Заря
  • Рус Тат
  • Социаль объект котельныйларында казаннарны алыштыруга 2017 елда 69,9 миллион сум тотылды

    (Казан, 10 февраль, «Татар-информ», Егор Никитин). Татарстанда социаль-мәдәни объектларның котельныйларында җылыту казаннарын алыштыру программасына 2017 елда 69,9 миллион сум акча тотылды. Бу хакта ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы хәбәр итә.

    2014-2017 елларда әлеге программаны финанслауга 279,6 миллион сум бүленгән. Бу акчалар 500 объектта 921 котел урнаштыруга киткән.

    2017 елда социаль-мәдәни өлкәдәге котельныйларда котелларны яңартуга 69,9 миллион сум тотылган булса, 2018 елда да финанслау шул дәрәҗәдә калачак.

    Яңа җиһазлар энергия ресурслары кулланышын киметә.

    Источник:http://m.tatar-inform.tatar/news/2018/02/10/156977/

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    • 7 март 2018 - 13:44
      Торак 2018 Татарстан
    • 29 ноябрь 2017 - 08:32
      Базарбай Бикчәнтәев - "Татар теле - анам сөте белән күчкән кадерле тел"
    • 17 май 2018 - 09:45
      Язылырга ашыгыгыз!
      10 майдан 20 майга кадәр 2018 елның икенче яртыеллыгына язылу ункөнлеге старт ала.
      191
      0
      0
    Ночной режим