Заря
  • Рус Тат
  • Алексеевский районыбызда “Агач утырту көне” узды

    Районыбызда "Агач утырту көне" табигатьне саклау акциясе узды. 3000 нән артык үсенте утыртылды.

    Узган шимбәдә гомумбистә шимбә өмәсендә районыбызның эчке эшләр бүлеге коллективы, Биләр урман хуҗалыгы хезмәткәрләре, бердәмроссиялеләр, ФОРПОСТ активистлары һәм шәһәр җирлеге башкарма комитеты коллективы актив катнашты.
    Сүз уңаеннан әйткәндә, районыбыз предприятиеләре һәм оешмалары җитәкчеләренә элегрәк утыртылган агачларны тикшереп чыгарга һәм яңаларын утыртырга күрсәтмә бирелде.
    Барлык бюджет учреждениеләре, шул исәптән балалар бакчалары, мәктәпләр утырту материалы белән тәэмин ителде. Район үзәгенең Казаков урамында һәм Оренбург юлының Южная урамы буйлап яшь нарат һәм миләш агачлары матур булып тезелеп киткән.
    "Юл төзүчеләр" паркы да төзекләндерелде, анда 1500 дән артык яшь агач утыртылды. Алексеевскилыларның яраткан паркында барлыгы биш меңнән артык яшь үсенте пәйда булды.
    Туган районыбыз елдан-ел чәчәк атсын һәм ямь-яшел агачларга күмелеп утырсын иде.
    Автор фотосы

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: