Заря
  • Рус Тат
  • Алексеевск районы буенча ике ветераны үзләренең юбилейларын билгеләп үттеләр

    Бу атнада Россия Эчке эшләр министрлыгының Алексеевск районы буенча ике ветераны үзләренең юбилейларын билгеләп үттеләр. Ветераннар хәрәкәте активистлары хезмәттәшләрен әлеге юбилейлары белән җылы, дустанә шартларда котладылар һәм аларга бүләкләр тапшырдылар.

    Отставкадагы милиция майоры Илшат Вәлиев 5 сентябрьдә үзенең 65 яшен каршылады.
    - Ул Казан дәүләт университетында укый, армиядә үзенең гражданлык бурычын үти, Эчке эшләр министрлыгында 20 ел хезмәт итә, 15 ел адвокат булып эшли. 1987 елда Төрекмәнстан Республикасына командировкага җибәрелә, анда ярты ел Гдлян Иванов җитәкчелегендәге СССР Эчке эшләр министрлыгы баш тикшерү идарәсенең тикшерү-оператив төркеме составында эшли, дөньяны шаулаткан "Мамык эш"ен тиикшерә.

    Хезмәт итү дәверендә Илшат Нурислам улы хезмәттәшләренең хөрмәтен казанды. Аның белемен, тәҗрибәсен бүгенге көнгә кадәр бәялиләр. Илшат Нурислам улының күп кенә хезмәт бүләкләре бар.
    Алар хатыны белән менә дигән ике бала тәрбияләп үстерәләр, оныкалары бар. Лаеклы ялда да тик кенә, кул кушырып утыра алмый ул, бакчачылык белән шөгыльләнә.


    Илшат Нурислам улы белән без озак вакытлар тулай торакның бер бүлмәсендә яшәдек. Бергәләп хокук тәртибен саклау буенча хезмәт иттек. Рейдларда, патрульләрдә катнаштык, тикшерү-оператив төркемнәр составында юл-транспорт фаҗигаләренә бардык. Ул үзен һәрвакыт югары квалификацияле белгеч итеп танытты. Кирәк булганда авыл хуҗалыгына бәрәңге һәм чөгендер алырга булыштык. Монда да ул читтә калмады, ә аннары яңадан эшләрне тикшерергә үз кабинетларыбызга тарала идек, - дип искә алып сөйләде Рәфис Шиһапов.

    - Илшат Нурислам улы миңа җинаять эшләрен алып барырга булышты, җинаять-процессуаль кодексының бөтен нечкәлекләренә өйрәтте. Мин аңа бүгенге көнгә кадәр рәхмәтле. Һәр кеше дә үз белеме белән шулай риясыз, аңлаешлы итеп уртаклаша алмый, - ди аның турында Олег Вильданов.

    -Ул бик тә грамоталы кеше, ә аның уку йорты - Казан университеты аңарда үзенең тирән эзен калдырган. Илшат эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре арасында һәрчак аерылып торды. Аны грамоталы, мәдәниятле, сәяси белем белән коралланган булуы аерып торды. Аның белән аралашырга рәхәт, ул - яхшы әңгәмәдәш, - ди Александр Ильин.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: