Заря
  • Рус Тат
  • Алексеевск яшләре сынатмый

    Алексеевск ЗАГС бүлегендә аграр колледж студентлары өчен 14 февральдә билгеләп үтелә торган Гашыйклар көненә багышланган бәйрәм чарасы булып узды, анда Алексеевск яшьләре иң камил ир һәм хатын образларын булдырдылар.

    Беренче курслар өчен ЗАГС буенча экскурсия үткәрделәр һәм әлеге дәүләт органын булдыру тарихы турында сөйләделәр.


    Бәйрәм уңаеннан яшьләр арасында популяр ЗАГС бүлеге начальнигы Валентина Увакина кунакларга иң камил ир һәм хатын образларын тудыруны сорады. Кызлар замана ире нинди булырга тиешлеген сөйләп бирделәр. Алар фикеренчә, ир-ат бик сөйкемле, игътибарлы, кайгыртучан, тугры, кыю, тапкыр булырга, хатынын тыңлый белергә, гади, йомшак, тәрбияле, сәләтле, нәзакәтле, спортны яратучы, романтик, хуҗалык тормышын белүче, гаиләчел кеше, әти- әниләрне яратырга тиеш һәм, иң мөһиме, ярата белергә тиеш. Ә егетләр идеал хатынны ни өчендер яшькелт-зәңгәр чәчле итеп ясадылар. Алар өчен иң мөһиме, аларның хатыннары тәмәке тартмасын, аракы эчмәсен, гыйлемле, чибәр, хуҗалыкта эшли торган, кайгыртучан һәм тугры булсын.


    Монан соң, егетләр-кызлар зур валентинка ясап, анда "Гаилә тормышы нигезләре"н урнаштырдылар һәм анда гаиләдә булырга тиешле иң кыйммәтле нәрсәләрне яздылар, алар - мәхәббәт, балалар, бер-береңә хөрмәт, аңлау, тугрылык, бәхет, сәламәтлек, игелеклелек.


    Бәйрәм тәмамлангач, йомгак ясалды һәм чара башында оештыручылар һәм катнашучылар биргән "Гаиләдә нәрсә мөһим?" соравына җаваплар таптылар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: