Заря
  • Рус Тат
  • 5 сентябрьдә Гарипова Илһамия Мөҗип кызы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

    Илһамия Мөҗип кызы Зур Тигәнәле авылында туган, хезмәт ветераны, күп балалы ана. Ул гомере буе «Разумовский» совхозында төрле эшләрдә эшләгән.

    Аңа үзенең хезмәт юлында пилорамада да, төзелештә дә, кырда да эшләргә туры килә. Ике кыз, ике ул тәрбияләп үстерә. 5 оныгы һәм 3 оныкчыгы бар. Илһамия Мөҗип кызы олы яшьтә булуына карамастан, кәефе күтәренке.

    Бу көнне аны котларга ветераннар советы рәисе Елена Макарихина, район Советы ветераннар советы әгъзасы Гүзәлия Шакирова, социаль яклау бүлегенең өйләргә барып социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе мөдире Лариса Белова, Зур Тигәнәле авыл җирлеге ветераннар оешмасы җитәкчесе Гөлсирә апа Хәмитшина да килгән. Илһамия апага РФ Президенты В.В. Путиннан котлау открыткасы, район башлыгы В.К. Козонковтан бүләк җыелмасы һәм котлау открыткасы тапшырылды

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: