Заря
  • Рус Тат
  • Алексеевск җирлек башлыкларының намус эше

    Авылдагы проблемалар турында кемнән генә сорама, бар да бер үк әйберләрне әйтә: юл юк, су юк, ут юк.

    Үзара салым программасы кабул ителүгә әле 3 кенә ел. Аны республика җитәкчелегенә Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр советы рәисе Минсәгыйт Шакиров тәкъдим иткән иде. Программаның асылы шуннан гыйбарәт - авылда башкарыласы эшләр өчен һәр кешедән билгеле бер суммада акча җыярга, гади итеп әйткәндә, салым түләргә кирәк. Акча районга китә.

    Җыелган акчаның һәр сумы өчен дәүләт 4 сум өсти. 100 мең җыелган булса, дәүләттән 400 мең өстәлә дә, барлыгы 500 мең сумга әйләнеп, авылга кайта. Аннары бу суммага авылда яки юл салалар, яки зират коймасы тоталар.

    Үзара салым суммасын халык үзе билгели. Салымны 18 яше тулганнар гына түли. Хәзер программада катнашучы авыл җирлекләре саны арта бара икән. Өченче ел халыктан 4 млн. сум җыелса, былтыр җыелган акча 20 тапкырга күбрәк булган. 2014 нче елда программада 655 авыл җирлеге катнашса, быел 700 дән узып киткән.

    Үзара салым Русия кануннарында каралган мәҗбүри салым түгел, ул - халыкның үз теләге белән җыелган акча. Шуңа күрә аны җыю өчен халык фикерен ачыклау - референдум уздырыла. Җирлектәге халыкның яртысыннан артыгы салым кирәк дип тавыш биргәндә генә акча җыеп була.

    Узган якшәмбе авыл җирлекләрендә үзара салым буенча референдум узды. "Кирәкле эш", диде кайбер авылларда яшәүчеләр, кирәкле булса да, аңа битараф караулар да күзәтелгән бу көнне районда.

    Үзара салым кирәкме? Без берничә авыл җирлегендә яшәүчеләргә әнә шундый сорау бирдек һәм менә нинди җаваплар ишеттек.

    Кр. Баран авылы, Римма Скворцова:

    - Бу мәсьәләгә җитди карау зарур. Мин бик теләп катнашам. Без бит үзара салымда катнашып, киләчәккә өлеш кертәбез.

    Мин үзем сайлау комиссиясендә утырдым, безнең авылда референдум тулы куәткә узды. Башка елларда 500 сум булса, быел 300 сум җыячаклар. Бездә халык бик актив, шәһәрдәге балалары өчен дә бирәләр хәтта. Аннары безнең авыл халкы тырыш, Аллага шөкер, таза тормыш белән яши. Авылыбыз өчен җыйган акча үзебезгә кире кайтарыла бит, юллар начар димәс идем, бары тик Гагарин урамы гына калды дияргә була, тырышып аларны да юллы итәсе иде. Кем әйтмешли, елына бер тапкыр һәркем 300 сум өлеш чыгара ала инде.

    Урманастышунталылылар да үзара салым турында яхшы хәбәрдар. Ялындырып, бәхәсләшеп тормый, үзе аңлап килә, авылның төзек, матур булуына өлеш кертергә тырыша халык. Җирлектә агитаторлар да яхшы эшли икән.

    - Беренче елны гына авыррак булды. Җыелган акчага эш күрсәтә башлагач, җиңеләйде, әлбәттә. Агымдагы елда яз көне дә референдум уздырылган иде. Анысы быелгы ел өчен булды. 2018 ел өчен референдумның хәзергә билгеләнүен хуплыйбыз. Халыктан җыелган акчага һәм аңа өстәп хөкүмәт тарафыннан дүрт тапкыр арттырып чыгарылган өлешкә киләсе җәй үк планлаштырылган эшләрне башкарырга мөмкин булачак, - диде авыл җирлеге башлыгы Алик ҖИҺАНШИН.

    - Аннары кайбер авылларда кайбер урамнардагы халык дөрес аңламый, безнең урамда ут та бар, су да, юл да дип, акча җыюны хупламый. Бу бөтенләй дөрес фикер түгел, сезнең урамда юл булсын өчен, кайчандыр түләнгән бит инде, бер авылда яшәгәч, алай бүлешергә кирәкми, сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның "Баскыч" шигырендәге кебек, килер бер көн баскычның өстен аскы якка әйләндереп куярлар.

    Хәйретдиновлар гаиләсе:

    - Ил күләмендә үтүче мондый сәяси чараларны бервакытта да калдырганыбыз булмады. Алай гына да түгел, сайлауларга, референдумнарга чыгуны гражданлык бурычыбыз итеп тоябыз. Район күләмендә соңгы елларда күп эшләр алып барылды. Тирә-як чын-чынлап үзгәрде, матурайды. Болар барысы да шушы җирлектә яшәүчеләр - безнең өчен эшләнә. Шуңа да без үз чиратыбызда хөкүмәт җитәкчеләребез тырышлыгына теләктәшлек белдерергә тиешбез, дип уйлыйбыз.

    Хәзер ял итим дисәң, парк бар, кайткан кунакларны алып чыгарга ял итү урыннары, күрсәтерлек җирләребез күп, Аллага шөкер. Җитәкчеләребез тырышлыгы болар барысы да. Ә безнең рәхмәтебез ул - тавышыбыз, - диләр алар.

    Исемнәрен күрсәтмәүне сорадылар:

    - Шәхсән без гаиләбез белән бер сайлауны да калдырмыйбыз. Бу ял көне кунаклар булу сәбәпле, тавыш бирүгә бара алмадык, тик акчасын, һичшиксез, бирәчәкбез, чөнки өметсезләнергә ярамый, өметләнәбез әле, безнең Түбән Тигәнәле авылының Яр буе ( Набережная) урамына да каты түшәмәле юл салырлар дип.

    -Быел референдумга бармадык та, акча да җыймыйбыз, чөнки 2017 елда безнең урамга таш түшәргә тиешләр иде, әмма бернәрсә дә эшләмәделәр, - диделәр берәүләр, исемнәрен әйтмәүне сорадылар.

    Миңа калса, акчаны җыеп, эш күрсәткән җирлеккә, халыкка азапланып аңлатып тору кирәкми, ә инде алданган халыкны икенче алдап булмый, монысы җирлек башлыкларының намус эше.

    Кайбер авыллар җирлекләрендә дача тотучылар бар. Алар референдумда катнашмый. Шуңа күрә әлеге торак пунктларда җыелган акча да азрак. Сүз дә юк, алар да төзекләндерү эшләренә өлеш кертә ала, су, юл аларга да кирәк бит. Әмма моны аңларга теләүчеләр генә аз.

    Референдумда катнашучыларның күпчелеге җирлек үсешенә түләү кертүгә теләктәшлек күрсәтеп тавыш биргән. Хәтта бер авыл җирлегендә яшәүчеләр һәммәсе бу чарага җитди караган һәм 100 процент халыкның барысы да «әйе» дип тавыш биргән.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: