Заря
  • Рус Тат
  • Алексеевскида спорт туризмы буенча залда беренче ярышлар узды

    Район өчен яңа эшчәнлек – “залинг” юнәлешендә үз осталыкларын күрсәтү өчен районның 9 мәктәбеннән 50 дән артык катнашучы бистәнең беренче мәктәбенә җыелды.

    Егетләр һәм кызлар 6 этапны үттеләр.

    1. Асылмалы кичү - 16 метр озынлыкта, анда күтәрелеш почмагына 30 градус, ә биеклеге 8 метр тәшкил итә.

    2. 90 градустан вертикаль култыкса буенча төшерү, аларның озынлыгы шулай ук 8 метр тәшкил итә.

    3. Скалодром белән зацеплар буенча катнашучылар 6 метр биеклеккә күтәрелделәр.

    4. Вертикаль перила буенча төшү.

    5. Параллель кичү-18 метрны үттеләр.

    6. Вертикаль маятник.

    Мәгариф бүлеге җитәкчесе Дамир Гыйләҗев, балаларга шөгыльләнү вакытында куркынычсызлык техникасын үтәүләрен һәм республика дәрәҗәсендә лаеклы чыгыш ясауларын теләде. Шулай ук район мәгариф бүлеге башлыгы бу спорт төрендә беренче юл салучы – Биләр мәктәбе укучылары булуын да билгеләп үтте, алар инде берничә ел республикада районыбыз данын яклыйлар.

    Шуңа да кызлар арасында мактау пьедесталын бу мәктәп укучылары: Анастасия Мальцева, Нина Антонова һәм Сабина Нуретдинова гаҗәп түгел.

    Ярышларда җиңүче Анастасия Мальцева баштарак спортның бу төре белән шөгыльләнергә куркыбрак торуын белдерде:

    – Бу безнең район өчен яңа спорт төре. Яшьтәшләрем берсе дә аның белән шөгыльләнми һәм мин анда үз көчемне сынап карарга булдым. Берсүзсез, башта бик куркыныч иде: берәр нәрсә барып чыкмаса, шунда эленеп каласың. Күнекмәләрдән соң акрынлап бу курку бетә башлады һәм ышаныч барлыкка килде, ләкин ул әле бөтенләй бетеп бетмәде. Минем өчен бу

    ярышлар залинг белән шөгыльләнүне дәвам итәргә бер этәргеч булды. Өстәвенә, минем республика дәрәҗәсендә дә уңышым бар инде: Яр Чаллыда мин авыл районнары арасында беренче урынны алдым.

    Егетләр арасында да Биләрдән килгән спортчы Юрий Логинов җиңүче булды, аның шул көнне туган көне дә иде әле.

    Бистәнең беренче мәктәбе укучылары Геннадий Савиных һәм Константин Лифанов икенче һәм өченче урыннарны алдылар, алар бу спорт төре белән әле күптән түгел шөгыльләнәләр.

    Туризм һәм экскурсияләр станциясе җитәкчесе Владислав Рыдаев ярышларны уздыруда күрсәткән ярдәмнәре өчен эшмәкәрләргә һәм район җитәкчелегенә рәхмәт белдерде:

    - Балалар исеменнән спорт туризмы өчен кирәк - яраклар алуда ярдәм иткәне өчен район башлыгы Сергей Демидовка рәхмәт. Шулай ук Андрей Егоровка, Айдар Гыймадиевка һәм Рәсим Эртугановка әлеге юнәлештәге ярышларны уздыруда спонсорлык ярдәме күрсәткәннәре өчен дә зур рәхмәтлебез. Спорт залын биргән өчен мәктәп директоры Белова Елена Петровнага аерым рәхмәт. Һәркем үзеннән өлеш кертте һәм шуның нәтиҗәсендә безнең район өчен яңа булган ярышлар үткәрә алдык.

    Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, ачылу тантанасында катнашучылар алдында директор Елена Белова җитәкчелегендәге «Солнышко» мәктәп хоры чыгыш ясады.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: