Заря
  • Рус Тат
  • Алексеевск районында яшәүче үзенең 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

    Шушы көннәрдә Кыр Шунталысы авылында гомер кичерүче Камалов Шәүкәт Шәрип улының юбилее - аңа 80 яшь тулды.

    Шәүкәт абый газетабызга үзенең кызыклы мәкаләләрен, гыйбрәтле шигырьләрен, мәзәкләрен язып, укучыларны да сөендереп тора. Әлеге күренекле шәхес турында улы Айрат бик матур мәкалә язып җибәргән. Мәкалә Шәүкәт абый язган шигырь юллары белән башланып китә.
    Гомер юлын үтү -
    Серле йомгак сүтү,
    Күпме бирә гомер елларын.
    Ярсу аттай йөрәк,
    Зур сабырлык кирәк
    Үтәр өчен тормыш юлларын.
    Гомер юлларыбыз
    Булса да бормалы,
    Ерак булыйк әле ялгыштан.
    Булсын бәхет мулдан,
    Яздырмасын юлдан,
    Без сорыйбыз шуны язмыштан.
    - Бу юлларны әтиебез Шәүкәт Камалов язды. Бу көннәрдә аның истәлекле гомер бәйрәме. Туган көн -үткән эшләреңә, кылган гамәлләреңә, башкарган хезмәтләреңә бәя биреп, йомгак ясарга бирелгән көндер, мөгаен. Кешенең эшләгән гамәлләре еллар саны белән түгел, ә аның нәтиҗәләре белән үлчәнә. Әгәр дә әтиебезнең гомер йомгагын сүтеп, һәр мизгеленең нәтиҗәсен үлчи калсак, санап чыгарырга саннарыбыз җитмәс иде. Аның иң гүзәл хезмәтләренең берсе һәм иң мөһиме - үрнәк ата була белү. Без, биш баланы үстереп, әнием белән безгә югары белем алырга мөмкинлекләр биреп, һәрберебезгә дөрес юл сайларга ярдәм итүләре үзе үк зур хөрмәткә һәм мәхәббәткә лаек.
    Әтиебез гомер буе үзенә генә ышанып, тормыш авырлыкларын үз көче белән җиңеп, югарылыкка ирешә алган кеше ул. Бала чагы аның иң авыр сугыш елларына туры килә. Бабабыз Шәрифулла сугышның беренче көннәреннән үк сугышка китеп, хәбәрсез югалып кала. Әтиебезгә 7-8 яшеннән ир-ат рәтенә кереп, сукага чыгарга да, чәчү эшләре башкарырга да, дуңгыз көтүләре көтәргә дә туры килә. Ачлы-туклы яшәп, тәмәке төпчегенә алданып иртә таң яктылыгыннан кичке караңгыга кадәр авыл картлары белән бергә ил нуҗасын тарткан әтиебезнең бүген безгә әйтер сүзе бик күп.
    Алты яшьтә Әлифбаны укып,
    Ятладым мин Тукай шигырен.
    Тәмәкегә акча эшләү өчен
    Тунап йөрдем йомран тиресен.
    Көне буе сукачылар белән
    Тотып йөрдем сабан "койрыгын".
    Ни кушсалар, шуны үти идем,
    Алыр өчен сигар төпчеген.
    Җәй көнендә көттем дуңгызларны,
    Япа-ялгыз авыл кырында.
    Вакыт тисә, китеп бара идем
    Бал ашарга таныш болынга.
    Үгез җигеп, "кутамачка" төяп,
    Тирес түктем ферма эченнән.
    Беркемнең дә уена килмәгәндер,
    Киләме соң, диеп, көченнән.
    Дуңгызларга кайткан эремчекне
    Ашый идем учлап, йомарлап.
    Шуннан да зур бәхет буламыни-
    Корсак тулса төеп, дыңгычлап.
    Чистай районы, матур, ямьле табигатьле Мәдәният дигән авылда балачак елларын үткәргән ул. Үзенең шуклыгы, чаялыгы, шул ук вакытта, шигъри хисле булуы белән үзенең иптәш малайларыннан да бик нык аерылып торган. Укуга һәвәслеге дә аны Мәдәният һәм Яүширмә арасын таптап, җиде сыйныфны тәмамларга ярдәм иткән. Мәктәп елларының ике көнгә бер тапкыр ашап үткән минутларын, яланак язгы һәм көзге суларны ерып ничә чакрым йөргән юлларын ул бүген дә искә төшерә. Зарланып түгел, гыйбрәт итеп, бүгенге буын онытмасын, диеп.
    "Әмма дә ләкин кара сугышның ачлыгы, ялангачлыгы бәгырьләребезгә үтеп керде. Иске-москы киемнәрне аннан-моннан ямап, җәйне, кышны үткәрә идек. Җәен ярар, җылы кояш астында, челләләрдә, җылы яңгырларда ул кадәр үк әле үзеңнең шулкадәр ялангач икәнеңне сизмисең. Ә менә көзнең зәһәр җилләре, салкын карлы яңгырлары, кышның рәхимсез бураннары, чатнама суыклары синең кем икәнеңне кат-кат искә төшерә иде. Кем син? Ә мин әтисе сугыш кырларында хәбәрсез югалган, әнисе көне-төне колхоз эшеннән кайтып кермәгән гади бер ата-ана баласы идем. Бик күп малайларныкы кебек минем дә тамагым юньләп икмәк күрмәде, артым җылы чалбар кимәде. Нинди чалбар! Шуңа охшаган бер кием булсын иде әле ичмаса! Ниндидер бер ни итәк, ни ыштан түгел киемне киеп ике ел Чистай белән Мәдәният арасын таптадым. Югыйсә, малайлыктан чыгып, үсмерлек чорына аяк басып килгән, Чистай шәһәренең авыл хуҗалыгы техникумында белем эстәргә йөргән егет чак", - дип искә ала әтиебез.
    Авыл мәктәбен тәмамлап, култыгына әбием Миңкәмәл биргән икмәкне кыстырып, Чистай шәһәренә юл ала ул. Нинди генә авыр заманнар булса да, ачлы-туклы тамак кайгысы "хөкем сөрсә дә ", әтиебезнең укып, кирәкле кеше булу теләге бөтен "нужа"ларны артта калдырган. Чистай техникумының механика бүлеген уңышлы гына тәмамлый ул. Ходай биргән акыл, тапкырлык, җор теллелек һәм шаянлык аны күп авырлыклардан коткарып кала. Шуның өстенә гармунда уйный белүе дә аны иптәш егетләреннән бер башка югары иткән. Авыл мунчаларында кача-поса уйнаган вакытлары бушка китмәгән аның. Гармун дия-дия сыер бәясенә торырлык велосипедыннан да баш тартып, иптәше белән гармунга алмаштырган бит шул вакытта. Бүген дә әтиебезнең кулына гармун алмаган көне юк. Кышкы озын кичләрдә дә, эштән бушрак вакытларында да ул матур, моңлы авыл көйләрен сызып җибәрә. Яшьрәк вакытларда капка төбебезгә барлык авыл яшьләре җыела иде дә, клуб турында да онытып, биеп-җырлап ял итеп китәләр иде.
    Хезмәт юлын әтиебез Алексеевск районы, Кыр Шунталысы авылында башлап җибәрә. Читтән килеп урнашса да, үзенең гадилеге, кешеләргә булган ягымлы карашы, хезмәт сөючәнлеге белән ул, шунталылылар арасында үз кешегә әверелеп китә. Үз кешегә генә түгел, Шунталы киявенә дә әйләнеп куя ул. Әниебез белән матур гына йорт коралар һәм Мәдәнияттән әбиебезне алып килеп, тулы гаилә белән яши башлыйлар.
    Гаилә - әтиебез өчен бәхет оясы, шатлык нигезе. Аның бөтен хыялы балаларны ата-аналы үстереп, һәрберсенә ышанычлы канат бирү, тормышта үз юлын табарга ярдәм итү. Бу хыялын ул тулысы белән тормышка ашырды. Кечкенәдән әтиебезнең ныклы терәген, акыллы киңәшләрен, тугры сүзләрен, төпле фикерләрен тоеп, тыңлап үстек. Авылдашларыбызның да әтиебез янына килеп, киңәшләшкән, ярдәм кулы сораган чаклары еш була иде. Гомер буе парторг, авыл Советы рәисе, укытучы булып эшләгән әтиебезнең авылдашларына әйтергә акыллы сүзе, дөрес киңәшләре һәрчак табыла иде. Бүген дә аның сүзе үтә, киңәшләре колак салырга мәҗбүр итә. Газета һәм журналларда басылган шигырьләре һәм мәкаләләре һәр укучыга киңәш булып барып ирешә, сагышланган күңелләргә шифа бирә, моңланып алырга да урын калдыра.
    Шулай инде тормыш, яшәү өчен
    Җиргә килгән адәм баласы.
    Мең сорауга тагын меңне өстәп,
    Җирдән китә кеше баласы.
    Мең сорауның мең дә беренчесе,
    Иң авыры, сорый җавапны...
    Мең сорауга җавап була ала
    Саклап яшәү намус-вөҗданны, - дип яза әтиебез.
    Әтиебезнең тормыш девизы мондый: "Алдалама, кеше әйберенә кызыкма, башканыкын урлама!" Гомер буе гадел, беркатлы, юмарт һәм саф күңелле булды әтиебез. Безгә дә шул сыйфатларны әниебез белән бергә күңелләребезгә сеңдерә алдылар алар. Хәзергесе вакытта оныклар һәм оныкчыклар белән мәш килеп, аларның бәхетле сабый чакларына сөенеп гомер итәләр алар. Акыллы киңәшләрен, миһербанлылык, гаделлек, изгелек кебек сыйфатларны аларга да бирергә тырышалар.
    Әтиебезнең тагын бер хыялы балаларга физик һәм рухи тәрбия биреп, аларны нык, сау-сәламәт итеп күрү иде. Бүген без әтиебез һәм әниебез биргән тәрбиянең никадәр кирәкле һәм дөрес икәнен аңлап, аларның йөзләренә кызыллык китермәслек итеп яшәргә тырышабыз.
    Без биш бала үстек. Бишебезгә дә әти-әниебез Казан каласының югары уку йортларын тәмамларга ярдәм итте. Хәзергесе вакытта 15 онык, дүрт оныкчык барлыгына куанып гомер кичерәләр алар. Лаеклы ялда булсалар да, әниебез йорт эшләрендә булыша, балалар үстерешә, әтиебез гомер буе җир кешесе булды. Бүген дә энебез белән бергә җир эшкәртә, икмәк чәчә, ура, җыя. Ятимнәрне дә, ялгыз калган карт-карчыкларны да онытмый ул. Үзенең җыеп алган уңышыннан өлеш чыгарып, аларга ярдәм итәргә тырыша. Тынгысыз әтиебез бер генә дә буш вакытын әрәмгә уздырмый. Үз кулы белән милли сандыклар да ясый, төрле газеталарга шигырьләрен, мәкаләләрен дә юллап тора, үзенең авылы- Мәдәният турында шәхси китабын да чыгарды, шигырьләрен дә җыентык итеп бастыруга иреште. "Онытылган авыллар"ны кайтаруда да үзеннән зур көч куеп, аларның исемнәрен барлауга ярдәм итә. Дөньяның төрле почмакларына таралган Мәдәният авылы кешеләрен -якташларын җыеп, күрешү бәхетенә ирешүгә дә аның зур булышлыгы ярдәм итте. Үзенең бергә укыган сыйныфташларын да дөньяның төрле почмакларыннан эзләп табып, Яүширмә авылына кунакка чакырып, күрештереп тора.
    Менә шундый тормышны яратучы, дөньяга гел елмаеп караучы, авырлыкларны үзенең рухи халәте белән җиңә белүче әтиебез, һәм алтынга тиң сабырлык һәм чиксез миһербанлык сыйфатларын үзендә саклаган әниебез булганга без мең-мең кат бәхетле. Ходай аларга үзенең мәрхәмәтен күрсәтеп, саулык-сәламәтлек, озын гомер, шатлыклы мизгелләр, балалар һәм оныклар куанычы, мул көннәр, тынычлык насыйп итсен!
    Гомер юлын үтү
    Кырны кичү түгел,
    Яраланмасын йөрәк сагыштан.
    Очрашсыннар юллар,
    Яшьләнсеннәр күзләр
    Күрешү биргән бәхет, шатлыктан
    (Шәүкәт Камалов)
    Туган көн белән котлап, биш баласы, кияү- киленнәре, унбиш оныгы, дүрт оныкчыгы. Котлауларга без дә кушылабыз һәм Шәүкәт абыйга исәнлек-саулык, гаилә бәхете телибез.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: