Заря
  • Рус Тат
  • Алексеевск җире районыбызда яши торган бөтен егерме биш төрле халыкны берләштерде

    Бөтен дөнья таркалу һәм фикер каршылыклары чорын кичергән бер вакытта Алексеевск җире районыбызда яши торган бөтен егерме биш төрле халыкны берләштерде. "Чишмәле җәннәт" милләтара бәйрәме бишенче тапкыр кунакларны Биләрдәге Изге чишмәгә җыйды.

    Ә быел бөтен кеше яратып өлгергән бәйрәм Изге чишмәнең 25 еллык юбилеена да туры китерелде. Сәхнәдән музыка һәм җырлар яңгырады. Иҗади үзешчән коллективлар килүчеләрне бик матур үзешчән сәнгать номерлары һәм төрле төстәге милли киемнәре белән сөендерде.

    Сәхнәдән мәртәбәле кунаклар килгән халыкка бердәмлек рухы өчен рәхмәт әйттеләр.
    Бәйрәмне район башлыгы Владимир Козонков ачып җибәрде:
    - Бүген Биләр чишмәсе икенче сулышын алган вакыттан бирле 25 ел узып китте. Бу - безнең барыбыз өчен дә зур вакыйга.
    Без искиткеч шәп "Чишмәле җәннәт" бәйрәменә бишенче тапкыр җыелабыз. Менә инде сигезенче ел якташлар съездын үткәрәбез.
    Биләрнең борынгы тарихы бар. Ата-бабаларыбыз бирегә килеп, Аллаһка гыйбадәт кылганнар. Бу урын мең еллар узганнан соң да кирәк.
    Сер түгел, җирле чишмәнең онытылган вакытлары да булды. Ләкин күңел һәм халык кушуы буенча чишмә торгызыла. Бу эштә Хисап Палатасы Рәисе Алексей Иванович Демидов бәяләп бетергесез ярдәм күрсәтте. Моннан күп еллар элек Биләр чишмәсен торгызу Татарстан Республикасының элеккеге Президенты Минтимер Шәрип улы Шәймиев катнашыннан башка мөмкин булмас иде, ул берзаман: "Биләр - Татарстан халыклары өчен Мәккә ул", - диде.
    Ә Ринат Гыймаделислам улы Галиев җитәкчелегендә "Татнефть" шушы борынгы гыйбадәт кылу урынын реконструкцияләүдә һәм төзекләндерүдә хәлиткеч ярдәм күрсәтте. Бу территория бүген дә үстерелә.
    Биләр чишмәсе үз чикләрен ике тапкыр киңәйтте. Былтыр бирегә 160 меңнән артык кеше килде. Әлеге урын киләчәктә дә бөтен республикадан һәм илдән халыкны үзенә тартсын иде.
    "Чишмәле җәннәт" тагын күп еллар яшәсен. Биләр бөтен конфессияләрне һәм халыкларны берләштергәндә бу бәйрәмнең киләчәге зур әле.
    Татарстан Республикасы Мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин үзенең чыгышында кешенең табигать белән бердәмлегенең мөһимлеген билгеләп үтте:
    - Кеше табигать белән аерылгысыз бәйләнгән. Ул үз чиратында кешегә Аллаһы Тәгалә турында искә төшереп тора. Аллаһы Тәгалә безгә бай табигать запаслары бүләк итте. Биләр - моңа ачык мисал.
    Безнең һәркайсыбыз теләсә кайсы чишмәнең дым чыганагы гына түгел, ә бәлки муллык чыганагы да икәнен истә тотарга тиеш. Без моны олыларга һәм хөрмәт итәргә тиешбез.
    Чистай һәм Түбән Кама епискобы Пармен да бәйрәм кунакларын котлады:
    -Бүген бирегә җыелган кунакларның барысы да төрле дин тотучылар, төрле мәдәниятле кешеләр. Без бүген килгән урын - изге урын. Биләр җирендә Мәрьям ана иконасы пәйда була. Биредә сихәтле чишмә челтерәп ага.
    Бу - бик күп кешеләр һәм халыклар җыела торган урын. Алар бирегә йөрәк һәм табигать кушуы буенча киләләр. Бу урын безне якынайта. Ул безгә бер-беребезне, мәдәниятебезне, динебезне яхшырак аңларга мөмкинлек бирә. Шушы изге урында булып, без табигать белән дә, бер-беребез белән дә гармонияне тоябыз.
    Барыгызны да шушы искиткеч бәйрәм белән котлыйм. Күп йөзле булуыбызга да карамастан, без, христианнар һәм мөселманнар, бу җирдә тыныч яшибез. Ходай кушып, гел шулай булсын иде.
    «Нурлатнефть» НГДУ начальнигы Илгиз Мисбах улы Салихов җыелучыларны сәламләде:
    - Сезгә, алексеевскилылар, "Татнефть"нең генераль директоры Наил Өлфәт улы Маһанов исеменнән сәламләү сүзләрен тапшырасым килә. Шушы мәдәни комплексны булдыруда турыдан-туры катнашуыбыз белән бик горурланабыз.
    Әлеге урынны бик әйбәт хәлдә тотуыгыз һәм аны үстерүне дәвам иттерүегез өчен рәхмәт сезгә, биләрлеләр һәм алексеевскилылар, Сезгә дә, Владимир Константинович. Биләр чишмәсе елдан-ел матурая бара.
    Бу, мин аны ишетеп кенә белмим, күп халыклар өчен гыйбадәт кылу урыны булып тора. Составы буенча уникаль чишмә аңа кагылучы һәркемнең сәламәтлегенә уңай йогынты ясый. Моннан соң да шулай булсын иде. Бәйрәм белән, кадерле дуслар!
    Котлаулардан соң сәхнәне ачык, матур төстәге төрле халыкларның киемнәре чуарлады: җырлар, биюләр, әйлән-бәйлән уеннары... Аяклар үзләреннән-үзләре биеп киттеләр.
    Аннары Азан әйтелде һәм Коръән сүрәләре укылды. Шушы традицион чарада җиде кеше катнашты. Алар барысы да Коръән уку йомгаклары буенча истәлекле сувенирларга лаек булдылар һәм Дипломнар белән билгеләп үтелделәр.
    Аннары якташлык җәмгыятенең сигезенче съезды булды. Чәй өстәле янына күпләр инде илнең төрле почмакларына таралып бетсәләр дә, йөрәкләрендә Алексеевск районын һаман да үз ватаннары дип санаучылар җыелды. Якташларын котлап, район башлыгы Владимир Козонков әлеге яхшы традициянең мөһимлеген билгеләп үтте:
    - Бүген сезнең белән безнең вазыйфабыз бер - бергә булу. Якташлык җәмгыятенең максаты - ата-бабаларыбыз турындагы истәлекне саклау һәм киләсе буынга җиткерү.
    Районыбыз - авыл хуҗалыгы районы. Бүген без игенчеләребез, терлекчеләребез һәм төзүчеләребез эшеннән канәгать. Соңгы елларда Президент программалары аркасында без "үсә барабыз", чиркәүләр төзибез һәм реконструкциялибез, мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында капиталь ремонт ясыйбыз, ФАПлар һәм спорт объектлары салабыз.
    Әйтергә кирәк, чиркәүләр һәм мәчетләр төзүдә нәкъ менә якташларыбыз актив катнаша. Шуның белән без балаларыбызга лаеклы үрнәк күрсәтәләр.
    Алексеевск якташлык җәмгыяте рәисе Валентина Липужина бәйрәмнең һәм якташлык җәмгыятенең мәртәбәле кунагы булды.
    - Менә сигезенче ел инде без кунакчыл Алексеевск җирендә җыелабыз. Ничәнче тапкыр инде Биләрдәге Изге Чишмәдә якташлык җәмгыяте съездының искиткеч матур "Чишмәле җәннәт" бәйрәме белән бергә булуы нинди рәхәт.
    Еллар узу белән без ул очрашуларга балаларыбыз һәм оныкларыбыз белән киләбез, димәк, буыннар элемтәсе өзелми.
    Бүген дә, моннан йөзләрчә ел электәге кебек, Биләр җире чишмәнең хәл кертә торган көченә кагылырга теләүче кешеләрне беләштереп, үзенең тамырлары турында онытмый.
    Алексеевск җире кунакчыл гына түгел, ә бәлки бай да әле. Аның төп байлыгы - кешеләр, - диде Валентина Николаевна.
    Ә якташыбыз, хирург Борис Константинович Дружков үзенең чыгышында Биләр чишмәсенең онытылып торган чорлары турында искә төшерде. Сер түгел, моннан күп еллар элек саф сулы чишмәне җир һәм ташлар белән томалап, юл итәргә теләделәр. Ләкин чишмә барыбер үз юлын табып, яшәвен дәвам иттерде.
    Биләр - Татарстанның хәзинәсе ул. Саф сулы Изге чишмә - Биләрнең йөрәге. Бу җирнең төрле дин һәм төрле милләт кешеләрен беләштерүе күңелгә сөенеч бирә. Без, бер-беребезне хөрмәтләп, тыныч һәм бердәм яшибез.
    Ахырдан күңел түрендәге иң яшерен серне әйтәсем килә. Төрле милләт һәм төрле дин тотучы гаиләләрне табигый һәм рухи кыйммәтләргә баш ияргә тартучы Изге Биләр җире туганлык җепләрен ныгытуга булыша.
    Биредә кешеләр бер-берсенә сый-хөрмәт күрсәтәләр, елмаюларын һәм әйбәт кәефләрен бүләк итәләр. Нәкъ менә шуңа күрә бирегә кат-кат әйләнеп кайтасы килә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: