Заря
  • Рус Тат
  • Алексеевскида Император правослау Палестин җәмгыяте җитәкчелеге белән очрашу узды

    Анда Татарстан Республикасы Хисап Палатасы рәисе Алексей Демидов катнашты.

    Эшлекле семинар Алексеевск районы мәдәният йортында булды. Анда җирле бүлекчәләрнең җитәкчеләре дә, Палестин җәмгыяте аппараты вәкилләре дә катнашты. Утырыш барышында төбәк бүлекчәсе эшчәнлеге һәм үсешенә кагылышлы оештыру мәсьәләләре каралды.

    Очрашу алдыннан җәмгыятьнең төбәк программалары бүлекчәсе мөдире Сергей Житенев яңа әгъзаларга күкрәккә тага торган билге һәм император правослау Палестин җәмгыяте таныклыкларын тапшырды. Сергей Юрьевич очрашуда катнашучыларга җәмгыять рәисе Сергей Степашин исеменнән сәлам җиткерде һәм Татарстан төбәк оешмасы Россиядә иң күп санлы һәм аның 18 бүлекчәсе булуын билгеләп үтте. Җыелучылар алдында чыгыш ясап, күренекле җәмәгать эшлеклесе, мәдәният белгече һәм тарихчы җәмгыять эшчәнлегенең төп юнәлешләрен билгеләде:

    - Беренче чиратта, бу - христианнарның изге урыннарын саклау. Аларның күбесе Якын Көнчыгышта урнашкан. Хаҗ кылуны торгызу – бу безнең бурыч. XX гасырның 80нче еллары ахырында безнең илдә кешеләр хаҗ кылу турында оныттылар. Революциягә кадәр исә, Библия вакыйгаларына кагылу өчен, бик күп Россия империясендә яшәүчеләр изге җиргә бара иделәр. Хәзер бу традиция яңадан торгызыла, әмма бу күбесенчә дини туризм гына булып кала. Сәяхәткә барырга җыенганда, кешеләр хәтта үз руханиларыннан хәер-фатиха да алмыйлар. Шуңа күрә без кешеләргә хаҗ кылу турында сөйләргә тиеш. Правослау Палестин җәмгыятенең эшчәнлеге гуманитар характер йөртә: без беренчеләрдән булып Якын Көнчыгыш христианнарына Сириядә сугыш башлануга ук булыша башладык. Беренче булып христианнарның геноциды турында белдердек.

    Җыелышта Сергей Житенев географияне киңәйтү турында да сөйләде. XIX гасырдан башлап, җәмгыятькә нигез салынгач, аның эшчәнлеге Иерусалимда Рус йортын һәм Палестинда христианнарның изге урыннарын саклауга юнәлтелгән булган, хәзер исә оешманың вәкиллекләре правослау христианнары яшәгән бөтен җирдә дә бар.

    Татарстанга килгәндә исә, ул республикабызның уңай тәҗрибәсен билгеләп үтте, бездә төрле милләт һәм дин вәкилләре дус һәм тату яши.

    Очрашу азагында Сергей Юрьевич Татарстан Республикасы Хисап Палатасы рәисе Алексей Демидовка җәмгыятьнең иң югары бүләкләренең берсе - правослау Палестин җәмгыятенең мәртәбәле «Бөек княгиня Елисавета Феодоровна ордены» истәлек билгесен тапшырды. Мәскәү кунагы билгенең Татарстанда правослау традицияләрен саклауга керткән зур өлешен билгеләп үтте.

    Үз чиратында Алексей Иванович император правослау Палестин җәмгыятенең Татарстан бүлеге рәисе Дмитрий Хафизовны туган көне белән котлады, ул нәкъ менә җыелыш көнендә 55 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Алексей Иванович сүзләренә караганда, Дмитрий Хафизов Изге Мәрьям Ана иконасын Казанга кайтаруда ярдәм иткән һәм хәзер Татарстан Республикасында правослау динен торгызу буенча зур тырышлык куя.

    Эшлекле семинар кысаларында Алексеевск округы благочинные, протоиерей Павел Чурашов Алексеевск җиренең правослау тарихы турында сөйләде. Һәм очрашуда катнашучыларга «Алексеевск чаң тавышлары» кыңгырау чыңы фестивален тәкъдир итте. Мәскәүдән килгән тагын бер кунак, Даниил Бурдыга, фестиваль дәрәҗәсен югары бәяләде һәм Император правослау Палестин җәмгыяте киләсе фестивальдә тәкъдим ителәчәген әйтте.

    Семинар ахырында Павел атакай кунаклар өчен Воскресенск чиркәве һәм Герман Казанский исемендәге часовня буенча экскурсия үткәрде.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: