Заря
  • Рус Тат
  • Алсу ибраһимова: “Гаилә никадәр зуррак ул шулкадәр баерак”

    Район Советының соңгы сессиясендә авылда эшмәкәрлек мәсьәләсе турында фикер алыштылар. Алсу Ибраһимованың чыгышы укучыларыбызга да, авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнергә теләүчеләр өчен дә кызыклы булыр, дип уйлыйбыз. Ирле-хатынлы Ибраһимовлардан өйрәнер нәрсәләр бар. Аларның хезмәте һәм тормыш рәвеше хөрмәткә лаек.

    Алсу Ибраһимова:

    - Без 2006 елда Кыр Шунталысы авылында яши башладык. Ирем Марс белән Әтнә авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлагач, "Алга таба кайда яшәргә һәм эшләргә?"- дигән сорау бездә тумады да, ирем: "Әйдә, авылга кайтабыз", - диде. Шулай итеп, без кечкенә генә, искерәк, тик бик уңайлы йорт сатып алдык, аның, әлбәттә, каралты-куралары иске иде, аның каравы җире бик күп. Җире күп, ә бу авыл кешесе өчен иң мөһиме булып тора да инде.

    Без иң беренче булып йорт куяннары үстерә башладык, шуннан әкрен генә мөгезле эре терлек үрчетүгә керештек. Ә җәй җиткәч, төрле кош-корт сатып алдык. Ирем Кече Кызылъяр авылында төнге каравылчы булып эшкә урнашты, ә соңрак "Лебяжье" мегафермасында каравылчылар бригадиры булып эшли башлады. Мин шул оешмада икътисадчы булып эшләдем.

    Өченче балабыз тугач, яңа өй салырга уйладык. Банктан кредит алдык. Тик бу акчага иң беренче итеп зур сарай төзергә карар кылдык. Чөнки бер кешенең хезмәт хакына гына гаиләне туендырып булмый, өстәмә керем кирәкне аңлый идек. Шуннан ике сыер да сатып алдык.

    Шулай эшли-эшли яңа өйне дә төзедек. Әгәр республиканың яшьләр өчен "АПК" төзелеш программасына эләкмәгән булсак, без ул өйне тиз генә төзеп бетерә алмаган булыр идек. Бәхеткә, без шул программа белән өйне төзеп бетереп, 2013 елда яңа йортыбызга күчтек.

    Өй белән эшләр беткәч, күбрәк көчебезне үзебезнең хуҗалыкка бирдек. Тагын ике сыер сатып алдык. Сарыклар, кәҗәләр үрчетеп җибәрдек. 2015 елда республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы программасы, район авыл хуҗалыгы идарәсе һәм авыл җирлеге башлыгы ярдәмендә 8 сыерга мини-ферма төзедек.

    Аннары трактор, чапкыч, КУН, тракторга тагылма сатып алдык. Ике җир паен рәсмиләштердек, аны эшкәртеп чәчтек.

    Бүгенге көндә безнең 10 сыерыбыз, 11 сарыгыбыз, 9 кәҗәбез бар. Безнең хуҗалыкның яраткан малы - чиста токымлы узышчы атыбыз Дайл Тендер, ул инде ике ел рәттән Казан ипподромында узышларда катнаша.

    Моннан тыш, үзебезнең район һәм Чистай районнары Сабантуйларында 2016 елда призлы урыннарны алды. Билгеле инде, бу гаилә бюджетына зур файда. Аны ярышларга ирем әзерли. Ирем шулай ук барлык ветеринария чараларын үзе үткәрә, ясалма орлыкландыру белән дә үзе шөгыльләнә. Җирле халыкка да ярдәм итә.

    Ел саен инкубаторда йомырка сала торган тавыклар чыгарабыз, аны үзебез өчен дә, халыкка да сатабыз. Тавыкларны ел саен алмаштырып тору сәбәпле, ел әйләнәсе йомыркабыз да үзебезнеке, аны да сатабыз. Үзебез өчен генә бал кортлары да тотабыз.

    Әлбәттә инде, төп игътибарны сыерлар асрауга бирәбез. Татар халык мәкалендәгечә: "Сыерның сөте телендә". Тик сыердан керем алыр өчен, башта сыерын сатып алырга кирәк бит әле. Җирле токымлы бер баш сыерның бәясе 60-70 мең сум. Әле бит малларга азык та кирәк, 1 килограмм ашлыкның бәясе 8-9 сум тора.

    Печән дә күп әзерләргә кирәк, печән әзерләү өчен техникасы, ә техника өчен ягулык-майлау материаллары, запас частьлар һәм башкасы, башкасы кирәк, әле үзеңнең хезмәтеңне исәпләмәгәндә. Шунысы кызганыч, шулкадәр күп көч сораган сөтнең 1 литрына 19 сум гына түлиләр. Кышын сөтнең бәясе 25 сум, тик бу вакытта сөт аз була шул. Шуңа да без сөт сатуның башка юлларын эзли башладык.

    Бүген без сөтебезнең күп өлешен халыкка сатабыз, каймак, эремчек, брынза, корт ясыйбыз. Бу вакытта сөтнең литры 37 сум чыга. Әгәр дәүләт шул бәядән алса, билгеле, азапланып тормас идек, турыдан-туры дәүләткә тапшырыр идек.

    Без хөкүмәтебезгә бик рәхмәтлебез, ел саен сыер һәм кәҗәләр асрарга субсидия бирә, шуларга без күп итеп азык сатып алабыз, алга таба да субсидияләр бирүне дәвам иттерерләр, дип уйлыйбыз.

    Без үзебез дә Авыл хуҗалыгы министрлыгы тәкъдим итә торган барлык субсидияле программалардан файдаланырга тырышабыз. Мәсәлән, сыер саву аппараты сатып алдык, шуның бер өлешен кире кайтардылар.

    Узган ел кош-кортлар сатып алган өчен дә субсидия кайтты, шулай ук ветеринария чараларына да чыгымнарыбызны капладылар. Бүгенге көндә шәхси ярдәмче хуҗалыкны үстерү мәсьәләсе бик актуаль, без моңа бик сөенәбез.

    Безнең авыл халкы бик тырыш. Тик авыл халкы өчен барлык шартлар булуга карамастан, яшьләр шәһәргә китә, алар ни өчендер авыл тормышын түбән дәрәҗәле, дип саныйлар, янәсе, пычрак, авыр хезмәт. Тик бу алай түгел!

    Хәзер авылда да шәһәрнеке кебек шартлар, краннан кайнар һәм җылы су ага, ваннасы-бәдрәфе өйдә, өйләр җылы. Җирдә бит күбрәк акча эшләп була, әле өстәвенә чиста һава да сулыйсың, чиста ризык белән тукланасың.

    Кеше, күп бала - ул хәерчелек билгесе, дип уйлый. Бүген безнең дүрт балабыз, ул бәлки шәһәрдә бала күбрәк туган саен тормыш сыйфаты начарланадыр, фатирда кысанрак була һәм керем дә күбрәккә җан башына бүленә, ә җире булган гаиләдә гаилә зур булган саен ул баерак исәпләнә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: