллардан кайтып та кермәгән Ралиф Гатин бушаганда бакчада, хуҗалыкта берни-кадәр эшләргә дә вакыт таба, аз гына вакыты була икән - зур канәгатьләнү белән яраткан китапларын укый, өендә зәвыклы, эчтәлекле китапханә булдырган, яхшы китапның кадерен белә ул. Әлбәттә ул газеталар белән дә танышып бара, телевидение яңалыкларын да күздән ычкындырмый, шулай да иң борчыганы шул - дөньяда тиешле тәртип, тынычлык юк, ди ул. Хәзерге вакытта төзелеш участогы җитәкчесе чираттагы ялда, әмма үз кабинетында көн дә бер пәйда була. Ял - ял инде ул, ә менә агымдагы эшләрне күзәтеп тору комачауламас, чөнки ул һәрбер эшне азагына җиткерергә гадәтләнгән, партнерлары, мәсәлән, документлар тапшыруны тоткарлыйлар икән, һич яратмый. Ул гомеренең 50 елын багышлаган эшен хөрмәт итә, аннан-моннан гына эшләгәнне кичерә алмый. Күпне күргән, үзгәрешләр кичергән илебез нәкъ менә шундый кешеләргә таянадыр да.

Хезмәттәшләре аның турында:

«Кечкенәдән эшкә өйрәнгән»

- Ралиф Хаковичтагы башкаручанлык һәм дисциплина балачактан ук башлангыч алган. 9нчы сыйныфта укыганда ук әтисен югалта, шуңа күрә дә нужаның ни икәнен яхшы белә, кул кушырып утырмый. Гаиләләрендәге барлык туганнары да югары белем алалар, Ралиф Хак улы да институт бетереп, инде менә 50 елдан артыграк Алексеевск районы яңа төзелешләренә "җан өрү"дә катнаша. Ул гаять җитез һәм тыңлаучан кеше, теләсә кайсы вакытта тиз генә җыенып юлга чыгып китә ала. Барлык документларны да энәсеннән җебенә кадәр белә, финанс мәсьәләләрендә гармоталы. Исәп-хисапта гаять төгәл, мин аның тиеннәрне бервакытта да сум итеп түгәрәкләгәнен хәтерләмим. Ул бүген дә сафта, районда аны беләләр һәм хөрмәт итәләр, моңа ул үз хезмәте белән иреште.

Анатолий АБАКУМОВ,

инфраструктур үсеш буенча башкарма

комитет җитәкчесе урынбасары

«Яхшы кеше, грамоталы белгеч»

- Ралиф Хакович белән мин инде 33 ел бергә эшләдем: иң элек - инженер, соңгы елларда бухгалтер булдым. Аның холкы гаҗәеп, ул игелекле, кешеләргә карата йомшак күңелле, шул ук вакытта принципиаль һәм таләпчән дә. Эшкә кагылышлы һәр нәрсә тиешенчә башкарылган булырга тиеш. Районда күп объектлар аның кулы аша узды, һәр проектны логик осталык белән төгәлләп, шул еллар эчендә ул үзен белемле, грамоталы белгеч итеп танытты. Ул үзеннән киңәш сорап килүчеләрне кире бормый, төзелешкә кагылган мәсьәләләрдә кулыннан килгәнчә булыша. Тәртип, намус, тыйнаклык - бу кешегә хас сыйфатлар менә шулар.

Хезмәткәрләр исеменнән

Валентина Землянская

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев