Заря
  • Рус Тат
  • Балачакны яклап

    1 апрельдән 10 апрельгә кадәр бөтен республика территориясендә "Россия балалары" ведомствоара оператив-профилактика операциясе үткәреләчәк.

    Акция балигъ булмаганнар арасында наркоманиягә каршы торуга, шулай ук наркотик һәм психотроп матдәләр куллану белән көрәшүгә юнәлдерелгән.

    Бу ункөнлектә районның уку йортларында хокук саклау органнары хезмәткәрләре укучылар белән очрашачаклар.

    Әгәр дә сез безнең районда наркотиклар сату урыннарын, аларны кулланучыларны белсәгез, бу хакта хокук саклау органнарына хәбәр итүегезне сорыйбыз. Анонимлык гарантияләнә.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: