Заря
  • Рус Тат
  • Алексеевскилылар сезгә рәхмәтле

    Бүген Татарстан Республикасы Хисап палатасы Рәисе Алексей Иванович Демидов үзенең чираттагы юбилеен билгеләп үтә. Бу көнне төрле яшьтәге алексеевскилылар, алар гына да түгел, уйлары белән иң яхшы теләкләр белән юбилярга мөрәҗәгать итәләр. Моның өчен сәбәпләр күп.

    Районыбызда Алексей Ивановичка һәрчак рәхмәт хисләре белән караячаклар. Бу шәхес - районның казанышы. Алексей Иванович районга һәм аның кешеләренә хезмәт итүгә биргән чирек гасыр эчендә Алексеевск җире чәчәк атып кына калмады, ә Кама аръягында иң яхшыларның берсенә әйләнде. Актив төзелеш, социаль объектларның бер-бер артлы файдалануга тапшырылып торуы, икътисадый күрсәткечләрнең үсеше һәм күп кенә башкалар Алексей Демидов җитәкләгән гаять зур һәм ипле эш нәтиҗәсе ул.
    - Алексей Иванович район башлыгы булып эшләгәндә спортны үстерүгә зур игътибар бирде. Балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры Рөстәм Кәбиров сөйләгәнчә, чемпионнар буынын тәрбияләгән спорт мәктәбе нәкъ менә аның вакытында булдырылды:
    Алексей Иванович аркасында гасыр башында мәктәпкә нигез салынды, һәм хәзер без спортта югары үрләр яуладык. 2000 елда районда спорт мәктәбе төзелде. Шуннан соң Алексей Ивановичның тырышлыгы һәм игътибары аркасында аның матди базасы да үсә башлады, 2001 елда безгә 1 нче Спорт комплексын тапшырдылар, шул ук елны чаңгы базасы да пәйда булды. Андый база Татарстанның күп кенә районнарында әле һаман да юк. 2003 елда безнең карамакка Сельхозтехника клубы тапшырылды, анда боксчылар шөгыльләнә башлады. Ел азагында Президент Минтимер Шәймиев катнашында бассейн ачылды. Шул вакытта Түбән Тигәнәледә дә спорт бинасы пәйда булды. Анда нигездә көрәшчеләр һәм волейболчылар күнегүләр ясадылар. Шулай ук Алексей Ивановичның турыдан-туры катнашында Биләрдә спорт комплексы, ә бистәнең беренче мәктәбендә балконлы һәм унике щитлы заманча баскетбол залы төзелде. Бездә ул чакта Алексеевск һәм Биләрдә волейбол белән шөгыльләнү өчен заманча мәйданчыклар барлыкка килгәнлектән, волейболчыларыбыз өченче ел инде рәттән Татарстанның авыл районнары арасында иң яхшылар дип танылалар.


    Балалар гына түгел, ә бәлки өлкәннәр - балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбен тәмамлаучылар да әйбәт нәтиҗәләргә ирешәләр, алар хәзер үсеп җитеп, республика турнирларында җиңәләр. Беренче мәктәптә зал иркен булу нәтиҗәсендә баскетбол зур үсеш алды. Алексеевск баскетбол мәктәбе тәрбияләнүчесе алтынчы ел рәттән авыл командалары арасында Татарстан чемпионы булу да күп нәрсә турында сөйли.


    Тулаем алганда, салынган нигездә 1250 бала спорт белән шөгыльләнә, үз осталыгын камилләштерә һәм районны данга күмә. Хәзер бездә 12 спорт остасы һәм бер атказанган спорт остасы бар.


    Бадминтонны үстерү берничә ел Алексей Ивановичның аерым игътибарында тора. Ул - Татарстанда спортның бу төренең Күзәтү советы рәисе. Безнең районда да һәр мәктәптә спортның шушы төре буенча дәресләр үткәрелә. Аның белән 232 бала мавыга. Ә инде Г.С.Боровиков исемендәге 3 нче мәктәп базасында урнашкан бадминтонны үстерү үзәге бадминтончыларны тарту урыны булып тора. Узган елның көзендә федерациянең Күзәтү советы рәисе ярдәмендә залда ремонт үткәрелде. Хәзер үзәктә балаларга да, өлкәннәргә дә шөгыльләнергә уңайлы. Күптән түгел Татарстан Республикасы бадминтон федерациясе район тренерларына 250 ракетка һәм воланнары белән 180 туб тапшырды.


    Бадминтон буенча Россия яшьләр җыелма командасы уенчысы, Россия беренчелеге призеры Тимур Вәлиуллин, Демидов кураторлык итә торган Татарстан бадминтон федерациясе илдә иң яхшыларның берсе, дип билгеләп үтте:
    - Элек мин Алексей Иванович турында аның безнең Алексеевск районында күп еллар хакимият башлыгы булып эшләвен әтием һәм бабам сөйләгәннәрдән генә белә идем. Аның җитәкчелегендә район авыл хуҗалыгында һәм сәнәгатьтә әйбәт нәтиҗәләргә иреште, артта калучыдан алдынгыларның берсенә әйләнде. Шушы уникаль кеше белән бадминтон аркасында минем үземә дә танышырга туры килде. Чөнки Алексей Иванович бадминтонны үстерү буенча Күзәтү советын җитәкли, ул беренче эше итеп безнең районга Казаннан тренерлар алып кайтты, алар безне уен кагыйдәләре белән таныштырдылар. Бу уен безгә бик ошады. Федерация Алексей Ивановичның җитди игътибарында спорт кирәк-яраклары, ярышларга барулар белән булышты. Нәтиҗәләр озак көттермәде. Егетләребез Татарстан һәм хәтта Россия җыелма командаларына керә башладылар. Мин үзем аның белән Европа беренчелеге алдыннан очраштым һәм аның һәркем белән уртак тел таба алуына инандым. Шундый дәрәҗәдәге кешенең балалар белән үз тиңедәй аралашуына гаҗәпләндем. Ул үз киңәшләрен бирде, үз- үземә ышаныч тудырды һәм икебез дә Алексеевск кешесе булуыбыз белән горурландым. Аның канаты астында Татарстан Республикасы бадминтон федерациясе яңа төс алды, Россиядә иң яхшыларның берсенә әйләнде. Республика уенчылары Россия генә түгел, ә Халыкара ярышларга да бара башладылар. Демидов хәзер дә районыбызга бөтен чаралар белән булыша, бистәнең өченче мәктәбендә бадминтонны үстерү үзәгенә ярдәм итеп тора. Залны ремонтлаганнан соң ул тагын да матураеп һәм җайлырак булып китте. Ярышларда, башка төбәк балалары белән аралашып, Федерациябез һәм шәхсән Алексей Иванович Демидов өчен горурлык хисе кичерәм. Туган көне алдыннан аны чын күңелдән юбилее белән котлыйм, аңа нык сәламәтлек, озын гомер һәм бәхет, җиңел булмаган эшендә тагын да зуррак уңышларга ирешүен телим.


    Алексей Иванович авыр хәлдә яшәүче балаларны да читтә калдырмый. Мисалга, районның иң өметле спортчысы Родникидан Анжелика Плотникованы моннан берничә ел элек республика тренерлары күреп алган иде. Аны Казан олимпия резервы училищесына чакырдылар. Ул Татарстан җыелма командасына керде, югары дәрәҗәдәге ярышларда призлы урыннар алды, ләкин, ни кызганыч, җәрәхәт алуы аның спорт казанышларын туктатты.


    - Ул изге, олы йөрәкле һәм искиткеч мәрхәмәтле кеше, - ди Алексей Иванович турында Анжелика,- үз якташларына, үз районына һәрчак булышырга тырыша, бадминтончыларга ярдәм итеп тора. Мин һәм бөтен гаиләм аягым җәрәхәтен дәвалауда ярдәм иткәне өчен аңа зур рәхмәт әйтәбез. Алексей Иванович спорт травматологы табарга булышты. Шуның аркасында аягым төзәлүгә бара.


    Республикада һәм районда спортны үстерүдән тыш, Алексей Демидов күп еллар "Кайгырту" приютында тәрбияләнүчеләргә хәйрия ярдәме дә күрсәтә. Аның җитәкчесе Ирина БАЙКОВА һәм коллективы юбилярга рәхмәт сүзләре белән мөрәҗәгать итәләр:
    - Алексей Иванович Демидов - гаҗәеп кеше. Байтак еллар инде аның оешмасы һәм ул үзе приютыбызның хәйриячесе булып эшли. Бу вакыт эчендә күп кенә бәйрәмнәр һәм күңел ачу чаралары үткәрелә. Балаларыбыз республика мәдәни чараларына баралар, бүләкләр һәм котлаулар алалар. Мохтаҗларга ярдәм итү аның тормышында иң мөһим нәрсәгә әйләнде.


    Аның өчен хәйриячелек - яшәү рәвеше. Андый кеше тирә-ягындагы кешеләр яхшы яшәсәләр генә үзен канәгать хис итә.
    Тумыштан килгән шәфкатьлелеге һәм тәрбиясе бу дөньяны яктырак һәм мәрхәмәтлерәк итә. Алексей Иванович иганәчелек белән риясыз, йөрәге кушканга, күз буяу өчен генә түгел, ә чын йөрәктән шөгыльләнә. Ул битараф кеше түгел, нәкъ менә шундый кешеләр проблемаларны беренчеләрдән булып күреп алалар һәм, аларга башкаларның, бөтен җәмгыятьнең игътибарын җәлеп итеп, аларны хәл итә башлыйлар. Ул, игелекле эшләр өчен чикләүләр юк, дип саный. Без, "Кайгырту" приюты хезмәткәрләре һәм анда тәрбияләнүчеләр, Алексей Ивановичка ярдәме өчен иксез-чиксез рәхмәтебезне белдерәбез.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: