Заря
  • Рус Тат
  • 15 ел эчендә Алексеевскводоканалының ничек эшләве турында белдек

    Урамда чын җәй җитте, шуның белән бергә су куллану да артты. Без "Алексеевскводоканал" директоры Анатолий РУБЦОВтан агымдагы эшләр һәм әлеге оешма яши башлаганнан бирле үткән 15 ел эчендә ниләр эшләнүе турында белдек.

    -Анатолий Александрович, быел оешма үзенең юбилеен билгеләп үтәчәк. Бу еллар эчендә башкарылган эшкә йомгак ясагыз әле.
    - Оешма халыкны су белән тәэмин итү өчен булдырылды. Аның вазыйфаларына челтәрләргә, суэтем башняларына һәм скважиналарга хезмәт күрсәтү керә.
    Бу вакыт эчендә яңа микрорайоннарга күпме километр суүткәргеч челтәрләр салынды, йөзләрчә метр сафтан чыккан су торбалары алмаштырылды, хезмәткәрләребез дистәләгән скважиналар бораулады һәм суэтем башнялары куелды. Челтәргә йөзләрчә абунә тоташтырылды.
    - Һичшиксез, проблемаларыгыз да бардыр?
    - Әйе, әлбәттә, кыенлыклар да бар: иске җиһазлар һәм техника черегән суэтем башняларыннан суның агып торуын вакытында туктатырга мөмкинлек бирми. Бүгенге көндә эчә торган су азайганнан-азая бара.
    Россиянең Европа өлешендә сыйфатлы су белән зур проблема килеп туды, скважиналар саега бара, күп күләмдә химия су асты чыганакларына үтеп керә.
    - Традицион һәм нигезле сорау килеп туа: нишләргә?
    - Моның белән көрәшү өчен зур акчалар һәм су өчен тотрыклы җыемнар кирәк. Даими төстә әйләнеп уза торган линияләр һәм тотрыксыз эшләүче исәпләгечләр ачыклана. Мондый бозуларның сәбәбе - абунәчеләрнең экономияләргә тырышуы.
    Кешеләр магнитлар куялар, исәпләгечләр эшенә башка ысуллар белән тыкшыналар. "Водоканал" шундый закон бозучылар белән көрәш алып бара: явыз ниятле түләмәүчеләрне шәхси секторда да, күп фатирлы өйләрдә дә челтәрдән өзәбез.
    Линия участокларында судан исәпләгечне әйләнеп узып файдалануны ачыклаган очракта зур суммада яңадан исәплибез. Магнитка каршы пломбаларга тәэсир иткән, ватылган су исәпләгечләр өчен дә яңадан исәпләүләр кертелә. Аларның хуҗалары суның никадәр агуына карап түгел, ә ничек теләсәң, шуның кадәр түләргә кирәк, дип уйлыйлар.
    Бер кешегә су 2 куб. метрдан артмаган абунәчеләрне дә аерым контрольгә алабыз. Бу - бик түбән күрсәткеч, һәм, кагыйдә буларак, нәкъ менә шундый "сакчыл" файдаланучыларда төрле бозуларны ачыклыйбыз.
    - Зур штрафлар белән генә хәлне үзгәртеп булачак, дип уйлыйсызмы?
    Әйе, каты, ләкин нигезле чаралар күрелә. Агып торучы суларны вакытында туктатмый һәм җиһазларны яңартмый торып, су белән тотрыклы һәм сыйфатлы тәэмин итеп булмаячак. Моның өчен акча кирәк, аны без еллар буе әйләнеп уза торган линияләр һәм ватылган исәпкә алу приборлары аркасында еллар буе алып җиткерә алмадык.
    Су белән тәэмин итү - бу җәмәгатьчелек эше һәм проблемасы. Газета аша без районның һәр кешесенә мөрәҗәгать итеп, булган ресурсларны экономияләүләрен сорыйбыз. Исәпләгеч буенча 100 яки 500 сумны намус белән түләү һәр кешедән тора, бу оешмабызга челтәрләрне вакытында ремонтларга һәм яңартырга мөмкинлек бирәчәк.
    Яисә әйләнеп уза торган линияләрдән файдалануны дәвам иттереп, газоннарына су сиптерү һәм бассейннарын тутыру, шуның белән үзенең балаларына күгәрек һәм тозлар, нәтиҗәдә күп төрле авырулар белән тулган су калдыру яхшыракмы?! Уйлагыз әле, киләчәк бүген салына

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: