Заря
  • Рус Тат
  • Алда – Яңа ел. Яхшы эшләр турында онытмагыз

    Террорга каршы һәм коррупциягә каршы көрәш комиссияләре җирлек башлыклары, районның кайбер хезмәтләре һәм мәктәп директорлары катнашында уздырылды.

    Башкарма комитет җитәкчесе Дамир Гыйләҗев Яңа ел бәйрәмен әзерләп үткәрүгә бәя бирде. Әзерлек исә түбән булып чыкты. Күп кенә җирлекләр чыршыларны куюга һәм бизәүгә керешмәгәннәр дә әле. Бу күп кенә мәктәпләргә дә кагыла. Дамир Әмир улы, урман хуҗалыгы территорияләргә чыршыларны алдан ук тарата башлады, дип билгеләп үтте.

    Ләкин әлегә урманчылар хезмәтеннән күпләр файдаланмады. Аннары бәйрәм чараларын үткәрү куркынычсызлыгы темасы күтәрелде. Башкарма комитет җитәкчесе бәйрәм тантаналары куркынычсызлыгы бәйле булган барлык структураларга үтәргә тиешле төгәл схема бирде.


    - Халыкның кәефе турыдан-туры сез Яңа елга кадәр эшләргә тиешле эшкә бәйле, - дип мөрәҗәгать итте җирлек һәм хезмәт җитәкчеләренә Дамир Гыйләҗев.


    Аннары сүзне район башлыгы Владимир Козонков алды. Ул балаларга Яңа ел пакетлары таратуда килеп чыккан хәлне аңлатты.


    - Биредә ата-аналар комитетлары бөтен җаваплылыкны үз өсләренә алырга тиешләр. Алар ничек хәл итсәләр, шулай булачак та. Ә сез бары тик аларның карарларына булышлык кына итәргә тиешсез. Шул чакта барысы да закон кысаларында булачак, - диде район башлыгы мәктәп директорларына һәм район мәгариф бүлеге җитәкчеләренә. - Ләкин балалар бәйрәмен бозмас өчен үзегезгә бәйле булганның барысын да эшләргә тиешсез.


    Кризис нәтиҗәләре һәм аз тәэмин ителгән гаиләләр саны артканнан-арта бару сәбәпле Владимир Константинович тагын бер кат шәфкатьлелек һәм юмартлык күрсәтүнең мөһимлеген ассызыклап әйтте.


    - Әгәр кемнең дә булса хәерчелек чигендә яшәүче гаиләләргә ярдәм итү мөмкинлеге булса, моны эшләгез. Район үзәгендә әйберләр һәм кием-салым кабул итү пункты ачылды, кешеләр - үзләренә кирәкмәгән, ләкин яхшы кием-салымны китерүчеләр дә, аңа мохтаҗлар да анда мөрәҗәгать иттеләр инде, - дип сүзен йомгаклап әйтте район башлыгы.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: