Заря
  • Рус Тат
  • Алексеевскилылар һәм район кунаклары өчен бәйрәм чаралары булачак

    15 сентябрьдә Парклар һәм скверлар көнендә алексеевскилылар һәм район кунаклары өчен бәйрәм чаралары булачак.

    Чара Үзәк китапханәне ачудан башланып китәчәк. Ул сәгать 10 да. Ә бәйрәмнең кунаклары өчен " Барысы да туган яктан башлана" исемле балалар чарасы оештырылачак, шулай ук язучы-якташларыбыз белән очрашу да планлаштырыла. Шулай ук китап күргәзмәсе дә эшләячәк.
    Аннары "Юл төзүчеләр" паркында кунаклар өчен сәгать 4 тә асфальтка рәсем ясау конкурсы башланачак. Шунда ук сәгать 4 тән 5 кә кадәр баскетбол, волейбол, мини футбол мәйданчыкларында спорт ярышлары булачак.
    Үзеңнең спортка әзерлегеңне шулай ук көч таләп итә торган комплекс мәйданчыгында ачарга мөмкин. Шулай ук теләге булганнар ГТО нормаларын тапшыра алачак.
    Сәгать бишенче яртыда конкурслар, уеннар һәм ретро биюләр белән үзешчән сәнгать осталары концерты башланачак.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: