Заря
  • Рус Тат
  • 8 сентябрьдә Кр. Баран авылының 70-80 яшьлек апа-әбиләре (20 ләп кеше) Свияжскига барып кайттылар

    Свияжскига сәяхәт

    Аларны керәшен халык фольклор “Бәрмәнчек” ансамбленең “Бәрмәнчек бакчасы” дигән фестиваленә чакырдылар. Бу хакта редакциягә “Айбагыр” фольклор ансамбле коллективы исеменнән Елена Скворова белән Раиса Васильева язып җибәргән.


    – Без, өлкәннәр, “Айбагыр” һәм урта яшьтәге “Бәрәнҗәр” фольклор ансамбльләре коллективлары, дини җырлар җырладык, бәетләр укыдык, аларны тамашачылар тын да алмыйча тыңладылар. Диплом һәм бүләкләр белән бүләкләндек. Матур җирләрдә истәлеккә фотога төштек. Самавыр янында ашап-эчеп, күңел ачып кайттык.

     

    Баруга-кайтуга киткән алты сәгатьлек юл сизелмәде дә. Әле тагын безгә мичтә арыш оныннан пешерелгән түгәрәк ипиләр дә биреп җибәрделәр. Болар барысы да безнең авыр балачак елларны искә төшерде.


    Безнең бу сәяхәтебез Кр.Баран мәдәният йорты хезмәткәрләреннән бик зур бүләк булды. Аларга эшләрендә зур, яңа уңышларга ирешүләрен, армый-талмый эшләүләрен һәм гаилә бәхете телибез. Әле безнең өметебез зурдан, безнең элеккеге авыл җирлеге башлыгыбыз Тамара Федоровна Иванова да безне экскурсиягә шундый матур изге җирләргә алып барачагы турында әйтте (шушы көннәрдә аның юбилее булачак.

     

    Форсаттан файдаланып, аны шушы бәйрәме белән котлыйбыз, киләчәктә дә көр күңелле, исән-сау булып, балаларының, оныкларының игелеген һәм шатлыгын күреп яшәвен телибез).


    Район мәдәният бүлеге җитәкчесе Анна Васильевна Трошинага, фольклор коллективыбызның әйдәп баручысы, оештыручысы Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Рәфидә ханым Гатинага зур рәхмәтебезне җиткерәбез. Киләсе елларда да шулай бәйрәм итәргә язсын, фольклор коллективыбыз тагын да күбрәк туплансын иде, дигән теләктә калабыз.


    Свияжск шәһәрчеге Зөя елгасы тамагының иң матур урынында, биек калкулыкта урнашкан. Биредә уналтынчы гасыр уртасында ук төзелеп, бүгенге көнгә кадәр сакланган тарихи корылмалар бик күп. Барысын да үз күзләребез белән күреп, үзебезне шул чорга кайткандай хис итеп, аларның матурлыгына сокланып йөрдек һәм шушы изге урын турында күп нәрсәләр белдек.


    1550 елның көзендә Мәскәү дәүләте патшасы Иван Грозный 22 яшендә гаскәр җыеп, Казанны алырга килә. Икенче кат омтылып та Казан кирмәнен ала алмагач, үзенең солдатлары белән Зөя буенда урнашкан Макарьев монастыреннән ерак түгел урынга ялга туктый. Шул вакыт аның игътибарын куе урманнар белән капланган түгәрәк тау җәлеп итә.

     

    Казан ханлыгы җирләре саналган бу урынны патша яңадан һөҗүмгә әзерләнү өчен менә дигән плацдарм дип таба һәм анда форпост төзергә карар кыла. Ул чорда төзелеш өчен таш күбрәк кулланылса да, тизрәк булсын дип, крепостьне агачтан салырга булалар. Углич шәһәре янында бар көченә әзерлек эшләре башлана. Ә төзелеш яныннан узучы юллар зур сак астына алына, чөнки бу төзелеш зур сер итеп саклана.


    Хәтта бүген дә әлеге төзелешнең ни дәрәжәдә зур булганлыгын күзаллавы кыен – меңләгән агачны кисеп, эшкәртергә, стеналар, йортлар, чиркәү-монастырьләрнең һәр бүрәнәсен тамгалап, күтәрергә һәм кабат сүтәргә... Җитмәсә, төзелеш өчен бик кыска срок куела.

     

    Бу киң колачлы эшне угличлылар үзләре генә башкарып чыга алмас иде, билгеле. Шуңа Иван Грозный Указы белән аларга ярдәмгә Ростов, Ярославль, Кострома һәм Переславль осталарын да чакыралар.


    1551 елның 24 маенда булачак шәһәр-крепость махсус әзерләнгән баржа-корабльләргә, салларга төялеп, Идел буйлап Зөя утравына озатыла. Зур гаскәр һәм семьясы белән меңләгән төзүчеләр дә су буйлап агучы шәһәрчеккә иярәләр. Килеп җиткәннән соң түгәрәк тауда дружина ярдәме белән могжиза-шәһәрчек үсеп чыга. (Төзелештә барлыгы 75 мең кеше катнаша.)

     

    Аның калку өлеше җиде капка, унбер башня белән ныгытылган крепость стенасы белән әйләндереп алына. Крепость эчендә духовенство, хәрбиләр һәм укчылар яшәгән. Ә стена буена аларның ашау-эчү, юындыру-киендерү ягын кайгыртучы сәүдәгәрләр, һөнәрчеләрдән торган посад кешеләре урнаша.


    Свияжскида өч ирләр, бер хатын-кызлар монастыре булган. Бүгенге көндә аларның икесе сакланып калган. Болар – Иоанно-Предтеченский хатын-кызлар һәм Успенский ирләр монастырьләре.


    Хатын-кызлар монастыреның иң борынгы корылмасы – 1551 елның 17 маенда- Тройсын христиан бәйрәме көнне кайтартылып, бер көн эчендә җыелган Троицкий собор чиркәве. Бу чиркәү агач бүрәнәләрдән, бер кадак та сукмыйча, бары тик балта белән генә чабып эшләнгән. Аның 70 проценты бүгенге көнгә ничек бар – шул көе сакланган.

     

    Бу чиркәүдә службадан тыш, патша Указын тантаналы итеп укып, халыкка җиткерү дә, үлеләрне искә алу йолалары да үткәрелгән. Аның эченә аяк басуга борыннарны ярып кергән шул чор һавасының исеннән үзеңне шул заманга кайткандай хис итәсең.

     

    Менә, борынгы прихожаннар килеп керерләр дә, служба башланганын көтеп, стена буена беркетелгән озын лавкага тезелешеп утырырлар кебек тоела.


     Тарихын белмәгән халыкның – киләчәге юк, диләр. Бу чыннан да шулай. Чөнки һәркем, нинди милләттән булуына карамастан, үзенең үткәнен белергә тиеш. Бу сәяхәт вакытында менә шушы үткәннәребезне барладык. Уналтынчы гасырда яшәгән халыкның ничек көн иткәнен, нәрсә белән шөгыльләнгәнен үз күзләребез белән күрә алдык.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: