Заря
  • Рус Тат
  • Алексеевскида хәйрия пункты эшли

    "Керамика-Маркет" белән янәшә урнашкан элеккеге "Солнышко" кибетендә әйберләр тапшыру һәм кабул итү хәйрия пункты икенче атна эшли инде. Бу идея район кешеләрендә яклау тапты. "Берәүләр әйберләрен - икешәр, кайберәүләр өчәр капчык алып киләләр" - акцияне оештыручы, Алексеевск шәһәр җирлеге депутаты Наталья Гордеева моның белән кызыксынуны шулай характерлады.

    - Бу проект идеясе гаиләдә пәйда булды, - дип сөйли Наталья. - Ничектер берзаман без кыз туганнарым белән Алексеевскида яхшы, ләкин кирәксез әйберләрне, алар мохтаҗларга күпме дә булса файда китерсеннәр өчен, тапшырырга урын юк, дигән фикергә килдек. Шуңа күрә әлеге Яңа ел хәйрия акциясен үткәрергә булдык. Баштан үз әйберләребезне алып килдек, социаль челтәрләрдә, газетада идеябез турында мәгълүмат урнаштырдык, таныш-белешләребезгә сөйләдек. Дөресен әйткәндә, аның шундый кызыксыну уятуын көтмәгән идек. Һәр көнне кешеләр иртәнге 9 дан кичке 4 кә кадәр бала киемнәре, свитерлар, чалбарлар, джинсылар, пуховиклар, кайры туннар, туннар, киез итекләр, кышкы һәм җәйге аяк киемнәре, хәтта Яңа ел уенчыклары, татлы пакетлар, савыт-саба ташыйлар. Бу акциядә Цыгановлар, Быковлар, Маташовлар, Беспаловлар, Мөхәммәдиевлар, Хәлиловлар актив катнашалар.


    - Минем өчен иң зур шатлык, - дип сүзен дәвам иттерә Наталья Гордеева, - мохтаҗ кешеләр үзләренә кирәкле әйберләрне табалар. Җылы пуховик яки чалбар эләккән балаларның шатлыклы күзләрен күрү аеруча күңелле. Әлбәттә, чыннан да күп кенә мохтаҗ кешеләрнең үзләрен, оялуларын җиңеп, безгә килергә җөрьәт итмәүләре белән дә очраштык.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: