Заря
  • Рус Тат
  • «Алтын каләм» - 2016 бәйгесенә

    Җәлилчеләрнең берсе эзеннән (якташыбыз Абдулла Батталның 100 еллыгына багышлана) «Алтын каләм» - 2016 бәйгесенә 3нче Алексеевск гомумбелем бирү мәктәбенең 10нчы сыйныф укучысы, яшь журналист түгәрәгенең (җитәкчесе Роза Кутуева) иң актив әгъзасы Динара Фәйзуллаеваның конкурс эшен укучыларыбыз игътибарына да тәкъдим итәбез. Динара, сиңа уңышлар телибез!

    - Якташым-горурлыгым Габдулла Тукай, Муса Җәлилнең юбилей еллары. Әлбәттә, бу шагыйрьләребезнең тормыш юлын һәм иҗатын өйрәнү бик зур игътибарга лаек. Һәм бу тиешле дәрәҗәдә эшләнә дә.

    Мин үземнең язмамда Алексеевск районы горурлыгы булган, Муса Җәлилнең көрәштәше -якташым Абдулла Батталга, аның намуслы исемен аклауга бәйле эзләнүләрем турында киң җәмәгатьчелеккә сөйләргә телим. 2016 елның 1 маенда Абдулла Батталның тууына 100 ел тулды. Һәм минем бу язмам да аның якты истәлегенә багышлана.

    Җәлил эзләре буенча фәнни-эзләнү эшләренә безне, укучыларны да тартуга мин "афәрин" дип әйтер идем. Төрле буын вәкилләрен патриотик рухта тәрбияләү - 21 нче гасырда да көнүзәк мәсьәләләрнең берсе булып калырга тиештер, дип уйлыйм мин. Без, бүгенге яшь буын, әлбәттә, халкыбызның тарихи үткәне, шәхесләре турында белеп кенә калмыйча, тарихта ачылып бетмәгән, зур сорау билгесе куелган ак таплар тирәсендә эзләнүләр алып барып, мәгълүматлар тупларга һәм чын хакыйкатьне киң җәмәгатьчелеккә дә җиткерүдә үз өлешебезне кертергә тиешбез.

    Минем өчен Муса Җәлил - тормыш юлын һәм иҗатын татар әдәбияты дәресләрендә иң яратып өйрәнгән шагыйрьләрнең берсе булды. Данлыклы татар шагыйре тарафыннан 1943 нче елның 12 нче декабрендә язылган "Серле йомгак" шигырен кабат-кабат укыйм.

    Әкияттәге серле

    йомгак булып

    Җырым калды сүтелеп

    юлымда.

    Сез табарсыз килеп

    шушы эздән

    Мине соңгы йөрәк

    җырымда.

    Шагыйрьнең "тормыш юлыннан тәгәрәп барган әкияттәгедәй серле йомгагы" мине, яшь укучысын, шактый еллар үзе артыннан "ияртеп барды". Юлындагы эзләрендә сүтелеп калган җырларын барлый-барлый атлап, мин Җәлилнең соңгы "йөрәк җыры" яңгыраган урынына "якынлаштым". Бу урын - Германия, Берлин шәһәре, Плецензее төрмәсе. Белгәнемчә, биредә Муса Җәлил ялгызы гына булмаган. Фашист гильотинасы аша үлемсезлеккә атлаган 11 батырның берсе булган ул.

    Фашистларга каршы тиңе булмаган көрәш алып барган җәлилче - кормашчыларның берсе - якташыбыз Абдулла Баттал булган.

    Минем туган җирем - Алексеевск бистәсе. Алексеевскидан 25 чакрым ераклыкта Абдулла Батталның туган авылы Олы Тигәнәле урнашкан.

    Бик күп язучылар һәм шагыйрьләр Җәлил-Кормаш төркемендәге каһарманнар турында тарихта онытылмаслык әсәрләр иҗат иткәннәр. Шулай ук туганнан туган энесе Фәрит Фоат улының Абдулла Баттал турындагы гаять зур кыйммәткә ия истәлекләре дә игътибарга лаек.

    Иң элек Абдулла Батталның сугышка кадәрге биографиясеннән кайбер мизгелләргә тукталып китәм. Вазыйх ага Батталның курку белмәс улы Абдулла Алексеевск районының Зур Тигәнәле авылында 1916 нчы елның 1 нче маенда дөньяга килә. "Габдулла абый беркемгә дә охшамаган иде, - дип искә ала энесе Фоат үзенең язучы Нәбирә Гыйматдинова белән булган "Узган гомер аккан су димә!.." - әзрәк әни чалымнары бар иде. Аксыл йөзле, зәңгәр күзле, сипкелле ир-егет иде. Ул тугач та, әни авырган, һәм Габдулланы күрше хатыны имезгән. Үскәч, абый Казанга, татар-башкорт хәрби мәктәбенә укырга керде. Ләкин, бер еллап укыгач, бәхетсезлеккә юлыкты: пар ат җигелгән арбага утырып, складка азык- төлек алырга барганда, Болакка җитәрәк атлар дулап китә дә, Габдулла, егылып төшеп, аягын сындыра. Аны госпитальгә салалар, ә терелгәч, янә тикшереп, хәрби хезмәткә яраксыз, дип табалар. Шуннан аның аягы әз-мәз аксый торган булып калды. Тик мин Габдулла абыйның төшенкелеккә бирелгән чагын хәтерләмим".

    Истәлекләрдән күренгәнчә, Габдулла кире Зур Тигәнәлегә кайта, клуб мөдире булып эшкә урнаша. Нинди генә кичәләр, нинди генә уеннар оештырмый ул анда. Ул клубта эшләгәндә, Зур Тигәнәле авылы гөр килеп яши. Хәтта туганнарыннан гаилә концерты да куйдыра ул. "Җырладык, биедек, ә Салих абый дәртләнеп шигырь сөйләде," - дип искә ала Фоат бу вакыйга турында. Шигырь дигәннән, Габдулла абый үзе дә лирик шигырльләр яза торган була. Район газетасында бик күп басыла алар. Аның кулдан төпләп ясалган җыентык-дәфтәрләре шактый була. Тәнкыйть мәкаләләре сырларга да бик оста була Габдулла. Әгәр авылда берәр җитешсезлек, берәр кимчелек тапса-күрсә, утка бастыра, ә мәкаләнең астына Г.Баттал дип имза сала торган була. Галимҗан абыйсы, син язасың, миңа бәйләнәләр, дип ачулана. Шуннан Габдулла исемен А.Баттал дип үзгәртергә ният кыла. Берсендә аны радиодан чыгыш ясарга Казанга җибәрәләр. Кулына авыл җитәкчелеген үтереп мактаган текст тоттыралар. Матур гына укый моны Габдулла, аннан тотына үз сүзләре белән боларны тәнкыйтьләргә. Ялганны яратмый, купшылыкны сөйми торган була ул...

    ...Хәдичә исемле кызга өйләнә. Рәисә атлы кыз балалары туа. Тик сабыйның гомере бик кыска була.

    Балаларны үлеп яраткан ул. "Аның тирәсендә гел бала-чага - чуалыр, абый аларны ияртеп урманга менәр, шигырь юлларына салып агачлар, үләннәр, чәчәкләр турында кызык әкиятләр сөйләр иде. Ул киң холыклы, бик юмарт, ярдәмчел кеше иде.

    Үзе теләп фин сугышына китмәкче иде - алмадылар. Язмыш гел бүтәнчә китереп чыгарды. Сизенгән төсле: "Минем гомерем кыска булыр", - дип әйтә иде..."

    Бөек Ватан сугышы башлангач, үзе теләп фронтка киткән Абдулла Баттал фашистлар тоткынлыгына эләгә һәм Җәлил-Кормаш яшерен оешмасының әгъзасы була. Кайбер язмалардан күренгәнчә, Абдулла Баттал соңгы мәртәбә Берлинга листовкалар алырга хыянәтче Ямалетдинов белән бергә бара, диелә. Бу фикер танылган публицист, тәнкыйтьче Рафаэль Мостафинның "Җәлилчеләр" дигән китабында да, журналист Равиль Енакаевның "Тез чүкмичә" мәкаләсендә дә ассызыклап бирелә. Ә Рафаэль Мостафинның "Герой-шагыйрь эзләреннән" исемле китабында шундый фикер әйтелә: "...Усманов, Ямалетдинов шушы тапшырылган яшерен эш турында сизенмәдеме икән, дип кызыксынгач, Баттал гамьсез генә: "Мин аңа да бер төргәк листовка бирдем!"- дип әйтеп куя... Юлда аларның Ямалетдинов белән сөйләшеп кайтулары ачыклана. Баттал туры сүзле һәм хәйләсез кеше була, ... бу кешенең комсомолец булганлыгын белә һәм, форсаттан файдаланып, аны үз ягына аудармакчы була. Дөрес, ул аңа яшерен оешма яшәп килүе турында әйтми, беркемнең дә исемен атамый, ләкин озакламый немецларга кыенга туры киләчәге турында ишарәли. ... аны көрәштәше диярлек кеше дип санап, кайту юлында аңа кәгазьгә төрелгән һәм шпагат белән бәйләнгән листовкалар төргәген тапшыра, нинди дә булса көтелмәгән хәл килеп чыккан очракта, төргәкне сиздермичә генә ташларсың, дип кисәтеп куя".

    Беренче карашка, бу язмалар ышандырырлык кебек. Күңелне әрнетеп, күп мәртәбәләр кабатлаган сорау янә килеп баса: "Ни өчен нәкъ менә Абдулла Баттал саксыз адым ясаган соң? Якташыбыз исеменә, турыдан-туры булмаса да, яла ягу шикелле килеп чыга түгелме соң бу?" Моңа һич кенә дә ышанасы килми. Менә яңадан-яңа дәлилләр китерелгән язмалар белән танышам.

    Билгеле булганча, 1942 нче елда гитлерчылар оештырган "Идел-Урал" легионында хәрби әсирләрнең Муса Җәлил, Гайнан Кормаш җитәкчелегендәге яшерен оешма эшчәнлегендә Фәрит Солтанбәков та нәтиҗәле катнаша. Ул - фашистларга каршы яшерен оешманың актив әгъзаларыннан берсе булып, аның эчендә "кайнаган" һәм ватандашларына җәлилчеләр турында чын дөреслекне сөйләп бирә алган батыр йөрәкле милләттәшебез. Ул безне үзенең 2001 нче елда басылып чыккан"Эш күрсәткән ирне ил онытмас" исемле истәлекләр китабы аша сугыш еллары тарихына алып керә, "Җәлил-Кормаш" төркеменең кабатланмас батырлыклары турында үзе күргән чын хакыйкатькә таянып сөйли. "М. Җәлилнең "Безгә үлемнән дә көчлерәк булырга кирәк" дигән чакыруы мине һич нәрсәдән курыкмаска, батырлыкка өйрәтте", - дип яза Ф.Солтанбәков үзенең истәлекләрендә. Тетрәнеп, истәлекләрне укуны дәвам итәм: "...Безнең яшерен оешма әгъзаларын фашистлар рәхимсез җәзаладылар. Иптәшләребез, гарипләнеп, йөри алмас хәлгә килделәр. Кормашның нык аксаганы хәтеремдә. Батталның бөтен йөзе шешенде... Ләкин безнең ватан уллары, шундый газапларны күреп тә, бер-берсен сатмадылар, антларына тугры калып, үзләрен горур-кыю тотып, дошманга бирешмичә, батырларча һәлак булдылар. Бүген минем шушы каһарманнар арасыннан бигрәк тә Абдулла Батталга киңрәк тукталып китәсем килә. Бер үк елда, бер үк айда туган, әмма төп-төгәл ике атнага миннән өлкәнрәк булган әлеге яшьтәшем - дустым турында үзем белгән чын хакыйкатьне әйтеп бирергә телим". Фәрит Солтанбәков истәлекләреннән күренгәнчә, 50 нче елларның урталарында һәм ахырларында җәлилче-каһарманнар турында истәлек язмалар күренә башлагач, "Идел-Урал" легионында бергә булган иптәшләрнең кайсыдыр тарафыннан саксыз рәвештә: "Абдулла Батталовның, үзе дә сизмичә, сатлык җан Ямалетдиновка артык ышануы, аны тизрәк үз ягыбызга аударырга теләве фашистларга яшерен оешма эзенә төшәргә ярдәм итте кебек", - дигән ялгыш фикер әйтелә. Аннары шул фикернең М. Җәлил һәм җәлилче каһарманнарның тормыш юлларын өйрәнүче мөхтәрәм язучыларыбызның һәм тарихчы-галимнәребезнең китапларына кереп китүе турында ассызыклап күрсәтелә. Фәрит Солтанбәков моңа үз вакытында тиешле игътибар бирмәвенә бик үкенүе турында яза. "Еллар үткән саен, гомер көзенә-кышына якынлашкан саен, үткәннәреңә кат-кат әйләнеп кайтып, барысын да хәтер-күңел җиз иләгеннән җентекләп үткәрәсең икән".

    Менә, ниһаять, Фәрит Солтанбәков тарафыннан мин көткән, мин эзләгән сүзләр: "Менә мин дә хәзер, төннәр буе йокламыйча, А. Баттал турында еш уйланам - аңа карата әйтелгән хаксыз сүзләрне тәмам юкка чыгарып, намуслы, пакь исемен сөйгән халкыма кайтарырга телим... Кайбер истәлекләрдә язылганча, Абдулла Баттал соңгы мәртәбә Берлинга листовкалар алырга хыянәтче Ямалетдинов белән бергә бара, диелә. Бу - дөрес түгел!!! Фәрит Солтанбәковның минем өчен бик мөһим булган дәлилләрен, һичшиксез, цитата итеп китерергә тиешмен: "...Минем яхшы белүемчә, Баттал Берлинда нибары ике мәртәбә булды. Беренчесендә - М. Җәлил чакыруы буенча - А. Алиш фатирына "визит" ясаганда, икенчесендә - Тергартен зоопаркына сәяхәт кылганда... һәр ике баруында да Абдулла Берлиннан аякларын авырттырып (әйткәнебезчә, аның аяк бармаклары юк, шуңа һәрчак аксабрак йөри иде), арып-талчыгып кайтты. Шуннан соң Кормаш аны, Берлин белән ике арада йөрүдән тулысынча азат итеп, лагерьда яшерен оешманың элемтәчесе-күзәтүчесе сыйфатында файдалана башлады...

    "Берлинда булганда Батталны Ямалетдинов күзәтеп йөргән", - дигән сүзләр белән дә һич килешә алмыйм. Чөнки гестапоның "Идел-Урал" легионындагы "I-це" бүлегендә теге яки бу кешене күзәтү өчен аерым шымчылары булган. Әйтик, шул ук Ямалетдиновка Җәлил белән Кормашны күзәтү йөкләнсә, Исхаков исә Сәйфелмөлеков белән Батталны тикшереп йөрергә тиеш була. Инде лагерьда төннәрен листовкалар тарату мәсьәләсенә килсәк, А.Баттал һәрчак бу операциядә безне саклаучы-күзәтүче буларак катнаша иде. Куркыныч-мазар янаган очракта, Абдулла үзенең кул хәрәкәтләре белән шул хакта белдереп яисә төн кошы булып сайрап-сызгырып, тавыш биреп, безне күп мәртәбәләр дошман капканына эләгүдән коткарды.

    Соңыннан, гестапочылар тарафыннан кулга алынгач та, фашистлар өчен "теш үтмәслек каты чикләвек" булды ул. Гайнан Кормаш кебек Муса Җәлилнең дә иң ышанычлы дусларыннан берсе иде Абдулла Баттал. Шуңа шагыйрь үзенең атаклы "Моабит дәфтәрләре"нең берсенә 1943 елның декабрендә теркәгән исемлегендә 11 патриот арасыннан Батталны дүртенче кеше итеп яза һәм: "Болар татар-башкорт легионын таркатуда, совет фикерен таратуда, күмәк качу оештыруда гаепләнәләр", - дип билгеләп үтә.

    Үзем дә Муса Җәлилнең якын дусты Гази ага Кашшафка җибәргән һәм "Совет әдәбияты" журналының 1960 елгы март санында дөнья күргән истәлекләремдә (соңгысы "Аларны ил онытмас" дип исемләнгән иде) җәлилче көрәштәшләрем, шул исәптән, Абдулла Батталның яшерен оешмадагы эшчәнлеге турында бары тик үзем күргән-белгәннәрне генә яздым....

    Гомумән, без исәннәр, фашист балтасы астында башлары киселгән һәр каһарман-җәлилчегә атап, аерым повесть-романнар язарга бурычлыбыздыр. Чөнки моны бездән моңлы Үткәнебез һәм күзләребезгә сораулы карашын төбәгән Киләчәк таләп итә. Рафаэль Мостафин үзенең "Җәлилчеләр" дигән китабына язган кереш сүзендә бик хаклы әйткәнчә:

    "...Шулай да җыр һәм көрәш йомгагының очына җиттек, дип әйтә алмыйбыз әле. Һәм ул мөмкин дә түгелдер. Бу серле йомгакны алдагы буыннар да, алардан соң килүчеләр дә сүтәргә тырышачаклар, җәлилчеләрнең исемнәрен олылап, зур ихтирам белән искә алачаклар..."

    Мин дә шулай дип уйлыйм һәм күңелем белән шул дәһшәтле чорга кат-кат әйләнеп кайтам, сер бирмәс көрәштәшләрем якты образларын хәтеремдә яңартам..."

    Абдулла Батталның намуслы исемен кире кайтару максатыннан язылган бу эзләнү эшемнең әлеге этабында мин якташыбызның абыйсы Фоатның улы Фәрит эзләнүләренә дә тукталып үтәргә телим.

    Туфан Миңнуллинның җәлилчеләргә багышлап иҗат ителгән "Моңлы бер җыр" драмасында Абдулла Батталга карата булмаган фикерләр аның ролен уйнаган артист тарафыннан әйттерелә: имеш җәлилчеләрнең кулга алынуында ул гаепле булган. Фәрит Баттал бик саллы дәлилләр китереп, Абдулланың гаепсез булуын Туфан Миңнуллинга ышандыра алган. Автор әсәрдәге бу урыннарны бөтенләй алып ташларга вәгъдә иткән. Кызганычка каршы, рәхимсез үлем Туфан ага Миңнуллинны арабыздан вакытсыз алып китү сәбәпле, аның бу вәгъдәсе тормышка ашмыйча кала.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: