Заря
  • Рус Тат
  • Алексеевскида һәм Балык Бистәсендә Ахтыр Мәрьям Ана иконасы пәйда булу белән бәйләнгән истәлекле чара булачак

    14 һәм 15 июльдә Алексеевскида һәм Балык Бистәсендә Ахтыр Мәрьям Ана иконасы пәйда булу белән бәйләнгән истәлекле чара булачак.

    14 июльдә көндезге 2 дә икона Воскресенск чиркәвеннән икона Анатыш авылы чиркәвенә алып чыгылачак, аннан соң Балык Бистәсендәге Казан Мәрьям Ана иконасы чиркәвенә хач йөреше булачак.

    15 июльдә иртәнге 8 дә Воскресенск чиркәвендә гыйбадәт башлана. Сәгать 10 да бистә урамнары буйлап Ахтыр коесындагы Кама ярына хач йөреше булачак. Сәгать 11 нче яртыда иконаны каршы алачаклар, ул су юлы белән безгә Балык Бистәсеннән алып чыгылачак.

    Аннары хач йөреше иконаны эзләп табу урынына, бүген кое һәм часовня урнашкан урынга юл алачак. Монда бик күп гыйбадәт кылучылар янында гадәттә чиркәү җырларын җырлап, Ахтыр Мәрьям Ана иконасы янында изге су белән коенып, гыйбадәт кылыначак. Сәгать 12 дә бистә урамнары буйлап хач йөреше узачак. Сәгать 1 дә Чиркәү мәйданында Мәскәү фольклор җырчысы Анна Сизова концерты булачак.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: