Заря
  • Рус Тат
  • Алар юлларда җиңел булмаган хезмәт алып бардылар

    Июльнең өченче көне, безгә мәгълүм булганча, - Дәүләт автоинспекциясе бәйрәме. Россия Эчке эшләр министрлыгының Алексеевск районы буенча ветераннар советы төрле елларда районыбызда юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итүчеләрне бергә җыйды.

    Район башкарма комитеты җитәкчесе Дамир Гыйләҗев ветераннар советы рәисе, отставкадагы милиция подполковнигы Рәфис Шиһаповка Рәхмәт хаты тапшырды. Рәфис Наил улы, үз чиратында, ветераннарга бу уңайдан әзерләнгән бүләкләр тапшырды.
    Аларны шулай ук күп еллар полициядә начальник булып эшләгән, бүгенге көндә Алексеевск аграр колледжын җитәкләүче Александр Солдатов һәм эчке эшләр хезмәтенең отставкадагы подполковнигы Владимир Иванов та котлады.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: