Заря
  • Рус Тат
  • Алтын көзләр мәктәп елларын хәтерләтә

    Алтын көз җиткәнен мин түземсезләнеп көтеп алам. Мин көзләрне бик яратам. Табигатьнең кышы да, җәе дә, язы да үзенчә матур, ләкин көз алар арасында үзенең үзенчәлекле булуы белән аерылып тора. Тып-тыныч, кошлар да сайраудан туктаган, алар инде кышлау өчен көньякка очып киткәннәр. Бераз гына салкынчарак кояшлы көннәр. Агачлар сары һәм көзге кызгылт төсләргә төренә, талгын гына искән җилдә алар, үзара пышылдашып серләшкәндәй, җиргә коела.

    Сары-кызыл төсләргә буялган көз беренче тапкыр мәктәпкә барган милгелләрне искә төшерә. Бу 1963 ел иде. Әле дә хәтеремдә, ак алъяпкычлар бәйләп, коңгырт төстәге әни үзе теккән (әни безгә бөтен нәрсәне үзе тегеп кигезә иде) күлмәкне киеп, чәчләрне матур итеп ике толымга үреп, беренче тапкыр мәрхүм әтием белән мәктәпкә киттем.

    Әтиемнең кулына тотынып мәктәпкә барганда элеккеге китапханә, хәзер аның урынында урнашкан мәчет бинасы янындагы таудан төшеп барганда абынып егылдым. Кардай ак алъяпкычым, күлмәгем туфракка буялды. Әзрәк каккаладым да, әтинең кулына ябышып, юлыбызны дәвам иттердек. Ямь-яшел чирәм белән капланган җирдә урнашкан мәктәп янында сап-сары яфракка төренгән тупыл агачлары үсеп утыра иде. Алга китеп булса да әйтим: без ул агачларның сары яфракларын җыя идек тә, китапларыбыз эченә пөхтәләп куеп киптерә идек)...

    Ул шундый матур, кояшлы, җылы көн иде. Мәктәп алдындагы мәйданчыкта беренче тапкыр линейкага тезелеп бастык. Ул чакта башлангыч мәктәп мөдире булып Сәгыйт абый Сафиуллин эшли иде. Сәгыйт абый безнең авылга кайдандыр килгән кеше иде. Мәктәпнең бер бүлмәсендә гаиләсе белән яшәде. (Мин аны яхшылап хәтерләп тә бетермим, чөнки алар без дүртенче сыйныфта укыганда китеп бардылар). Ул без, укучыларга, укуда уңышлар теләде.

    Линейкадан соң сыйныф бүлмәләренә таралыштык. Без, 10 баланы (Гатин Фәрит, Зәйдуллин Мидхәт, Шакиров Рәфкат, Сәхәбетдинов Фәргат, Гафиятов Таһир, Сәләхиев Рафик, Сөниева Луиза, Шәкүрова Луиза, Хамматова Тәнзилә), Бөек Ватан сугышыннан яраланып кайткан Нургали абый Сәләхиев укыта булып чыкты. Ул безне, мәктәп бусагасын атлап кергәч, җылы каршы алды, парталар янына утыртты, үзе белән таныштырды...

    Без сыйныфта ун гына бала булганлыктан, ике сыйныф – 3 нчеләр белән бергә укыдык. Дәресне баштан аларга, аннары безгә аңлата иде Нургали абый. Без аны бик яраттык. Гадел, акыллы, инсафлы кеше иде ул. Безгә сугышта ниләр күргәннәре, андагы вакыйгалар, ничек итеп дошманга каршы сугышулары турында сөйли иде. Без аны тын алырга да кыймыйча тыңлый идек. Аның сумкасы китап-дәфтәрләрдән ташып тора торган иде. Без, кызлар, иртән мәктәпкә килгәч, Нургали абыйның мәктәпкә менгәнен көтеп җиткерә алмыйча, аны өеннән төшеп ала идек. Ул капкадан килеп чыгуга, портфелен тартып ала идек тә, мәктәпкә йөгерә идек. Нишләп алай иткәнбездер инде, хәтерләмим, сумкасы авыр, аңа җиңел булсын, дигәнбездер, бәлки. Дәресләр башланып, сыйныф бүлмәсенә килеп кергәч, Нургали абый безнең белән исәнләшә иде дә, безне “Исәнләшү юк, сөйләшү юк, сумкамны алалар да, йөгерәләр”, – дип шелтәләп ала иде. Ләкин без аның сүзләрен әллә онытып, әллә инде игътибар итмичә, икенче көнне дә, өченче көнне дә шулай эшли идек. Укытучыбызга Аллаһка караган кебек, илаһи бер зат итеп карый идек. Мәктәпкә дә яратып йөри идек...

    Икенче сыйныфта безне Җөвәйрә апа Сәләхиева укытты. Ул шундый чибәр, ягымлы, бик йомшак күңелле, мөлаем укытучы иде. Үзенең дә дүрт баласы булуга карамастан, күбрәк игътибарын без, балаларга, бирә иде. Эшен һәм укучыларын ярата иде. төскә-биткә чибәр, ыспай гына, бик матур киенә иде. Аның дәресләрендә дә без барыбыз да тырышып укыдык. Алар арасында “2”леләр алучы булмады кебек – хәтерләмим. (Гомумән, безнең Түбән Тигәнәле башлангыч мәктәбеннән Урта Тигәнәле мәктәбенә укучылар зур әзерлек белән, тырышып, яхшы укып бара иделәр. Урта Тигәнәлегә 4 чакрым ераклыкка җәяү йөрделәр. Мәктәпкә көнгә икешәр тапкыр барган чаклар да күп була иде).

    Ә өченче сыйныфта да, 4 нчедә дә безне тагын Нургали абый укытты. Бу юлы инде без зурлар рәтендә идек. Безнең белән 1 нче сыйныф укучылары –Равия Гарифуллина, Энҗе Сөниева, Наҗия Гатина, Гөлфия Фәйзуллина, Рузалия Гафиятова, Фәрит Арсланов һ.б.лар укыды. Алар да бик тырышып укыдылар, тәртипле булдылар.

    Өченче сыйныфта укыганда мәктәбебезгә әле яңа гына институт тәмамлап, яшь укытучы Нәфисә апа Габидуллина (Якупова) килде. Нәфисә апа, исеме җисеменә туры килгәндәй, яшь, чибәр, акыллы һәм зирәк кыз иде. Читтән килгән мөлаем укытучыны без, бала-чага, авыл халкыннан аерылып торгангамы, башка планетадан килеп төшкән кеше кебек кабул иттек . Өстендә матур свитер белән буй-сынын зифа, сылу итеп күрсәтә торган яшькелт төстәге гармун итәк, озын чәче артка матур итеп өеп куелган. Без аңа сокланып карап туя алмый идек. Ул килүгә мәктәбебез яңа тормыш белән яши башлады, мәктәпкә яңа сулыш өрелде. Шул көннән Нәфисә апа укучыларның кадерле укытучысына, хезмәттәшләренең киңәшчесенә, ярдәмчесенә әйләнде дә куйды. Ул безне тәүге көннән үк үзенә гашыйк итте. Нәфисә апа безгә әниләрдәй күңел җылысын биреп, игътибарлы, ихтирамлы, кече күңелле булу серләренә төшендерде, мәктәптәге барлык балаларны бергә туплады, бер гаиләгә әйләндерде, тәртипле, акыллы, әхлаклы, кешеләргә ярдәмчел булырга өйрәтте. Ул безне укытмаса да, безгә дә үзенең күңел җылысын кызганмады. Бәйрәм саен, Октябрь бәйрәмеме ул, Яңа елмы, 8 нче Мартмы яки май бәйрәмнәреме, бөтен сыйныф балаларын дәрестән соң алып калып, концертлар куярга әзерли иде. Аның өйрәткән биюләре, җырлары, дисеңме. Авыл балаларының төшләренә дә кермәгән төрле-төрле биюләр: башкорт, татар, молдаван, украин, “Казачок” биюләрен өйрәтә иде ул. Башкортстан җирендә туып, аның саф сулы чишмә суларын эчеп, урман нигъмәтләреннән авыз итеп үскән кыз шундый матур, моңлы тавышы белән күпләрне сокландырды. Бер тапкыр коридор буйлап барганда (дәрес вакытында нишләп йөргәнмендер инде) мин аның үзенең 3 нче сыйныфында “Туган тел” җырын җырлавын ишеттем. Аңардагы моң дәрьясы аның күңел түреннән ургылып чыкты да, минем йөрәгемә үтеп кереп, бар булган җиһанга таралгандай булды. Минем башлангыч сыйныфта укыткан укытучыларым күңелем түрендә мәңгегә сакланып калды. (Алар инде барысы да мәрхүмнәр, бу язмам аларга дога булып ирешсен, урыннары җәннәттә булсын иде).

    Шулай итеп, Түбән Тигәнәле авылының башлангыч мәктәбендә дүрт ел уку вакыты сизелмичә дә үтеп китте. 5 нче сыйныфка укырга Урта Тигәнәле урта мәктәбенә киттек. Анда безне сыйныф җитәкчесе Роза апа Сәләхиева (Мортазина) кабул итте.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: