Заря
  • Рус Тат
  • “АК КАЛФАК”ТА ХАЛКЫБЫЗНЫҢ КҮҢЕЛ БИЗӘКЛӘРЕ

    ХАЛКЫБЫЗНЫҢ КҮҢЕЛ БИЗӘКЛӘРЕ Кул эшләрендә дә күренә, Кулъяулыклар, сөлгеләрен чигеп Элә халкым өе түренә. Кул эшләренә бай минем халкым, Һәр бизәктә шатлык, мәдхия, Һәр бизәкнең үз матурлыгы бар, Шуңа халкым башларын ия, - ДИП БАШЛАП ҖИБӘРГӘН ҮЗЕНЕҢ УРМАНАСТЫ ШУНТАЛЫСЫНДА ЧИГҮ СӘНГАТЕНӘ БАГЫШЛАНГАН БӘЙРӘМ ТУРЫНДАГЫ МӘКАЛӘСЕН "АК КАЛФАК" ҖӘМГЫЯТЕНЕҢ АЛЕКСЕЕВСКИДАГЫ ҖИРЛЕ...

    - НИНДИ ГЕНӘ КУЛ ЭШЛӘРЕ ЮК ТАТАР ХАЛКЫНДА. ШУНЫҢ ИҢ КҮРКӘМЕ - ЧИГҮ. ЧИГҮНЕҢ БИК КҮП ТӨРЕ БАР. КУЛЪЯУЛЫК ЧИГҮ, СӨЛГЕ, ЯПМАЛАР ЧИГҮ. БИГРӘК ТӘ СӨЛГЕ ЧИГҮ ПОПУЛЯР

    ХАЛКЫБЫЗДА. НИНДИЛӘРЕН ГЕНӘ СУКМАГАННАР ДА СӨЛГЕЛӘРНЕҢ, НИНДИЛӘРЕН ГЕНӘ ЧИКМӘГӘННӘР ОСТА ӘБИЛӘРЕБЕЗ. ЧҮПЛӘМЛЕ СӨЛГЕ, ЧУПТАРЛЫ СӨЛГЕ, КЫЗЫЛ БАШЛЫ СӨЛГЕ... ЗАМАНЫНДА ҺӘР АВЫЛНЫҢ ҮЗ ЧИГҮ ОСТАЛАРЫ БУЛГАН.

    Чигүне татар кызлары аеруча яраткан. Бигрәк тә сөлгеләр, кулъяулыклар, алъяпкыч итәкләрен, тәрәзә пәрдәләрен, карават кырларын, мендәр тышларын чиккәннәр. Егетләргә чиккән кулъяулык бирү иң зур бүләкләрдән саналган. Мондый кул эшләре күбрәк аулак өйләрдә башкарылган.

    Кыз бала кечкенәдән үк үзенә бирнәгә сөлгеләр әзерли башлаган. Алар өйне бизәү, бүләк итү, төрле йола өчен әзерләнгәннәр. Гади генә, буй-буй сугылган тастымалларны бит, кул, савыт-саба сөртү өчен кулланганнар.

    Сабантуйларда колга башына эленгән, җиңүче батырларның җилкәсенә салынган, өйләрне ямьләндереп торган сөлгеләр... Безнең татар хатын-кызларының сурәт-гербы ул сөлге. Шигырьләр, нәфис сүзләр белән дә данлана ул, тамаша җыр-моңнар, дәртле биюләр белән ямьләнә. "Аклы татар сөлгесе - керсез җанның көзгесе", "Сөлгедә халыкның күңел җылысы, милли йөзе" дигән гыйбарәләр юкка гына әйтелми шул.

    Татар халкының чигеше бизәктән башлана. Бизәк(орнамент) латин теленнән килеп чыккан.Татар халкының декоратив сәнгатендә чәчәкле үсемлек орнаменты урын алып тора.Иң еш сурәтләнә торганы лалә чәчәге.Башка элементлар: яфраклар, кыңгырау чәчәк, роза чәчәге, дулкынлы, бормалы бизәкләр.

    Татар халкы элек- электән бик тырыш, чиста, пөхтә халык буларак билгеле. Элек (минем әни, әниләребезнең әниләре) кич утырып, аулак өйләрдә кул эшләре эшләгәннәр. Тормышка чыкканда үзләренә кирәкле әйберләрне, урындык киезләрен, сөлге башларын, тәрәзә пәрдәләрен һ.б. барысын да үз куллары белән эшләгәннәр.

    Хәзер дә татарлар яшәгән авылларны карасак, ялт итеп торалар, йортлар төзек, бай, кешеләр мул тормышта яшиләр, тәрәзә төпләрендә ясалма чәчәкләр түгел, ә гөлләр үсеп утыра. Болар барысы да кешенең тырышлыгы белән генә булдырыла.

    Татар хатын-кызларының борынгы күлмәгенә төрле бизәкләр чигелгән булган. Итәк һәм җиң очлары берничә рәт бала итәк белән дә тегелгән. Күлмәкне бик матур итеп теккәннәр.

    Хатын-кызларның баш киеме - калфакны борынгы заманда ук йон тукымадан эшләгәннәр һәм ул чигелгән дә, ә соңрак калфакларны бәрхет, ефәк тукымалардан теккәннәр, затлы җепләр белән чигеп яки сәйләннәр белән бизәп эшләгәннәр. Калфакны күпчелек шәһәр аксөякләре кешелеккә кия торган булганнар. Хәзерге вакытта калфак баш киеме буларак кулланышка керә башлады, сәнгать өлкәсендә дә абруе зур.

    Түбәтәй - төрки халыкларның бик киң таралган һәм бүгенге көнгә кадәр абруен югалтмаган баш киеме. Түбәтәйне бәрхеттән тегәләр, ефәк җепләр белән чигеп яки сәйләннәр белән бик матур итеп бизәп куялар. Түбәтәй орнаментлары күпчелек лалә чәчәге, ромашка, дәлия, пион, кыңгырау, канәфер, тукранбаш чәчәкләрен һәм яфракларын хәтерләтә.

    Татар хатын-кызы канатлы алъяпкычы белән дә аерылып торган. Ул төрле чорларда, татар хатын-кызлар киеме буларак, аерым урын алган. Аның күкрәк һәм итәк өлешләрен чәчәкләр белән чигеп эшләгәннәр.

    Менә шушы чигү сәнгатенә багышланган бәйрәм 17 нче сенябрьдә "Ак калфак"лы ханымнар катнашында районыбызның уңган- булган халкы яшәгән, урманнар аша бормалы юллар белән бара торган Урманасты Шунталысы авылында булып үтте. Шушы авылга бару юлы да әллә ничек серле булып күренде. Көзнең аяз, матур әбиләр чуагы үзе үк безне әлеге бәйрәмгә фатихалаган сыман тоелды.

    Авылга барып кергәндә көн үзәге иде. Авыл урамнарында берән-сәрән генә кешеләр күренгәли. Килгән кунакларны ягымлы гына сәламлиләр... Мәдәният йорты янында гармунчы җырчылары белән җырлап утыра. Ә мәдәният йортына керсәк, ул шаулап тора. Төзек бина. Бик матур итеп чигеш күргәзмәләре белән бизәлгән. Өстәлләргә мул итеп тәм-томнар әзерләп куелган. Халык бәйрәм башланганны аерым бер дулкынлану белән көтә... Нидер әзерли, әзерләнә... Күрше авыллардан да шактый гына кунаклар җыелган. Барысының да йөзләре шат, көләч, нурлы...

    Бәйрәмне Бөтендөнья татар конгрессы кысаларында эшләп килгән районыбызның "Ак калфак" татар хатын-кызлары оешмасы җитәкчесе буларак, мин башлап җибәрдем. Әлеге бәйрәмгә җыелу максатларын санап уздым һәм районыбызның һәр татар авылыннан килгән "Ак калфак" әгъзаларына сүзне бирә бардым.

    Район үзәгеннән, Зур Тигәнәле, Урта Тигәнәле (һәр бәйрәмебезнең бизәге - "Ак калфак" фольклор төркеме), Кыр Шунталысы, Кр. Баран, Югары Татар Майнасы авылларыннан килгән аккалфаклылар тарафыннан татар халкының җырлы-биюле композицияләре, җырлар, шигырьләр яңгырады, күмәк биюләр биелде, башка районнардан өйрәнеп кайткан уеннар өйрәнелде. Кыр Шунталысыннан килгән гармунчы Әлим әфәндегә ияреп, һәр өстәл җырлар җырлады.

    Төп тема "Чигү" булганлыктан, авылның иң оста куллы ханымнары сәхнәгә чакырылды. Болар Рабига, Галия, Альбина апалар иде. Рабига апа үзенең яраткан хезмәтен бик тәфсилләп сөйләде. Аның күргәзмәсендә нәрсә генә юк. Ул күрсәтмә альбом итеп ясалган чиккән кулъяулыклар коллекциясе, дисеңме, шакмаклап чигелгән Кол Шәриф мәчете, Россия, Татарстан, Алексеевск герблары чигелгән япмалармы, тастымал, сөлгеләр, дисеңме - нәрсә генә юк иде бу коллекциядә...

    Күпме күз нурлары да, күпме күңел җылысы салынган бу чигешләргә... Галия апа белән Альбина апа кул эшләре турында кыскача гына сөйләп киттеләр. Галия апа күргәзмәсендә алъяпкычлар, мендәр тышлары зур урын алып тора икән... Бу ханымнарның әлеге йөрәк хисен салып чиккән бизәкләре халыкны таң калдырырлык.

    Чиккән кеше озын гомерле була, авырмый, хәтере дә әйбәт була, диләр. Галимнәр фикеренчә, кул бармаклары белән эшләнгән мондый вак эшләр кешенең сәламәтлегенә һәм психикасына уңай йогынты ясый икән.

    Үз чиратымда мин дә сайлап алган темабыз буенча мастер-класс күрсәттем. Сабада булган күчмә утырышларның берсендә танылган мәдәният хезмәткәре, күп кенә татар орнаментлары китапларының авторы Нурзидә Сергеевадан өйрәнеп кайткан, бары тик татарларда гына очрый торган "колаклы" чигү техникасы белән калфак чигү серләрен халыкка тапшырдым.

    Әлеге күркәм бәйрәмне Урманасты Шунталысының мәдәният йорты мөдире, уңган-булган, чибәр, җырга-моңга бай, талантлы ханым, шушы авылның "Ак калфак" җитәкчесе Земфира ханым Вәлиева оештырып уздырды. Әлбәттә, берүзе генә түгел. Пар канаты, тормыш иптәше Рамил да, улы, нәселләре дәвамчысы Ранил да, авылның мәдәният хезмәткәре Айгөл дә, аның тормыш иптәше дә шактый гына матди һәм рухи өлеш керткәннәр бәйрәмгә.

    Өстәлдәге ризыкларны авылның күп кенә уңган хатын-кызлары әзерләгән. Биләрнең урман хуҗалыгы җитәкчесе Галим әфәнде дә өлешен керткән. Барысына да рәхмәтебез зур. Ходай аларга исәнлекнең ныгын, гомернең озынын, бәхетнең олысын, зурдан-зур уңышлар насыйп итсен!

    Менә шундый уй-кичерешләр, күмәк эшләр белән янып-көеп эшләгәндә генә һәр эш алга бара. Шушы бәйрәмнәр белән телебезне, мәдәниятебезне саклап калуга да өлешебезне кертәбез, дияргә була.

    Әлеге җыеннан шушындый бәйрәмнәрне һәр авылда уздырырга, дигән теләктә кайттык. Халыкка бәйрәм, гомумән, бик ошады. Тагын кайчан, кайда, нинди темага җыелабыз? дигән сораулар да бирелде.

    Бәйрәм күтәренке рухта "Ак калфак" гимны белән тәмамланды. Районыбызның сөлгеләр хуҗабикәсе, күп еллардан бирле республикабызда бердәнбер нәфис әйберләр туку фабрикасы җитәкчесе, "Ак калфак"ның иң актив әгъзасы Фирая ханым Сергеева кичәне йомгаклау сүзен сөлгеләргә бәйләп сөйләде.

    Сүз ахырында барыгызга да ныклы исәнлек, бәхетле озын гомер, уңышлар телибез!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: