Заря
  • Рус Тат
  • БАТЫРЛЫККА БЕР АДЫМ

    Февраль ае мәктәбебездә хәрби-патриотик айлык буларак билгеләп үтелә. Әлеге айлыкка карата төрле чаралар уздырыла. Шуларның берсе укучылар күңелендә матур хатирә булып озак сакланыр дип уйлыйм.

    Һәр елның 15нче феврале совет гаскәрләренең Әфган җиреннән чыгарылу көне дип исәпләнә. Әлеге сугышта илебез үзенең бик күп кешесен югалтты. Бу көнне без исән-имин илләренә әйләнеп кайткан сугышчыларыбызны һәм һәлак булучыларны искә алабыз.

    Әфган сугышында авылыбызның да гаярь ир-егетләре катнашты: Фәизов Фәнис Нургазиз улы, Гарифуллин Наил Тәлгать улы, Хамәтвәлиев Зөфәр Минәбетдин улы, Хаматгалиев Фәнис Фоат улы, Ибраһимов Әсхәт Мансур улы һәм Ибраһимов Азат Мансур улы. Алар үз бурычларын үтәп, туган авылыбызга әйләнеп кайттылар. Кызганычка каршы, Зөфәр Минабетдин улы бүген арабызда юк. Исән кайтканнар мәңге төзәлмәс күңел җәрәхәтләре алды.

    Фәизов Фәнис Нургазиз улы Әфган җирендә 14 ай була. Берничә тапкыр яраланып, беренче-икенче дәрәҗә пешү-яну кичергән. Гарифуллин Наил абый да хезмәт итү чорында каты яралана, "Батырлык өчен" медаленә лаек була. Хаматгалиев Фәнис абый Әфгәнстанның Кабул, Баһрам, Фәезабад, Чирикаро, Җаббаль, Рухапанҗмир, Хайратон шәһәрләрендә булып, күп кенә сугыш операцияләрендә катнаша.

    Чечен Республикасында кайнар нокталарда үзләренең хәрби бурычларын үтәгән һәм олы хөрмәткә лаек булган авылдашларыбыз арасында Муллагилов Ришат Ирек улы, Идрисов Фәнил Фәрит улы, Салахиев Рөстәм Фоат улы, Сафиуллин Самат Мансур улы, Нургалиев Раниф Рафаэль улы да бар.

    Очрашуга килгән Хаматгалиев Фәнис Фоат улы һәм Муллагилов Ришат Ирек улы укучылар тарафыннан әзерләнгән кичәне дулкынланмыйча гына карый алмадылар. Чыннан да, сугыш тәндә генә түгел, күңелдә дә тирән яра калдыра. Бу очрашу йөрәк яраларын тагын бер кат яңартты, күзләре яшьләнде.

    Сугышчы-интернационалистлар солдат хатирәләре белән уртаклаштылар, армиягә киткән көннәрен, бергә хезмәт иткән иптәшләрен искә төшерделәр. Аларның бер­сеннән дә солдат хезмәтеннән зарлану, тормыш авырлыкларына сукрану кебек сүзләр ишетелмәде. Киресенчә, һәр туган көнгә сөенеп, үз авылыбыз, мәктәбебез белән горурланып яшәргә чакырды алар укучыларны.

    "Безгә, булачак солдатларга, нинди киңәшләр бирер идегез?" дигән сорауга Фәнис Фоат улы "Тырышып укырга, туган илеңне, туган халкыңны яратырга кирәк", дип җавап бирде.

    Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз, диләр. Бу сүзләр безнең кунакларыбызга бик туры килә. Фәнис Фоат улы тырышып укырга да, армиядә хезмәт итәргә дә, гаиләдә яраткан ир, әти дә, эшендә тырыш җитәкче дә булырга өлгерә.

    Ришат Ирек улы батырлыкның башы тырыш булудан башлана дип саный. Ришат Ирек улы мәктәптә иң тырыш һәм алдынгы укучыларның берсе була. Җыр-моңга гашыйк егетнең төрле бәйгеләрдә гел беренчелекне алуы да гаҗәп түгел. Өстәвенә әле ул бик матур итеп рәсемнәр дә ясый. Аның турында тормыш иминлеге нигезләрен укытучы Әнвәр Әнур улы да бик җылы сөйләде.

    Мәктәптә батырлык почмагында Ришатның командиры тарафыннан язган рәхмәт хатларының саклануы күп нәрсәләр турында әйтә. Әйтергә кирәк, Ришатның авылыбызда төпләнеп, бәхетен үз җиребездә табуы, шул җирдә хезмәт куюы - аның туган якка булган мәхәббәтен раслаучы тагын бер дәлил.

    Сугыш хатирәләре турында сүз кузгатырга бик авыр алар өчен. Төннәрен кабат- кабат шул сугышны төшләрендә күрәләр. Аларның хәтерендә бүген дә меңәрләгән машиналар яна, дуслары һәлак була.

    Ни генә булмасын, канкойгыч сугышлар турында беребезнең дә онытырга хакы юк.

    Кыр Шонталысы төп белем бирү мәктәбенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Лилия НУРЕТДИНОВА.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: