Заря
  • Рус Тат
  • Алексеевск районда “Яшь гражданнар форумы” узачак

    Юл күрсәтүче «Навигатор»

    Киләсе атнада районда “Яшь гражданнар форумы” узачак. Әлеге вакыйга алдыннан «Навигатор» район ассоциациясе турында сөйләячәкбез, аңа Алексеевск районы мәктәпләренең балалар оешмалары лидерлары һәм активистлары керә. «Навигатор» балалар иҗат үзәге базасында эшли. Әлеге ассоциациянең максаты булып укучыларның актив гражданлык позициясен формалаштыру, иҗтимагый әһәмиятле максатларны тормышка ашыру өчен уртак программалар, проектлар нигезендә районның балалар оешмалары әгъзаларын берләштерү тора.

    - Сентябрьдә «Навигатор» активы район балалар хәрәкәтенә икенче сулыш бирде, -дип сөйли балалар иҗат үзәгенең оештыру-массакүләм бүлеге мөдире Маргарита Аношина. - Башта һәр балалар оешмасында лидерлар сайлау узды, аннары алар барысы да «Старт очрашуына» чакырылды. Анда район үзәге активистлары мәктәп лидерлары өчен танышу, төркем эшләре буенча тренинглар оештырдылар. Шунда ук Алексеевск районында балалар хәрәкәтен үстерүнең төп юнәлешләре билгеләнде. Балалар оешмалары лидерлары мәктәптә үзләренең балалар оешмасындагы эшчәнлеген тәкъдим иттеләр. «Старт очрашуында» «Навигатор» активистлары Валерия Маслова, Марсель Мәгыйзов, Алия Мусина, Аделина Назырова район ассоциациясе рәисе постына кандидатларга сайлау буенча үз программаларын тәкъдим иттеләр. Сайлау нәтиҗәләре буенча күпчелек тавыш Алия Мусинага бирелде. Яңа рәис инициативасы белән районыбыз балалар оешмаларының бердәм эш системасы булдырылды.

    Республика районнарында балалар хәрәкәтен алга алып бару өчен активистларга белем бирү сменалары үткәрелә, алар: «Россия мәктәп укучыларының хәрәкәте», «Мөстәкыйль балалар», «Татарстан Варислары берлеге» наркотикларга каршы проектлары өчен. Безнең балаларыбыз бер генә сменаны да калдырмыйлар, тәҗрибә туплыйлар һәм алынган мәгълүмат белән алар үз яшьтәшләре белән бик теләп уртаклашалар.

    «Навигатор» активы сентябрь аенда Татарстан Варислары берлегенең туган көненә, Укытучылар көненә багышланган, “Мин коррупциягә каршы!” исемле социаль акцияләр, бистәнең җәмәгать урыннарында «Без сәламәт яшәү өчен! Ә сез?» дип аталган наркотикларга каршы акцияләр үткәрделәр. Татарстан Конституциясе көненә «Навигатор» активы бистәнең мәктәп яны лагерьларында тәрбияләнүчеләр өчен чара үткәрде. Чара бию флешмобы белән тәмамланды. Һәр чарага балалар бик күп көч түгә. Башкарылган эш нәтиҗәләре буенча анализ ясала, әзерлек эшләре һәм чаралар үткәрүнең уңай һәм тискәре яклары турында фикер алышалар. Шул рәвешле алар үз алдына максатлар куярга, аларга ирешергә өйрәнә. Районда балалар хәрәкәтен алга алып барулары өчен актив Казан шәһәренә сәфәр белән бүләкләнде. Балалар «Россия - минем тарихым» мультимедиа паркы диварларында «Сәнгать төне» Бөтенроссия акциясендә катнаштылар.

    «Навигатор» балалар район ассоциациясе активының эшчәнлеге турындагы яңалыклар артыннан «ВКонтакте» социаль челтәрендә һәм «балалар иҗат үзәге» сайтында күзәтергә мөмкин.

    Балаларыбыз дөрес юлда. Алда бик күп планнар... Якын арада узачак Яшь гражданнар форумы, ул яңадан актив, кызыксынучан, үз-үзенә ышанган балаларны берләштәрәчәк. Ул балалар инициативаларын торгызу, республика районнарында иҗтимагый эшчәнлекне үстерүгә, һәр районның балалар иҗтимагый оешмаларына ярдәм итүгә, шулай ук балалар һәм яшьләр проблемаларын ачыклауга һәм хәл итүгә юнәлдерелгән. Форумга 12 яшьтән алып 18 яшькә кадәрге гражданлык активлыгына битараф булмаган 100 бала гариза биргән инде. Безнең активистларга үз идеяләрен һәм проектларын яклау белән лаеклы чыгыш ясауларын телибез.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: