Заря
  • Рус Тат
  • Аларны хәтерләтеп,сирень куаклары үсеп утыра

    Бу хатны Хабаровскидан Алексеевскида туып-үскән, 1 нче Алексеевск урта мәктәбен көмеш медальгә тәмамлап, Казан дәүләт университетының геология факультетында белем алган, укып бетергәннән соң Хабаровск шәһәренә юллама белән эшкә җибәрелгән Энҗе ханым Немаева (Ермоленко) үзенең әтисе, Бөек Ватан сугышы ветераны, өченче дәрәҗә Дан ордены һәм "Батырлык өчен" медале белән бүләкләнгән Немаев...

    - Әтием фронтка 18 яшендә киткән һәм танк дивизиясе составында шәһәрләребезне азат итү өчен барган сугышларда катнашкан. Курс дугасында каты яраланып, Казанга госпитальгә җибәрелә. Акрынлап кына яраланган кулы корый бара һәм кыскарып кала. Әтиебез госпитальдә ятканда Мәрфуга әбиебезгә аннан улының госпитальдә ятуы турында уч төбедәй кечкенә генә хат килеп төшә. Бер яшьлек Роза исемле кызын һәм берсеннән-берсе кечкенә җиде баласын калдырып, аркасына биштәрен асып, Казанга юл ала әбиебез. Ул чакта бернинди автобуслар да, машиналар да йөрми. Авыллар арасында атка да утыртып баралар, ләкин нигездә аңа берничә көн җәяү барырга туры килә. Ә төннәрен яхшы кешеләрдә куна - ул вакытта кешеләр бик ярдәмчел булалар бит. Госпитальгә барып җитеп, олы улының исән-сау булуын күргәч, елый-елый аны кочаклый да, үзен дүрт күз белән көтеп торган ач-ялангач балалары янына кайтыр юлга чыга. Әтиебезне дәвалаганнан соң аны өенә кайтарып җибәрәләр. Бәлки, шуңа күрә исән калгандыр да ул.

    В.И. Абрамов Алексеевск турындагы китабында аның турында да сүз алып бара. Анда әтинең сөйләвеннән сугышчан иптәше белән яу кырыннан исән-сау һәм "Тел" алып кайтулары тасвирлана. Әтиебез яшь булуына да карамастан, өченче дәрәҗә Дан ордены һәм "Батырлык өчен" медале белән бүләкләнә.

    Сугыштан кайткач, Юеш Көрнәле авылында туып-үскән бик чибәр, акыллы, сабыр, кара чәчле, коңгырт күзле кыз - әниебез Фатыйма Баһавиева Хәмидулла кызы белән гаилә корып җибәрәләр. Бер-бер артлы аларның дүрт балалары - өч кызлары һәм бер уллары туа. Ә моңа кадәр, сугыш башлангач, әниебез Әмин исемле абыйсы белән Казанда: абыйсы - рабфакта, ә ул фельдшер-акушерлар әзерли торган мәктәптә укый. Абыйсы янына килеп ул: "Әйдә, өйгә кайтып китәбез", - ди. Бу вакытта аңа нибары 17 яшь була. Ә абыйсы: "Юк, укуны дәвам иттерергә кирәк", - дип җавап бирә. Ач-ялангач килеш чит кешеләрдә фатирда торып булса да укыйлар. Шул авыр сугыш елларында укып, белем алалар.

    Әмин абыйсының броне була, чөнки ул хәрби заводта эшли. Ә әнине Балык Бистәсе районына җибәрәләр. Анда ул хастаханәдә эшли башлый. Эше күп: кешеләрне дә дәвалый, азык-төлек карточкалары да тарата. Аннары аны өенә якынрак, Алексеевск хастаханәсенә күчерәләр. Ә Алексеевскида шат күңелле, мәзәкчән, бик тә текә гармунчы егет - әтиебезне очрата. Сугыштан соңгы елларда гармунчы егетләр бик хөрмәттә булалар бит. Менә шулай алар бер-берсен күреп-танышып, 1946 елда өйләнешәләр. 1947 елда мин - аларның өлкән кызлары туганмын. Әнием, бөтен яшьтәшләренең фронтка китеп, берсенең дә әйләнеп кайтмавы турында сөйли иде. Ул гомере буе Алексеевск үзәк район хастаханәсендә: баштан - акушерка булып, аннары терапия бүлегендә эшләде. Игелекле, шәфкатьле Фая апаны хастаханәдә дәваланган күпләр хәтерлиләрдер әле. Балалары кечкенә булганда әниебезгә балалар бакчасында - шәфкать туташы, аннары мөдирә (сөт заводы балалар бакчасында) булып та эшләргә туры килде. Әтиебез сугыштан соң авторотада диспетчер, күпмедер вакыт Камадан агач тотуда, ә гомеренең күп өлешен райпромкомбинатта хезмәт куйды. Эшләү дәверендә "Социалистик ярышта җиңүче" билгеләре, "Хезмәт ветераны" медале белән бүләкләнде. Әйтергә онытып торам икән әле: сугышта яралануы аркасында инвалидлык алды, шуңа күрә госпитальдән соң өенә кайтарып җибәрәләр үзен. Быел мин Хабаровскида әтием һәм иремнең әтисенең истәлегенә кызым һәм оныгым белән "Үлемсез полк"ка кушылдым.

    Әтиебез белән әниебез күптән юк инде. Аларны хәтерләтеп, үзебез яшәгән өй каршында сирень куаклары гына үсеп утыра.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: