Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Яшь алексеевскилы өч энесен янгыннан коткарган

Бертуганнарын янгыннан коткарган

Бүген иртәнге җиделәр тирәсендә 112 бердәм номерына республиканың Алексеевск районы Зур Полянка авылында шәхси йорт һәм сарайда янгын чыгуы хакында хәбәр килә.

Яшьүсмер иртә белән йокы аралаш янгын турында хәбәр итү җайланмасы тавышын ишетә һәм 10 яшьлек энесе белән 7 яшьлек ике игезәк туганын уята. Зур Полянка авылында яшәүче 14 яшьлек Иван Павлинов бертуганнарын урамга алып чыкмакчы була, әмма ялкын чыгу юлын чолгап алу сәбәпле, ишеккә якын да килә алмый. Әмма үсмер югалып калмый, ул тиз арада тәрәзәне ватып, туганнарын коткара. Нәтиҗәдә өй һәм сарай тулысынча янып бетә. Район башлыгы Сергей Демидов янучылар мәсьәләсен үз контрольлегенә алды: хәзер Павлиновлар гаиләсе өчен йорт сатып алу мәсьәләсе карала. Гаилә әлегә олы кызы Ольга өендә яшәп тора. Ул үзе дә күп балалы ана.

Без Иван һәм аның гаиләсе белән янгыннан соң очраштык. Ул безгә видеога күргәннәрен һәм ничек югалып калмавы турында сөйләде. Без герой белән сөйләшкән арада, битараф булмаган якташлары гаиләгә азык- төлекләр китерде. Виктор Анисимов:“Фаҗига турында без бик тиз белдек һәм тиз арада “Алексеевск” халык предприятиесеннән ярдәм күрсәтергә булдык. Азык-төлек китердек, киемнәр дә китерәчәкбез”.

Гаиләгә ярдәм кирәк. Акчаны түбәндәге реквизитларга күчерергә мөмкин: АК Барс картасына 2200 5301 8881 1681, Павлинова Анна Геннадьевна. Шулай ук гаиләгә җылы киемнәр һәм көнкүреш кирәк-яраклары да кирәк. Янучыларга ничек ярдәм итеп булуы турында +71916304992 (Анна Геннадьевна) телефонына шалтыратып белә аласыз.

Әлеге вакыйга турында тулырак газетабызның киләсе саннарында укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев