Заря
  • Рус Тат
  • “Алексеевск чаң тавышлары-2017”не каршылап

    Халкыбыз иң яраткан вакыйгаларның берсе - кыңгырау чыңы фестивале якынлаша, ул традиция буенча җәй алдыннан узачак.

    28 майда "Алексеевск чаң тавышлары" Чиркәү мәйданында республиканың гына түгел, ә илнең бөтен якларыннан правослау мәдәниятен хөрмәт итүче диндарларны җыячак. Чаң кагучылар, иҗади бию һәм фольклор коллективлары, артистлар, шулай ук руханилар кыңгырау чыңы фестиваленең кунаклары булачак.


    Россиянең мәдәни мирасы - правослау кыңгырау чыңы сәнгатен саклап калу һәм үстерү өчен гаять зур эш эшләнә.


    Бу ел фестиваль өчен юбилей елы булачак. Алексеевскиның ачык күк йөзе астында унбишенче тапкыр чаң тавышлары яңгыраячак. Бу юлы "Алексеевск чаң тавышлары" дүрт көнгә сузылачак. Беренче ике көндә, 26 һәм 27 майда, "Кыңгырау чыңы: тарих, традицияләр, хәзерге заман" исемле фәнни-гамәли конференция, шулай ук мастер-класслар үткәрү планлаштырыла. Ә 28 майда Гыйбадәт кылыначак, Чиркәү мәйданында гала-концерт булачак. Кунакларны шулай ук гадәттәгечә "Осталар шәһәре" - халык осталыгы әйберләрен сату сөендерәчәк. Бәйрәм кичке концерт белән тәмамланачак. Икенче көнне кунаклар, фикерләрен уртаклашып, өйләренә кайтып китәчәкләр.


    Хәзерге вакытта фестивальгә актив әзерлек бара. Без әлеге вакыйганы түземсезлек белән көтәбез, унбишенче "Алексеевск чаң тавышлары" фестивале районыбыз һәм республикабыз тормышында матур сәхифәгә әйләнәчәк.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: