Ут белән шаярырга ярамый
Быелның узган чорында районда 23 янгын чыккан. Янгында 5 кеше һәлак булган, шуның өчесе - балалар. 2 кеше төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган. Әлеге бәхетсезлек очракларын игътибарга алып, күзәтчелек эшчәнлеге буенча бүлек начальнигы Олег Ещев, чираттагы тапкыр янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү кирәклеге турында искә төшерә. Мичтән файдалану чорында төтен юлларын корымнан...
Быелның узган чорында районда 23 янгын чыккан.
Янгында 5 кеше һәлак булган, шуның өчесе - балалар. 2 кеше төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган.
Әлеге бәхетсезлек очракларын игътибарга алып, күзәтчелек эшчәнлеге буенча бүлек начальнигы Олег Ещев, чираттагы тапкыр янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү кирәклеге турында искә төшерә. Мичтән файдалану чорында төтен юлларын корымнан өч айга бер тапкыр чистартырга, газ җиһазларын караучысыз калдырмаска , әгәр ул төзек булмаса аңардан файдаланмаска кирәк, шулай ук төзек булмаган электр җылыткыч приборлардан да файдалану тыела. Электр үткәргечләрне алмаштырганда да шулай ук билгеләнгән кагыйдәләрне үтәргә кирәк. Исәпләгечләрдә калибрланмаган саклагычлардан ("жучки) файдалану катгый тыела, электр үткәргечләрне артык йөкләмәү һәм ниһаять, балаларны өйдә караучысыз калдырмау зарур.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев