Заря
  • Рус Тат
  • Алексеевск үзәк район хастаханәсе «Донор көне» узачак

    14 августта «Донор көне» узачак. Бу көнне, иртәнге 9 да «Алексеевск үзәк район хастаханәсе» территориясендә Республика кан салу станциясе мобиль комплексы үз эшен башлап җибәрәчәк.

    Үзәк район хастаханәсенең баш табибы урынбасары Айдар Галиев сүзләренчә: станциянең мобиль комплексы, Алексеевск үзәк район хастаханәсенең "ашыгыч ярдәм" бүлеге янында урнашачак. Акциядә теләгән һәркем катнаша ала, үзең белән паспортың гына булсын.
    Кан теләсә кемгә һәм теләсә кайчан кирәк, үзең яки якын туганнарыңның гомерен саклап калуның бердәнбер ысулы булырга мөмкин. Берникадәр каныгызны биреп, сез кемнең дә булса тормышын коткарып кала алачаксыз! Рәхмәт сезгә, мәрхәмәтле кешеләр!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: