Заря
  • Рус Тат
  • 75 яшьлек юбилеен Мансур Хәлилов билгеләп үткәрде

    6 августта үзенең 75 яшьлек юбилеен билгеләп үтәргә җыенучы "Алга" колхозының элеккеге рәисе Мансур Сафа улы Хәлилов 2009 елда югары дәрәҗәдәге рәсми кешеләр катнашында узган хисап-сайлау җыелышында үзенең пенсиягә китәчәге турында әйткәч, бу беркем өчен дә яңалык булмый.

    Аның рәис кәнәфие белән хушлашырга җыенуы хакында күпләр белә һәм моңа әзер дә булалар кебек. Ләкин әлеге мәсьәлә гомуми тавыш бирүгә куелгач, беркем дә аны хуплап кул күтәрми, аның каравы бөтен зал каршы була.

    Димәк, колхозчылар аның китүен теләмәгәннәр икән, бу инде күп нәрсә турында сөйли.- Аның бөтен тормышы туган авылы белән бәйләнгән. Үзенә тугрылыгын кече ватанына гына түгел, ә бәлки авыл хуҗалыгына да саклый ул. Илле елдан артык гомерен агросәнәгать комплексына багышлый һәм шуның утыз елдан артыгын "Алга" колхозын җитәкли.

    Бу вакыт эчендә колхозчылардан беркем дә кайчандыр җитәкче итеп Мансур Сафа улын сайлауларына үкенми. Ул намус белән яши, эшли, бернәрсәне дә аннан-моннан гына, миннән киткәнче, иясенә җиткәнче,дип башкармый.

    Үзенең эшен башкаларга аудармый, җиңел юллар эзләми, шуңа күрә әлеге җыелышта үзенең яшен, исәнлеген бәяләп, ял бирүләрен сорый. "Зинһар, әгәр сез минем яклы булсагыз, минем китүем өчен тавыш бирегез", - дип мөрәҗәгать итә ул залда утыручыларга. Шуннан соң гына аның китүенә риза булалар.

    Мансур ага, белемле җитәкче буларак, үзенә алмашны алдан ук әзерләп куйган булып чыга. Ул яңа кандидатураны - колхозның баш агрономы Тәлгат Хамматовны шул җыелышта ук тәкъдим итә. Аның фикеренчә, Тәлгат аңа лаеклы алмаш булачак. Ул шул җыелышта элеккеге Президентыбыз Минтимер Шәймиев тарафыннан "Татарстан Республикасы алдындагы хезмәтләре өчен" ордены белән бүләкләнә.

    Баштарак колхозчылар тормышларын аңардан башка күз алдына да китерә алмыйлар. Алар авыл кешеләренең проблемаларын күптән онытканнар инде: өйләренә газ күптән кергән, һәркемдә суүткәргеч, канализация эшләп тора.

    Сыйфатлы асфальт юллар авылларга кадәр дә, авыл эчләрендә дә салынган...
    Аның яхшылыгы, ярдәмчеллеге турында биредә легендалар йөри. Кемнән генә сорашсаң да, һәркем әлеге кешенең ниндидер бер изгелеге турында әйтми калмый: ул кемгәдер утынын, печәнен китерткән, кемгәдер өй салырга төзү материаллары белән булышкан.

    Кайчакларда күп балалы гаиләләргә, ялгыз, карт кешеләргә, инвалидларга акчалата да ярдәм иткән. Бу - бюджет акчасы белән колхозчылар эшләп тапкан акчаның бер юнәлештә эшләвенең ачык мисалы.

    Мансур абый Хәлилов вакытында биредә ике мәчет, балалар бакчасы, спорт комплексы, ике авыл мәдәният йорты, ФАП, даруханә, Бөек Ватан сугышында һәлак булган сугышчыларга ике һәйкәл, спорт комплексы төзелә. Колхозның икътисадый күрсәткечләре республикада иң яхшыларның берсе була.

    Ул үзеннән нык хуҗалык һәм әйбәт традицияләр калдыра. Колхоздан, башка хуҗалыклардан кебек, белгечләр читкә бәхет эзләп китми - алар авылда кала. Аннан да битәр, Мансур абый үзенең хуҗалыгын килгән инвесторларга бирми, колхозны таркалудан саклап кала.

    Мансур Сафа улы күп кенә милли бәйрәмнәрне - Сабантуй, "Нәүрүз", сугыш һәм тыл хезмәтчәннәре,8 нче Март, авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре бәйрәмнәрен дә гел оештырып килде. Сабантуйларда алдынгыларга бүләкләр тапшырылды, авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре көнендә дә колхозчылар бүләксез калмады.

    Җитәкчесе нинди - хуҗалыгы һәм күрсәткечләре дә шундый. Җитештерү һәм хуҗалык эшчәнлеге йомгаклары, үсемлекчелек һәм терлекчелек продуктлары җитештерү буенча "Алга" колхозы район хуҗалыклары арасында гел беренче урыннарны алып килде.

    Ике авылны - Түбән Тигәнәле белән Урта Тигәнәлене берләштерүче колхозда эшләү һәм ял итү өчен яхшы шартлар тудырылды. Колхоз бер кулдан икенчесенә бурычларсыз тапшырылды. Иң мөһиме, биредә колхозчылар авырлыкларга карамыйча, алны-ялны белми, хезмәттән тәм табып эшлиләр. Биредә тырыш, уңган, йорт-җирләрен карап, күп итеп мал асраучы халык яши...


    Мансур Сафа улы хакында төрле елларда аның кул астында эшләгән белгечләр сөйли:
    Тәлгат Хамматов, "Алга"
    колхозының хәзерге рәисе:

    - Мансур Сафа улы күп еллар алга карап эш итүче тәҗрибәле, зирәк, максатчан, кайгыртучан җитәкче иде. Аның тормыш максаты авылны саклап калу, колхоз эшчәннәренең уңайлы тормышы өчен бөтен шартларны тудыру булды.
    Авылда аның кулы кагылмаган бер генә гаилә дә юктыр, мөгаен. Җитди авырулар кичергән, бәхетсезлек очракларына тарыган, якыннарын югалткан кешеләр аңа бик рәхмәтле. Андый ярдәмне бернинди сүзләр белән аңлатып та, бернинди үлчәү белән үлчәп тә булмый. Ул - мәрхәмәтле, сизгер йөрәкле, бөтен нәрсәне күңеленә якын алып, йөрәге аша кичерә торган кеше. Һәркем өчен күңел юатырлык сүз таба, кәефен күтәреп җибәрә, кешегә тормышка яшәү көче бирә иде.
    Ә кирәк чакта аталарча шелтәләп, оялтып та ала, таләп тә итә, боера да иде. Ул беркайчан да ике сөйләмәде, бер тапкыр әйтүгә аның сүзе закон булырга тиеш иде. Мин аның белән ничә еллар буена иңне-иңгә куеп эшләвем белән бик бәхетлемен.
    Ул - Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, орден һәм күп кенә медальләр, Татарстан Республикасы Президентының, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау грамоталары, 2006-2007 ел йомгаклары буенча Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының Дипломы белән бүләкләнде.

    Сәрия Гатина, колхоз рәисенең сәркатибе:
    - Без Мансур абый белән 1981 елдан бирле бергә эшләдек. Бу еллар эчендә төрле хәлләр булгандыр, ләкин мин Мансур абыйның кеше рәнҗеткәнен хәтерләмим. Ул колхозчыларны берәр ярамаган эшләре өчен орышса да, ахырдан үкенеп йөри иде. Колхозны җигелеп тартты, көн димәде, төн димәде - булсын дип тырышты.
    Үзе эшләгәндә үк хәзерге рәисебез Тәлгат Рәфәгат улында үзенең алмашын күрде. Аның өметле, белемле, булдыра торган белгеч икәнен белеп, аңа ышаныч белдерде, аны үз урынында калдырырга лаеклы кеше дип тапты һәм ялгышмады. Тәлгат Рәфәгат улы аның ышанычын аклады, ул колхозны элеккеге җитәкче вакытындагы кебек, түкми-чәчми алып бара.
    Мансур абыйны 75 яшьлек юбилее белән котлап, аңа бөтен коллективыбыз исеменнән матур картлык, исәнлек-саулык, хәләл җефете Наилә апа белән беркайчан да кайгы-хәсрәт күрмичә, калган балаларының, оныкларының (ә алар алтау) шатлыгына сөенеп, тагын озак еллар бәхетле яшәүләрен теләп калабыз.
    Равил ( чын исемен әйтмәскә кушты):
    - Мансур абый гаять кешелекле җитәкче иде. Ул беркайчан да колхозчылар өстеннән районга шикаятьләр язмады, нинди генә бәхәс, гауга килеп чыкса да, аны үзара гына хәл итеп куя иде. Беркайчан да милициягә хәбәр итмәде. Берзаман эштән кайтканда ат арбасына бераз печән салган идем. Ул каршыма килеп чыкмасынмы! Мин пошаманга төштем. Хәзер берәр нәрсә эшләтер инде, дип уйладым, ләкин ул бернинди җәза бирмәде: "Тиз бул, бушат печәнеңне дә, эшеңә бар. Бүтән мин сине болай күрмим", - дип кайтарып җибәрде.

    ***
    Мансур Сафа улы турында кемнән генә сорашсам да, аны принципиаль, үзенә дә, башкаларга да таләпчән, ярдәмчел һәм яхшы күңелле, гади һәм кешелекле җитәкче булды, дип искә төшерәләр. Бу инде колхоз рәисе өчен бик зур бәя.
    Мансур абыйны 75 яшьлек юбилее белән без, редакция хезмәткәрләре дә, котлыйбыз, аңа һәм гаиләсенә кайгы-хәсрәтсез көннәр, бәрәкәтле озын гомер, яраткан хатыны Наилә апа белән гомер көзләрен бәхетле тормышта, балалары һәм оныклары белән бергә үткәрүләрен телибез. альфия апа

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: