Заря
  • Рус Тат
  • Алар сыйфатка эшли

    Кр. Баран авылында хезмәт сөючән, уңган халык яши. Мал асрый, умарта тота.¸Үзеннән артып калганын сатып, акча да эшли. Шундый гаиләләрнең берсе - Наталья белән Виталий Александровлар гаиләсе. Без аларның крестьян-фермер хуҗалыклары турында әле оешып кына килгән вакытларында бер тапкыр язган идек инде. Ул вакыттан бирле күпме вакыт узды, күпме сулар...

    - 1999 елда җир пайлары алып, иген үстерә башладык, - ди хуҗабикә Наталья Ивановна. - Ирем Виталий күптәннән терлекчелек белән шөгыльләнергә хыялланды. 2007 елда шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерү өчен кредитлар бирә башлагач, без дә, кредит алып, баш-аягыбыз белән эшкә чумдык. Башлап җибәргәндә бик авыр булды.

    Сыерларны халыктан сатып алдык. Кечкенә генә ферма төзедек. 2012 елда эшебезне крестьян-фермер хуҗалыгы буларак рәсмиләштердек. Шул ук елда 1478000 сум күләмендә "Яшь фермер" гранты оттык. Бу акчаны ферма төзүгә тоттык. Ул хәзерге заман стандартларына туры китереп төзелде, "ДаМилк" фирмасының автоматлаштырылган системасы, суыту танкы, аерым суэчергечләре булган алдынгы саву җайланмасы белән җиһазландырылды.

    Безгә әлеге ферманы төзү 4,5 миллион сумга төште. Проблемалар күп иде, ләкин без аларны җиңеп чыктык. 2013 елның декабреннән яңа фермада эшлибез. Быел терлекчелек эше белән шөгыльләнә башлаганга да 10 ел вакыт узып киткән икән.

    Бу бина 72 савым сыерына исәпләп төзелгән. Бүген хуҗалыкларында 160 тан артык мөгезле эре терлек асрала. Сыерларны ясалма орлыкландыру эше алып барыла.

    Эшләгән эшнең нәтиҗәсе дә бар. Тырышкач, эшле дә, ашлы да булалар. Авылдашларына да эш урыннары булдыралар. Хәзерге вакытта фермада 10 лап кеше хезмәт куя. Бер эшченең уртача хезмәт хакы 13 мең сум тәшкил итә. Эшләүчеләрнең күңелләрен күтәрергә тырышалар алар.

    Кышлыкка терлек азыгы әзерләүдә дә булышалар. Берәр үтенеч белән килгән кешене кире борып җибәрмиләр.

    2016 елда гаилә фермасында 460 тонна сөт савыла, ә 440 тонна сатыла, 25 тонна ит җитештерелә, 20 тоннасы сатыла. 72 сыердан 72 бозау алына. Продукция сатудан кергән акча нигездә ягулык-майлау материаллары, ашлама сатып алуга, кредитлар түләүгә һәм хезмәт хакына китеп бара...

    Дәүләт субсидияләр рәвешендә ярдәм күрсәтә. Субсидия үсемлекчелеккә, 1 литр сатыла торган сөткә һ.б.ларга бирелә. Шулай ук нәселле терлек сатып алу бәясенә дә акча - компенсация бирелгән. Алар Киров өлкәсеннән "Экомакс" премикслары әзерләү өчен завод белән тыгыз элемтәдә эшлиләр.

    Алардан биоөстәмәләр сатып алалар. Зоотехниклар белән хезмәттәшлек итәләр. Мөгезле эре терлеккә моноазык ашаталар.

    2016 елда 500 гектар җир чәчәләр. Шуларның 80 гектары - көзге бодай, 80 га - арпа, 25 га - борчак, 50 га - солы, 100 га күпьеллык һәм 60 га берьеллык үлән. Шулай ук 60 га кукуруз чәчәләр, калган 45 гектарны парга калдыралар.

    Һәр елны 700 тонна сенаж, 1600 т силос, 150 т печән, 200 т салам әзерлиләр. Терлек азыгы әзерләү өчен өч "Нива" комбайннары, ике МТЗ-82, Т-150, Т-16 тракторлары, КамАЗ" машиналары, КСК терлек азыгы чабып җыю комбайннары һ.б.лар бар. Ә бит бер МТЗ тракторы белән башлаганнар.

    2015 елда лизинг-грант отканнар. Шул акчага МТЗ-82 тракторы һәм пресс-җыйгыч сатып алганнар. Ниһаять, уртак тырышлык белән фермага кадәр юл төзетүгә дә ирешкәннәр.

    - Гаилә фермабызда тәүлек әйләнәсе эшлибез, - дип сүзен дәвам иттерә Наталья Ивановна. - Моннан тыш, Казанда уза торган ярминкәләрдә катнашабыз. Сөтебез бик тиз сатылып бетә. Безнең даими сатып алучыларыбыз бар. Шулай ук үзебез җитештергән продукция күргәзмәләрендә дә катнашабыз.

    Алар беркайчан да бер урында гына тормыйлар, башка район эшмәкәрләре белән күп аралашалар. Аларга барып, ничек эшләүләрен карыйлар, тәҗрибә уртаклашалар. Аларның үзләренә дә яшь фермерлар киңәш сорап киләләр.

    Киләчәккә планнары зурдан аларның. Беренче чиратта сөт көтүен тагын да арттырырга телиләр.

    Авыл балаларына хас булганча, балалары да тәртипле, акыллы, эш сөючән булып, кече яшьтән үк кул арасына кереп, әти-әниләренә булышып үстеләр. Никита, Алексеевск бистәсендә аграр колледж бетереп, хәзер үзләрендә иртәдән алып төнгә кадәр тракторчы булып эшли. Эшен бик әйбәт башкара.

    Кызлары Ксюша - Казанда юристлыкка, ә Матвей 2 нче сыйныфта укый. Әле генә чәчүне тәмамлаганнар: бодай, арпа чәчкәннәр, костер, люцерна җирләрен эшкәрткәннәр, тырмалаганнар, ашлама керткәннәр. Хәзер инде кукуруз чәчәселәре генә калган.

    Җәй көннәрендә ферма тирәләре аллы-гөлле шау чәчәккә күмелеп утыра. Аларны Наташа үзе утыртып, үзе тәрбияләп үстерә...

    Уңган, тырыш Александровлар гаиләсе менә шулай эшсезлек чорында да эшле булып, авылдашларын да эшле итеп, крестьян-фермер хуҗалыкларын үз көчләре белән тырышып, тир түгеп алып баралар һәм елдан-ел уңышларга ирешәләр. Аларга эшләрендә уңышлар, хуҗалыкларының моннан соң да гөрләп баруын телик.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: