Заря
  • Рус Тат
  • Аккалфаклылар Сабада

    "Ак калфак" оешмасының җирле бүлекчәсе җитәкчесе Алсу НӘҖМЕТДИНОВАның Саба районында булып кайтканнан соң язган мәкаләсенең ахырын укучыларыбыз игътибарына тәкъдим итәбез.

    - Явлаштауда исә бүген инде карбызлары өлгереп килгән күркәм гаилә Рәисә һәм Ренат Шамиловлар каршылады. Авылның төп нигезен саклаучы күркәм әбиләр мөнәҗәтләр әйттеләр. Килгән кунакларга авылларда сакланып калган "Читән алу", "Нигез боткасы", "Бирнә әзерләү йолалары", "Сөннәт бәйрәме", "Самавыр агарту" йоласы белән таныштыру күпләрне үткәннәргә алып кайтты.

    "Безне дә әнкәй самавыр агартырга көтеп тора иде. Катык алып чишмә буена самавыр агартырга китә идек", - дип искә алдылар тумышы белән Керәнне һәм Сабай авылы кызлары, журналистлар Сөембикә Кашапова һәм Гөлзада Бәйрәмова.

    Кече Шыңар авылында "Сөннәт бәйрәме", "Самавыр агарту" йоласы әнә шулай тулысы белән ачылды. "Бу чарага әзерләнгәндә авылның мулласыннан да, әби-апалардан да сораштык.

    Әзерләнеп йөрүче кызларыбыз үзләре өйләреннән әллә никадәр такмаклар, әйтешләр алып килде", - дип сөйли Кече Шыңар мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Әлфия Билалова.

    Халыктан әнә шулай күтәрелеп, гореф-гадәтләрне бергә үтәгәндә генә шулай бердәм булып була торгандыр. Шул бердәмлекне Шәмәрдән авылында күреп гаҗәпләндек. Авыр сугыш елларының ачысын, эшелонга соңгы телемнәрен биреп җибәрү өчен тырышкан татар халкының фидакарьлеген чын мәгънәсендә күрсәтә алды алар. Еламыйча түзү һич кенә дә мөмкин булмады.

    Шәмәрдәндә бөтен оешмалар бердәй килеп, ак калфаклыларның күңелен күрде. Делегатлар Югары Утар балалар йорты, Кызыл Мишә авылындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен интернат-мәктәп эшчәнлеге, алар алып барган хезмәт белән дә таныштылар.

    Төп нигез программасын Кызыл Мишәдән Гаттаровлар гаиләсе тулыландырып җибәрде. Әлеге нигездән чыккан кызлар Кемерово, Иркутск, Улан-Удэ шәһәрләреннән кайтканнар. Өчесе дә үзләрендә "Ак калфак" оешмасын җитәкли.
    Ә төп нигездә бөтенесен көтеп тора торган 82 яшьлек Зәләфрүз апа белән Тәлгать абый яши. Аларның олы уллары Чаллыда, калган дүрт баласы авылда төпләнеп калган. Бөтенесе дә үз нигезен тергезгән, берсе дә төшеп калганнардан түгел.
    Төп йортта әткәй белән әнкәй янәшәсендә уллары Айдар белән киленнәре Резеда өч кыз үстерә. Җәмгысе әби белән бабайның 5 баласы, 15 оныгы, 11 оныкчыгы бар. Җыр-моңга сәләтле әлеге гаилә делегатларны шаккатырды.
    Гаилә әгъзаларына сорау да бирергә өлгерделәр. Аларның күркәм йортларын, ямьле ишегалларын, искитмәле кул эшләре һәркемдә соклану тудырды. Зәләфрүз апа бөтен кешегә хәер-дога теләп, мөнәҗәт тә әйтеп күрсәтте.
    Шул көнне кичен Миңгәрдә Г.Камал театрының данлыклы артисты Шәүкәт Биктимеровның туган йорты һәм музее белән таныштык. "Әлмәндәр бабай" туган йорт исән, аның үз өендә дә, янәшәдәге музеенда да актерның бик күп истәлекләре саклана.
    Иң мөһиме, ул истәлекләрне барлаучылар бар. Әтиләре йорты янәшәсендә Шәүкәт аганың улы Искәндәр һәм кызы Гүзәл гаиләләре аерым-аерым яңа йорт җиткергән. "Без монда үстек. Әти гастрольләрдә, әни эштә булды.
    Алар безнең артист булуыбызны теләмәделәр. Әмма туган нигезгә без беркайчан да эзне суытмадык. Әти белән элек авылга кадәр җәяү кайта торган идек. Монда барысы да - әти ясаган, әти кулланган әйберләр", - дип сөйли Гүзәл ханым.
    Васыятьнамә
    Нигез төшенчәсен аңлау өчен аккалфаклыларга Саба мәчетендә Җәлил хәзрәт Фазлыев вәгазьләрен тыңлау бик кирәк булган икән. Татарстанның баш казые төп нигезгә кагылышлы васыятьнамә, мирас бүлү, аны яздырып калдыру хакында да сөйләде.
    Җәлил хәзрәт Фазлыев, васыять темасына тукталып, аның шәригать кануннарына туры килергә тиешлеген, шәригатькә каршы килсә, аның үтәлергә тиеш түгеллеген ассызыклады. "Мәсәлән, ерак сәфәргә чыгасың, йә авыруың көчәеп китүдә шикләнәсең, ди, кемнедер рәнҗеткән булсаң, гафу үтенәсең бар, кемнәндер әйбер алып торгансың икән, аны кайтарып бирергә кирәк.
    Моның өчен: "Шул кешегә шулкадәр бурычым бар, ул бурычымны калган малымнан түләгез", - дип язып калдырырга, рәнҗеткән кешеңнең бәхиллеген алырга кирәк", - дип белдерде Җәлил хәзрәт Фазлыев.
    Баш казый мирас калдыруга бәйле, "кеше үзенең малының өчтән беренә генә васыять язып калдыра ала, калганы 25 кеше арасында бүленеп бетәргә тиеш", дип әйтә. "Кеше үлгәннән соң, ир туганнары ягыннан - 15 төрле, хатын-кыз ягыннан 10 төрле варис кала. Аллаһы Тәгалә аларның өлешләрен билгеләгән.
    Мәсәлән, балалары булса, хатын-кызга малның - сигездән бере, балалары булмаса, дүрттән бере каралган. Балалары булмаса, иргә малның яртысы тиеш. Мисал өчен, ике кызы бар икән, ике кызга өчтән ике өлеше, бер генә кызы кала икән, аңа яртысы, шуннан артыгын бирергә ярамый.
    Калган мал 25 варис арасында бүленә. Малны тулысынча бүлү турында васыять язылган булса да, ул шәригать, Аллаһы Тәгалә билгеләгән нормаларга туры килергә тиеш. Бүген мирас теләсә нинди кешегә әйтеп калдырылырга мөмкин.
    Нотариуста расланган васыять булса, "мал ир балага кала" диелсә, Хөкүмәт бөтенесен бирдерә, теге малай өлешеннән күбрәк алгач, хәрам ризык ашый булып чыга", - дип аңлатты Җәлил хәзрәт Фазлыев.
    Ул "киендереп күмегез" кебек васыятьләрнең дә шәригатькә каршы килүен һәм аны үтәмәү хокукы булуын билгеләп узды. Гомумән, Җәлил хәзрәт якыннарының вафатыннан соң туганнар арасында мал бүлешүдә талаш-ызгыш чыкмасын өчен, васыять калдыруның әһәмиятенә басым ясады.
    "Васыятьнамә язылырга тиеш, теләкләр исәпкә алынырга тиеш. Шәригать гадел, без гадел түгел. Без кызларыбызны әни булырга әзерләмибез, без аларны карьерист булырга әзерлибез. Хатын-кыз эшләмәсә, гаилә ачтан үлә дигән уй яшәп килә бездә", - дип йомгак ясады Җәлил хәзрәт.
    Әби-бабайларыбыз "улым-кызым, тыңла әле" дип әйтә башласа, "нинди үлү, нәрсә сөйлисең" дип авызларын томалап куябыз. Ә соңгы васыятьне кеше әйтергә тиеш. Без якыннарыбызны соңгы юлга әйтелмәгән васыяте белән озатырга тиеш түгел.
    Адәм баласы ул үстерү, йорт салу һәм агач утырту турында уйланырга тиеш. "Ак калфак"лылар өчен Сабадагы сәфәрнең азагы урман хуҗалыгы белән бәйле үтүе һич кенә дә гаҗәп түгел.
    Алар анда Бөтенроссия селекция орлыкчылык үзәгендә, дендрология бакчасында булдылар. Ерак сәфәргә сабалылар һәркемне үсентеләр биреп озатты.
    Татар халкында төп йорт, төп нигез, төп нигезгә җыелу, төп нигезне саклау, әти-әни кадере төшенчәсе өстенлекле булган. Гаилә кору, бәби туу мәсьәләләре. Туганнан алып 40 көнгә кадәр без баланы ничек тәрбияләргә бурычлы? Ни өчен бишек туе кирәк?
    Бишек туе дигән әйбер булган мени, Каюм Насыйри әсәрләренә бишек туен ничек керткән, чуаш татарларында бишек туен нәрсә дип атыйлар... Элек-электән булган гадәтләрне кире кайтару кирәк. Без баланы бишектә тирбәтергә, мәгънәле исем бирергә тиешбез.
    Бала тугач кисеп алынган кендек бауларын ташларга ярамый икән. Бала ана карынында вакытта урнашкан урынны кая куярга кирәклеген белмибез. Без бит баланың кендек бавын да сакламыйбыз. Аны безгә бирмиләр дә.
    Соңгылыкларны кая күмәбез? Барысы да чүпкә ыргытыла. Балалар белән безнең арадагы упкынга менә нәрсә китерә. Ул ярлар елдан-ел ерагая. Хәзер ни өчен балалар ата-анадан аерылды? Төп йорт төшенчәсен белмибез дә диярлек.
    Сабада күңелгә ошаган нәрсәләр күп һәм таң калырлык булды. Районда 96 % татар яши һәм бөтен кеше дә татарча гына сөйләшә. Һәр өйдә краннан чишмә суы агып тора. Саба ягы чишмәләргә бай һәм алар барысы да каралган, торбалардан агып торалар, төрлесе- төрле матур зәвык белән эшләнгән.
    Биредә эшмәкәрлек киң колач җәйгән. Күп хуҗалыклар үз эшләрен булдырып күмәкләп эшлиләр.
    Хәмер сатылмый
    Безне таң калдырган нәрсә - Сабада аракы сатмыйлар икән. Димәк монда аек милләт яши, сәламәт киләчәк буын үсә. Сабантуй кебек зур бәйрәмнәрдә гомумән сатуга аракы чыгарылмый.
    Көнкүрештә дә аракы кибетләре 3-4 авылга бер генә каралган. Алар аерым кибетләр һәм барысының да исеме "Хәрәм" диеп атала. Хәрәм сүзе татар кешесенә чик куя торган әйбер. Халык бу кибетләрне урап узарга тырыша. Күп туйлар, юбилейлар да аракысыз гына уздырылу модага кереп киткән.
    Күз матурлыкка, яхшылыкка тиз ияләшә. Саба районында да шулай булды. Биредә төзек йорт-җир, чиста ишегалды, кунакчыллык кебек сыйфатларны көндәлек яшәү рәвешенә әйләндергәннәр.
    Җирле халык моңа артык гаҗәпләнми, исе дә китми башлаган. Ә менә Бөтендөнья татар хатын-кызларының "Ак калфак" иҗтимагый оешмасы "Төп нигез", "Васыятьнамә" күчмә утырышын уздырганда, мондагы тормышка чыннан да сокланып китте.
    Айдар Галимов җырындагыча Сабаның гүзәл як икәненә инанып, үзебезнең районыбызда да эшләнәсе эшләргә планнар корып кайттык. Август аенда калфак тегү, чигү мастер-классы, көз айларының берсендә тәрбия темасына багышланган чара оештыруны максат итеп куйдык.
    Инде сәфәребез турында сүземне йомгаклап шуны әйтәсем килә...
    Җирдә нигез, тамыр кирәк
    Хәтта җансыз ташка да...
    Җаннар өши, күңел елый,
    Төп нигезең урынына
    Туфрак өеме калса...
    Шушы туфрак өеме калмасын өчен тырышыйк, җәмәгать! Югалтмыйк төп нигезләребезне!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: