Заря
  • Рус Тат
  • Данлы тарихыбыз битләрен актарып

    Хөрмәтле редакция хезмәткәрләре, сезгә үзебезнең Биләр музей - тыюлыгы турындагы язмабызны җибәререгә булдык. Безнең төбәкнең матур һәм тарихи урыннары турында әле күп кеше хәбәрдар түгел. Шуңа күрә, бу язма аркылы күпмедер кеше өстәмә мәгълүмат алса, бик әйбәт булыр иде, - дип кызыклы тарихи материалларын тәкъдим иткән безнең газета укучыларыбызга Биләр...

    Татарстаныбызның нәкъ уртасында, табигатьнең гүзәл бер җирендә урнашкан, гасырлар буена халык күңеленә кереп, тарихы күпсанлы риваятьләрдә сакланып калган Хуҗалар тавы, Изгеләр чишмәсе, Кызлар тавы дигән урыннары белән дан тоткан Биләр дигән җир бар.

    Бу төбәктәге тарихи урыннар әле үткән гасыр уртасында гына ачылган һәм өйрәнелә башлаган. 1992 елда Татарстан Министрлар Кабинеты карары белән Биләр тарихи-археология һәм табигый тыюлыгы оештырыла. Бу тыюлыкның мәйданы 2470 га тәшкил итә. Аның составына академик А.Е. Арбузовның Музей йорты, тарихи-археология музее, борынгы Биләр шәһәрлеге һәм Изге чишмә - Хуҗалар тавы, күренекле химик А.М.Бутлеровның склепы керә.

    Безнең Биләр төбәге элек-электән илебез тарихында гына түгел, ә бәлки дөнья тарихында да тирән эз калдырган төбәк булып тора. Әле 10- 13 гасырларда ук данлы олуг шәһәр - Биләр турында бу төбәктә яшәүчеләр арасында белмәгән, ишетмәгән кеше, бигрәк тә, сәүдәгәр булмагандыр! Бу шәһәрнең матурлыкларын күрергә дип дөньяның төрле якларыннан сәяхәтчеләр килгәнлеге дә билгеле.

    Алар арасында гарәп географы әл-Бәлхи (10 гасырнын беренче яртысында яшәгән), Андалузиядән (Испания) килуче әл- Гарнати (12 гасыр уртасында яшәгән)- ул Болгарстанда ике кат булган, әл- Җәвалики (12 гасырда яшәгән), әл -Җувәйни (13 гасыр фарсы тарихчысы) бар.

    Алар барысы да Чирмешән елгасы буенда урнашкан олуг шәһәр - Биләрнең (Болгарның) зурлыгы, матурлыгы, халкының күплеге, һөнәрчеләренең уңганлыгы-осталыгы, йортларның нараттан, ә диварларның имәннән төзелгәнлеге турында язып калдырганнар. 992 елда Багдадтан килгән гарәп илчесе Әхмәт ибн Фадлан монда үткәргән һәр көне турында көндәлек язып, күп мәгълүмат калдырган.

    Бу төбәк аркылы зур сәүдә юллары үткән. Шул исәптән, Олы ефәк юлы буенча күп төрле товарлар китерелгәннәр. Бу факт, биредә яшәүчеләрнең сатып алу дәрәҗәсе югары булу турында, халыкның бай тормышлы булуы турында сөйли. Елына берничә тапкыр монда халыкара дәрәжәдәге зур базарлар-ярминкәләр уза торган булган. Базарларда күптөрле товарлар сатылган.

    Анда көнчыгыштан китерелгән ефәкне, бик матур фарфор савытларны, тәм-томнарны, күптөрле керамиканы, үзебезнең Болгар һөнәрчеләре тарафыннан эшләнгән көнкүреш әйберләрен, зәркәнчеләр ясаган бизәнү кирәк-яракларын, металчылар исә крицаны - металл кисәкләрен һ.б. кирәк-яракларны сатып алганнар. Инде шундый зур базар эшләве ук, бу шәһәрнең бу төбәкнең иң зур, иң бай шәһәр булуы турында сөйли.

    1236 елда күпсанлы монгол гаскәрләре тарафыннан Олуг шәһәр яндырылган, җимерелгән, таланган, юкка чыгарылган. Ул яңадан бу жирдә торгызылмаган. Сигез гасырдан соң гына академик, археолог Халиков А.Х. тырышлыгы белән бу җирләрдә урта гасырлар архитектурасының уникаль һәйкәлләре ачыла, күпсанлы кызыклы әйберләр табыла.

    1973 елда, ул чор өчен яңа ысул булган, аэрофотосүрәт төшерү юлы белән, 10-13 гасырларда шәһәр булган урынны төшереп алалар. Фотосүрәтне өйрәнеп, бу төбәктә дөньядагы иң зур шәһәрләрнең берсе булуы турында күп информация алалар.

    Бу территориядә табылган бик күп табылдыкларны-экспонатларны 1974елда ачылган, аннан соң, 2012 елда Изге Чишмә комплексында яңартылып ачылган тарихи-археология музеенда күрергә мөмкин. Музеебызның фондында 75 меңнән артык төрле-төрле экспонатлар бар. Шуларның 2000нән артыгы музей экспозициясендә үз урынын алдылар.


    Музей дип әйтүгә, куз алдына тыныч кына яшәп ятучы бер бина килә, ә безнең музейга керә-керүгә үк, күз явын алырдай матур итеп урта гасырларда ук Биләр зәркәнчеләре тарафыннан, 2000 гә якын алтын бөртекләре белән эшләнгән, алтын алка кертеп ясаган борынгы көмеш көзге "каршылый".

    Яңа музей экспозициясе бик матур һәм эчтәлекле итеп эшләнгән. Монда Олуг шәһәр территориясендә эшләнгән төрле-төрле һөнәрчеләрнең эшләнмәләре дә экспонат итеп куелган. Алар: тимерче-металл осталары ясаган йозаклар, көнкүрештә кирәкле әйберләр, сугыш кораллары һәм сәүдәгәрләр өчен вак, үлчәүләр башкару өчен тимер һәм бронзадан ясалган герләр, бакыр-бронзадан ясалган эшләнмәләр, зәркән осталарының искитмәле бизәнү әйберләре осталарының сөяктән ясаган әйберләре, күпсанлы чулмәк ясаучы осталарның төрле-төрле савыт-сабалары, авыл хуҗалыгында кулланыла торган эш кораллары, хәрбиләр өчен сугыш кораллары, күнчеләр эшкәрткән югары сыйфатлы күннән ясалган әйберләр, пыяладан ясалган эскпонатлар куелган.

    Бу музейда академик А.Х. Халиков турында да мәгълүмат бирелгән. Гомумән, музей куптөрле мәгълүмат чыганагы ролен үти. Ул төрле буын кешеләре өчен дә кызыклы. Моны тормыш үзе дә раслый, безгә килгән туристлар күргән-ишеткәннәрдән канәгать булып китәләр.

    Хәзерге көндә борынгы шәһәр урынында япан кыр җәелеп ята. Аны уратып алган биек үрләр генә бу төбәктә бик зур шәһәр булуы турындагы җансыз һәйкәл булып тора. Шәһәрлек территориясендә, 70 елларда, күпсанлы казу эшләре вакытында ачылган фундамент калдыклары сакланган. Аларны өйрәну нәтиҗәсендә күп кенә кызыклы фактлар ачылган.

    Шәһәрнең урта бер җирендә 20 га җирдә Кремль кебек җир- саклану чарасы булып торган агач диварлар белән әйләндереп алынган цитадель булуы ачыкланган. Анда хан сарае,Җәмигъ мәчете, төрле-төрле йорт калдыклары, кое, кечкенә генә зыярәт, ә анда кирпечтән салынган мавзолей калдыклары табылган.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: