Заря
  • Рус Тат
  • Алексеевск районы кешесе үзенең 90 яшьлек юбилеенда РФ президенты котлавын кабул итте

    Зирекле авылында яшәүче тыл хезмәткәре, хезмәт ветераны Данилова Екатерина Яковлевна үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтәчәк.

    Ул гомере буе туган авылында яшәгән, туган колхозында көч куйган, соңыннан Зирекле урта мәктәбендә идән юучы булып эшләгән, пенсиягә дә шуннан чыккан. Екатерина Яковлевна бик тырыш, тыйнак, актив. Ул Зирекле авылында правослау общинасының иң беренче оештыручыларыннан берсе булып тора. Бик күп догалар, йолаларыбызны белә, авылдашларына да шуларны өйрәтә.

    Аны истәлекле көне белән район башлыгы исеменнән котларга район ветераннар советы рәисе Николай Глазунов һәм халыкны социаль яклау бүлеге хезмәткәре Ольга Куприянова килде. Алар кунаклар белән бергәләп РФ Президенты Владимир Путинның һәм район башлыгы Владимир Козонковның котлауларын укыдылар һәм бүләкләр тапшырдылар. Ә авылдашлары һәм җирле үзидарә Советы исеменнән Екатерина Яковлевнаны юбилее белән Зирекле авыл җирлеге башлыгы Валентина Данилова котлады.

    Юбилярша адресына бик җылы котлау сүзләре яңгырады.

    Фото сайттан алынды: liveinternet.ru

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: