Заря

Алексеевск районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Алексеевскида яшәүче Сафина Гөлнур Таһировна гомер бәйрәмен билгеләп үтте

Бистәбезнең матур урамнарының берсендә гөлләргә күмелгән бер өй бар.

Бистәбезнең иң гөлле өедер ул. Анда гөлләрдән нур алган Гөлнур ханым яши.
Өе дә, үзе дә, эше дә нурлы аның. Кайдан килгән икән бу ханыма шулкадәр көч, дәрт, осталык, өлгерү, сәләт диеп хәйраннар каласың. “Эдем” оешмасы дигән сүзләрне ишетүгә күз алдына әлеге ачык йөзле, киң күңелле, үз эшенең остасы булган  җитәкче килеп баса. Анда пешерелгән, ысланган, тозланган, әзерләнгән ашамлыклардан һәркем телен йотадыр. Бер генә мисал. Бөтендөнья татар конгрессы үткәргән съезд делегаты буларак, өч көн буена 1500 делегат Казанның төрле ашханәләрендә тукландык. Болгарда бу делегацияне үзенең уңган, булган, җитез егет-кызлары белән Гөлнур Таһировна үзе шәхсән каршы алды. Барлык ашханәләргә үрнәк һәм өлге булырлык хезмәт күрсәтелде, халыкны аш-су белән тәэмин итү иң югары дәрәҗәдә булды. Пешекчеләр матур итеп киенгән, 
елмайган, эш оста итеп, тиз итеп оештырылган. Бик тәмле итеп әзерләнгән. Шундый ук күренеш июнь аенда булып үткән Болгар җыены вакытында да булды. Бөтендөнья татар конгрессының хәтта чит илләрдән килгән кунакларына әзерләнгән өстәлләр артына утырган кунаклар да мәҗлескә карата уңай фикерләрен, соклануларын яшермәделәр.Районыбызның Татар конгрессы, “Ак калфак” оешмасы оештырган чараларның да матди ягын үз өстенә алып, сөенеп ярдәм итә Гөлнур ханым.

Гөлнур Таһировна күпләргә үрнәк. Районыбыз хатын-кызларының йөзек кашы. Шушы көннәрдә Гөлнур апабыз үзенең гомер бәйрәмен билгеләп үтә. Без аңа сәламәтлек, бетмәс-төкәнмәс энергия, бәхетле озын гомер, халыкка файдалы һәм кирәкле хезмәтендә зур уңышлар телибез. Рәхмәт Сезгә!
 

Гөлләрнең ал нурыдыр Сез,
Кояш кебек яктыдыр Сез.
Безнең өчен бик хөрмәтле,
Бик тә затлы ханымдыр Сез!
Гомер бәйрәмегез белән
Чын күңелдән котлыйбыз.
Бәхет сөенечтә генә
Яшәгез дип телибез.
Күгебез гел аяз булсын!
Бер хәсрәт тә булмасын!
Яшәү өчен Ходай сезгә
Изге нурын юлласын!

Алсу Нәҗметдинова, Бөтендөнья татар конгрессы,  “Ак калфак” оешмасының Алексеевскидагы җирле җитәкчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев