Заря
  • Рус Тат
  • Алтын йөрәкле, ак күңелле...

      Һәр милләтнең үзенеке үзенә якындыр инде, шулай да мин ак яулыклы татар әбиләрен иң чиста, иң саф әбиләргә саныйм. Язгы кояш ничек көлсә, алардан да шундый илаһи нур, пакьлек бөркелә...

    Күрше Әлки районының Иске Чаллы авылында туып үскән, бүгенге көндә бистәбездә яшәүче Замирә апа КӘЛИМУЛЛИНА нәкъ шундыйлардан.  
     Замирә апаның яхшылыкларын, игелекләрен, күңеленең чисталыгын язарга бөек татар телебездәге сүзләр дә җитми.
     Замирә апа 1939 елның 8 сентябрендә Мирзаҗан абый белән Гөлминкә апа гаиләсендә бишенче бала булып, олы йортка ямь өстәп, көзге мул уңыш  җыйган мәлдә  дөньяга килә. Балачагы, яшүсмер чоры авыр сугыш елларына, сугыштан соңгы  вакытка туры килә. Тормышлар авыр бара,  өстәвенә 1948 елда сугыш яраларыннан җайланып китә алмаган әтиләре дә бик яшьли вафат була, Замирә апага ул вакытта нибары 9 яшь кенә була. Тол калган Гөлминкә апа балаларын аякка бастырыр өчен бөтен тырышлыгын куя.  Замирә апа да әтисе дә булмагач бик тиз кул арасына керә, әнисенә бар эштә олы ярдәмче була. Шулай да тормыш бер урында тормый, авыр булса да сизелми уза, Замирә апа җиткән кыз була. 1963 елда армиядән кайткан авылдаш егете Илгиз абыйга кияүгә чыга. Яшь гаилә матур гына яшәп китә. Шул көннән башлап алар тормыш йөген  бергә тарталар. Илгиз абый да бик булдыклы, тырыш, 48 ел фермада эшли. Гомумән алар икесе дә гомерләрен намуслы хезмәттә үткәрәләр. Замирә апа лаеклы ялга чыкканчы фермада сыер сава, бозаулар карый. Боларны барысын да ул күңелен биреп башкара, беркайчан кешегә салынмый, көн-төн эшли. Әле фермада эшләгәндә медпунктны карап, юып торуны да аңа йөклиләр. Ул фермага эшкә барганда да, кайтканда да кереп бинаны ягып, җылытып, җыештырып чыга. “Авылыбызның медпункты бик иске иде, аны чистартып, юып, такталар тезеп чыктым. Районнан килгән тикшерүчеләр беренче урын биреп киттеләр. Мине дә, фельдшерны да бүләкләделәр. Медпунктны бик чиста тоттым, бөтен авыл халкы рәхмәт укыды”–ди Замирә апа. Фермада тырышып эшләгәне өчен дә Мактау грамоталары һәм бүләкләре байтак аның. Күп тапкырлар алдынгылар слетларында катнаша ул.
    Әле өстәвенә кече күңелле Замирә апа авылдагы ярдәмгә мохтаҗ барлык карт әбиләрне дә карый, кемгә бәрәңге өешә, кемгә өен юып бирә, кемгә ипиен салып кертә... Мәсәлән, Зәмзәмия  исемле әбине  ул яшь бала карагандай карый. Мунчасын да ягып кертә, өендә гаиләсенә нинди ризык пешерсә, шул ризыкны балаларыннан тиз генә Зәмзәмия әбигә дә илттерә. Аллага шөкер, аны соңгы юлга җиренә җиткереп озата, ашларын уздыра. “Аллаһы Тәгаләм бәлки шул ялгыз карчыкларны караганым өчен дә саулыгымны биргәндер, мин аларга ярдәм иткәч, әбиләрем миңа рәхмәт укый иде, Аллаһы Тәгаләм барлык изгелекләремне язып барган”, –ди Замирә апа.  Авыл кешесе шәхси хуҗалык белән көн күрә бит, йорт тутырып мал -туар асрыйлар. Әлбәттә, хезмәтнең җимешен күрер өчен, бик тырышып эшләргә кирәк. “Йортта берничә баш сыер  да, бозаулар  да, сарыклар да күп асрадык”–дип искә ала Замирә апа. Хуҗалыктагы эшләрне ирем белән тигез тарттык. Икәү бик зур йорт салып чыктык. Исемдә әле, бер елны Сабантуе алдыннан килеп безнең өйне фоторәсемгә төшереп киттеләр, авылда иң матур, иң чиста йорт, дип авыл Советы тәкъдим иткән, шулай итеп Сабантуенда бүләкләделәр үзебезне.
    Замирә апа белән Илгиз абыйның өч баласы да үзләре кебек  гаҗәеп тырышлар. Аларны әти- әниләре хезмәт сөяргә өйрәтеп, гадел, ярдәмчел итеп үстергән.
    Бүгенге көндә Замирә апа улы Фәнис һәм килене Гүзәл  белән бистәбездә гомер итә, кызганыч Илгиз абый гына моннан өч ел элек аларны калдырып бакыйлыкка күчте, урыны җәннәттә булсын.
    Замирә апа бүгенге көндә дә хәрәкәттә- бәрәкәт дип һәрвакыт нәрсәдер эшли, булганына бик каты шөкер итеп, бу дөньяга сөенеп, яшәүдән тәм табып гомер кичерә. Халкыбыз йолаларын, гаилә мирасын саклап яшәгән,   һәр көнен изге гамәл-гыйбадәттә үткәреп, хак динебезне зурлап яшәүне тормыш кыйбласы итеп алган Замирә апаның һәр сүзен күңелгә уеп калдырасы, үзеңә өлге итеп аласы килә.
    2014 елда   хаҗ кылу да насыйп була аңа, бу аның гомер иткән нигезеннән чыгып киткәндә Аллаһы Тәгаләдән сораган теләкләренең берсе. “Хаҗ кылгандагы бер төркем дин кардәшләребезне бик зур хөрмәт белән искә алам. Бүгенге көндә дә аларга рәхмәтле мин”, – ди Замирә апа.  
    Якты, җылы йортта көченнән килгәнчә булышып, искиткеч тәмле ашлар, өчпочмаклар пешереп,  гыйбадәтен кылып, төннәр буе дисбесен  тартып, зекерләрдә үткәреп,  Аллаһы Тәгаләгә таянып, дөньяларга иминлек сорап  ихлас догалар кылган Замирә апага хөрмәт белән генә карыйм мин.
    Замирә апаны күркәм юбилее белән районыбызның имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт котлый:
    –Замирә апа кебек кешеләр йөз елга бер генә туадыр.  Ул бөтен мөселманнарыбызга хезмәт итә дисәм дә, һич артык булмас. Ул көн дими, төн дими, ярдәме кирәк булып кем чакырса шунда бара. Беркайчан кеше аермый, бөтен кешене тигез күрә. Мәрхүмәләрне соңгы юлга озатканда барлык тиешле хезмәтне җиренә җиткереп башкара. Искиткеч җайлы, йомшак күңелле, ярдәм кирәк булганда җанын бүлеп бирергә әзер булган  кеше ул. Замирә апа,  сиңа  нык сәламәтлек, кайгы-хәсрәтсез көннәр, балаларың, оныкларыңның рәхәтен күреп яшәвеңне телибез.
    Фәния апа Гайнуллова да Замирә апаны котлап  җылы сүзләрен язган:
    – Һәрчак ап-ак яулыгын бәйләгән, күзләреннән нурлар бөркелеп торучы Замирә апага сокланам мин.  Биш вакыт намазын, Коръәнен укып, дин кардәшләребезнең рәхмәтен ишетеп яши ул, Коръән ашларында ул көтеп алынган кунак. Аның янына кайчан гына килмә, ул һәрчак ачык йөзе белән каршы ала, тәмле чәен эчермичә җибәрми.
    Замирә апа белән без Ислам диненең бишенче баганасы булган хаҗ гамәлен бергә үтәдек. Замирә апа искиткеч сабыр, ул чакта аңа 75 яшь булуына карамастан җитәкчеләребезне дә тыңлап, аңлап, хаҗыбызны бергә тырышып үтәдек. Аның укыган догалары, чалдырган корбаннары, ачтырган ифтар табаклары кабул булсын. 
    Ул синең сереңне кешегә сөйләмәс, бик тә эчкерсез, бик күп шөкер итүче. Аңа алга таба да балаларының, кияү-киленнәренең, оныкларының ихтирамын тоеп, авыртмыйча, тынычлыкта яшәргә насыйп булсын бер Аллам.
    Замирә апаны юбилее уңаеннан уллары, киленнәре, кызы һәм кияве, оныклары, оныкчыклары котлый:
    - Әниебез,  дәү әниебез! Ярый әле, син бар бу дөньяда. Саулыгың нык, гомерең озын булсын. Безнең белән сөенеп яшәргә язсын. Табыннарыбызның мул, сыйлы, бәрәкәтле булуында синең өлешең бик зур, кадерлебез. Барысы-барысы өчен олы рәхмәт әйтәбез. Өлкән яшьтә булуыңа карамастан,  хәрәкәттә — бәрәкәт  дип яшисең, тик тормыйсың, көчеңнән килгән кадәр безгә булышасың,  һәр гамәлең белән безгә үрнәк син.
    Беркайчан да тимә, 
    сагыш җиле,
    Әниебезнең нурлы 
    йөзенә.
    Безнең өчен яши бит ул
     җирдә,
    Кыен алса ала үзенә.
    Авыр чакларда син - 
    ныклы терәк,
    Якты маяк булып 
    торучы.
    Рәхмәт сиңа барысы 
    өчен, әни,
    Син - бердәнбер безне 
    аңлаучы.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: