Заря
  • Рус Тат
  • Алексеевск сугыш хәрәкәтләре ветераннары советы тарафыннан әзерләнгән әлеге материал Россиянең “Боевое братство” журналында басылып чыгачак

    15 февраль - Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгару көне якынлаша. Бүген без укучыларыбызга әфган сугышы һәм Төньяк Кавказ вакыйгаларының Алексеевск ветераннары турындагы мәкаләне тәкъдим итәбез. Алексеевск сугыш хәрәкәтләре ветераннары советы тарафыннан әзерләнгән әлеге материал Россиянең "Боевое братство" журналында басылып чыгачак, ул БДБ илләренә һәм күп кенә чит ил дәүләтләренә таратылачак.

    Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгарганнан соң узган 28 ел эчендә алар турында күп язылды инде. Тагын да күбрәк әйтелде һәм җырларда да җырланды. Ләкин бүген дә Әфганстанда хезмәт итүнең еракта калган еллары темасы, уйларыңда кат-кат Саланг һәм Панджшерга кире кайтарып, аларның йөрәген яралавын дәвам иттерә, сугышлар һәм сугышчан дуслар турында искә төшерергә мәҗбүр итә. Алар чын хәрби батырлыкның ныклыгын һәм какшамаслыгын исбатлап, дәүләтнең һәм хакимиятләрнең ул вакыйгаларны бәяләгәндә кәефе алмашынып торуын, аларның батырлыклары һәм үзгәртеп кору чорындагы хезмәтләре турында дәшмәүләрен, ике меңенче елларда социаль гарантияләрне кисүләрне нык торып үз башларыннан кичерделәр. Бүген алар, үзләрен Ватанга хезмәт итүгә багышлап, ветеран дуслыгына бирелгәнлекләренә соклануны дәвам иттерәләр. Әфган сугышы тәмамланырга өч ай калгач, бистәдә комсомол райкомы каршында хәрби-интернационалистлар советы булдырылды. Аның рәисе итеп яшь журналист Сергей Кулев сайланды, ул аңа 10 елдан артык җитәкчелек итә. Рядовой Кулев 1980-1983 елларда машина йөртүче булып хезмәт итә. Армиядән соң Казан дәүләт университетының журналистика факультетын тәмамлый.


    Кыска гына вакыт эчендә ул яшь ветераннарны туплый алды. Бергәләп хәтер кичәләре үткәрделәр, гаиләләре белән бәйрәмнәрне билгеләп үттеләр. Җәмәгать эше белән шөгыльләнделәр. Беренче көннәрдән үк бер гаилә булдылар, анда вазыйфаларына, тоткан урыннарына һәм хезмәт хаклары нинди булуга да карамастан, барысы да тигез. Алар беркайчан да бернәрсәне дә бүлмәделәр. Тормыштан киткән дусларын югалту ачысын һәм сугышчан дусларының уңышларына, бәйрәмнәргә сөенү шатлыгын уртаклашсалар гына инде. Бу алар тормышына ныклап кереп урнашты, "әфганлы"лар ул тормышны халык һәм ил тормышыннан аермадылар. Районда ветераннарның тагын бер лидеры Сергей Валдавинның да йогынтысы зур булды. Сергей Павлович 56 нчы десант-штурм бригадасы составында Әфганстанга керүче частьлар һәм Совет Армиясе берләшмәләренә керүче беренче сафларда торды. Бу хәл 1979 елның 28 декабрендә була, ә бер айдан рядовой Валдавин каты яралана. Батырлыгы һәм фидакарьлеге өчен ул Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнде. 20 елдан артык Алексеевск районы Әфганстан инвалидларының җәмәгать оешмасын җитәкләде. Ни кызганыч, 2010 елның февралендә ул көтмәгәндә тормыштан китеп барды. Дусларының үлеме район ветераннарын тагын да ныграк туплады.


    Район җитәкчелегенең аңлавы һәм ярдәме районда ветераннар оешмасы төзелүгә йогынты ясаучы тагын бер мөһим фактор булды. Ул һәрвакыт бернәрсәгә дә каршы килмәде, торак, көнкүреш һәм күп кенә башка мәсьәләләрне хәл итүдә булышты. Элекккеге район башлыгы, хәзер республиканың Хисап палатасын җитәкләүче Алексей Демидов һәм районга унике елдан артык җитәкчелек итүче Владимир Козонков Демократик Әфганстан Республикасында һәм Төньяк Кавказда сугыш хәрәкәтләре ветераннары советының барлык уңай башлангычларын кабул иттеләр.


    2011 елда оешма Сугышчан дан музеен төзергә юнәлеш тоткан беренче хөкүмәт грантын откач та, Владимир Константинович бина гына тәкъдим итеп калмады, ә бәлки җирле предприятиеләрне һәм оешмаларны ветераннарга булышырга чакырды. Эш кайный башлады. Кешеләр уникаль музей ачылу турында белеп, чакыруга намус белән җавап кайтардылар.
    Биредә республиканың бөтен җитәкчеләре дә диярлек, Мәскәүдән дәрәҗәле кунаклар (алар гына да түгел) булды. Музей Биләрдәге Изге Чишмә һәм сугышчы-интернационалист, протоиерей Павел Чурашов җитәкләгән Воскресение чиркәве белән бергә Алексеевск районының визит карточкасына әйләнде. Павел Михайлович Әфганстанда 1986 елның 4 ноябреннән алып, 1987 елның 4 ноябренә кадәр 659 нчы аерым автомобиль батальонында хезмәт итә.


    1990 елда Сергиев Посадында духовный семинариягә укырга керә. Аннары читтән торып Мәскәү духовный академиясендә укый.
    Музей төзү идеясе Әфганстанда легендар 345 нче һава-десант полкы составында сугышкан Николай Гордеевныкы. Аңа Әфганстан территориясенә беренче сугышчылар сафында аяк басарга туры килә. Рядовой Гордеев интернациональ бурычын 1979 елның 25 декабрендә үти башлап, 1981 елның 3 ноябрендә тәмамлый. Хәрби операцияләрдә күрсәткән батырлыгы һәм героизмы өчен "Сугышчан хезмәтләре өчен" медале белән бүләкләнә. 1985 елда Эчке эшләр министрлыгы системасында хезмәт итә. Отставкадагы милиция майоры.


    2010 елның февралендә ветераннар Алексеевск районының Әфганстандагы һәм Төньяк Кавказдагы сугыш хәрәкәтләре ветераннарының җәмәгать оешмасы рәисе итеп нәкъ менә аны сайладылар һәм ялгышмадылар.
    Гордеев җитәкли торган совет эзлекле төстә тагын өч грант отты, бу музейны тарихи истәлекне саклаучы гына түгел, ә бәлки яшьләрне чын мәгънәсендә патриотик тәрбия үзәге итәргә булышты.
    "Эшебезгә ярдәм бөтен илдән килә. Ныклы һәм күпьеллык дуслык безне Әфганстан Демократик Республикасында ВЛКСМ Үзәк Комитетының элеккеге киңәшчеләрен берләштерүче ветераннар оешмасы белән бәйли, - дип сөйли Николай Гордеев. - Алексеевскига аның вәкиле Николай Комиссаров бер тапкыр гына килмәде инде. Визитларының берсендә ул музейга бүләк итеп әфган киемнәрен тапшырды. Аларны хәзерге вакытта Кабулда Россия фән һәм мәдәният үзәген җитәкләүче Вячеслав Некрасов Әфганстанда сатып алган. Музейны үстерүгә Демидовлар - Алексей Иванович һәм аның Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты булган улы Алексей, шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Фоат Вәлиев һәм үткәннәргә генә түгел, ә бәлки яшь буынның язмышына да битараф булмаган күп кенә кешеләр зур өлеш керттеләр.
    Шунысы закончалыклы: музей Татарстанның Алексеевск районында гаять зур патриотик эш алып бара. Ул үзенә бертөрле патриотик тәрбия үзәгенә әйләнде. Елына ике тапкыр, Призывниклар көнендә, Ватанны булачак саклаучылар биредә сугыш хәрәкәтләре ветераннарыннан хәер-фатиха алалар. 15 һәм 23 февральдә, 9 Майда, бу көннәрдә генә дә түгел, сугыш вакыйгаларында катнашучылар район мәктәпләренә Батырлык дәресләренә чакырылалар, анда алар укучылар белән аралашалар.
    Шунысын әйтү дә җитә, музейда районның барлык мәктәпләре укучылары да булды. Ә "әфганлы" ларны алексеевск аграр колледжы белән аерым мөнәсәбәтләр бәйли. Студентлар ветераннар белән аралашу өчен музейга еш җыелалар. Моның аларның тормыш юлын сайлауга ничек нык тәэсир итүе турында әйтергә кирәкме икән?
    - Бары тик җәмәгать оешмасы гына, бернинди коммерция юк, - дип саный Николай Гордеев. - Акча булган җирдә һәртөрле бәрелешләр килеп чыга. Музейны үстерү уңышлы төстә иганәчеләр акчасына һәм грантлар исәбенә бара.
    Әгәр ветераннарның кайсына да булса берәр кайгы килсә, бергәләп акча җыялар. Монда ызгышлар да, аңлашылмаучанлыклар да юк. Барлык эшләрдә тулы үтәкүренмәлелек. Акча күп тә булмасын, ди, аның каравы барысы да гадел. Ветераннар хезмәт иткәннән соң һәлак булган яки бакыйлыкка күчкән алексеевскилыларның тол хатыннары һәм әниләре турында онытмыйлар. Совет рухи яктан да, мөмкинлегеннән чыгып, матди яктан да булыша. Шулай ук бөтен дөнья белән районның хәрби бәрелешләрдә башларын салган һәм бу якты дөнья белән хушлашкан улларына һәйкәл куюга да акча җыйдык. Район башлыгы ветераннарга акча җыюда үзләренә инициатива күрсәтергә тәкъдим итте, ә җитмәсә, өстәргә вәгъдә бирде. Нәтиҗәдә бөтен акчаның өчтән бер өлешен җыярга насыйп булды. Башлык сүзендә торды. Хәзер алексеевскилыларның интернациональ бурычларын үтәгәндә һәлак булганнарның исемнәре мәңгеләштерелгән Хәтер һәйкәленнән тыш, туганнары һәм алексеевскилылар башларын ия һәм чәчәкләр куя алган һәйкәл дә бар.
    Музей үзе ветераннар өчен бәяләп бетергесез урынга әйләнде. Биредә алар, туган өйләрендә кебек, бергәләшеп тәэсирләре һәм проблемалары белән уртаклашырга, эшләнгән эшләр турында сөйләшергә һәм туган илебезгә бөтен дөнья державасы булып калырга булышучы яңа эшләр билгеләргә җыелалар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: