Заря
  • Рус Тат
  • Алексеевскида яңа су торбасы салыначак

    Район үзәгендә "Татарстан Республикасы торак пунктларын су белән тәэмин итүне яхшырту" республика программасы кысаларында, атап әйткәндә, Мамонов, Яшьләр, Кояшлы урамнарында яңа торба салу башланачак.

    Әлеге Программа буенча эшләрне "Татстроймонтаж" оешмасы бригадасы башкарачак, ул бүгенге көндә Юеш Көрнәле авылында скважина бораулады, суэтем башнясын куйды һәм 1,6 километр суүткәргеч челтәрләр салды инде.

    Өстә атап үтелгән урамнарда яшәүчеләргә әлеге вакыйгаларга әзер булып торырга, торбаларны тоташтыру белән бәйләнгән барлык мәсьәләләрне водоканал белән бергә хәл итәргә кирәк булачак.

    Фотосы: c24news.ru

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: