Алтынга төрелгән гомер юллары
Агымдагы ел Урта Тигәнәле авылында яшәүче кадерлеләребез Гөлминкә һәм Җәүдәт Фәтхетдиновлар өчен өчләтә юбилейлар елы.
Әтиебезгә – 75, әниебезгә – 70 яшь тулса, бергә тормыш итә башлауларына 50 ел булды.
Әтиебез Җәүдәт 1944 елның 28 августында дөньяга аваз сала. Аның балачагы күпчелек сугыш чоры балаларыныкы кебек үтә. Ул бик матур бала булып үсә, үзеннән соң туган энеләренә һәм сеңелесенә үрнәк абый була. Мәктәптә дә тырышып укый. Баштарак урта мәктәпне тәмамламаса да, соңрак бу хыялын да тормышка ашыра.
-Кичке мәктәптә укуы, үзенә бертөрле иде. Кичке алтыдан төнге унбергә кадәр белем ала-ала, ун сыйныфны тәмамларга насыйп булды миңа, Аллага шөкер, - дип искә ала әтиебез. Шунда ук тракторчы курсларына да укый ул. Аларны бетергәч, армиягә алына. Урал таулары ягында, Свердлау өлкәсендә өч ел хезмәт итә әти. Армиядән кайткач, тракторга утыра. Лаеклы ялга чыкканчы туган авылының күмәк хуҗалыгында тракторда җир сөрә, тырмага йөри, чәчү чәчә. Эшен яхшы башкарганга, ул гел алдынгылар рәтендә иде. Елның-елында “Кыр батыры” исеменә дә лаек булды әти. Төрледән-төрле мактау грамоталары, орден-медальләре, кыйммәтле бүләкләр белән дә аз бүләкләнмәде ул. Бүген балалары һәм оныклары янында горурланып сөйләрлек алдынгы механизатор була ул безнең әтиебез.
Вакыйгаларны артка чигертеп, әниебез туган көнгә кайтып килик. Әниебез Гөлминкә 1949 елның 26 августында дөньяга килә. Ул бер кыз һәм биш малайдан соң көтеп алынган бала булып туа. Аңа мулла чакыртып, Гөлминкә исемен куштыралар да, әтисе авыл Советына барып, Рузалия дип исем яздыртып кайта.
Сигез сыйныф кына тәмамларга туры килә әниебезгә. Яшь булуына да карамастын, ул колхоз фермасына эшкә юллана. Эшен үз җиренә җиткереп, тырышып, ару-талуны белмичә хезмәт куя әни. Әтиебез белән дә фермада танышалар алар. Әтинең яңа гына армиядән кайтып тракторда эшли башлаган вакыты була. Бер-берсен бер сүздән, бер күздән аңларга өйрәнәләр алар.
1969 елның 20 мартында матур иттереп, гөрләтеп туй итәләр. Туйлар үткәч, матур гына яши башлыйлар яшьләр. Әйткәнемчә, әти тракторда эшли, ә әни исә фермада көч куя башлый. Соңрак әни авыл клубына әшкә алына һәм лаеклы ялга чыкканчы биредә хезмәт итә.
Шушы еллар аралыгында безгә, өч кызга гомер бирәләр алар. Безне кеше арасында ким-хур итмичә, кадерләп, сөеп, тәрбияләп үстерәләр. Барыбызга да ныклы белем биреп, олы тормыш юлына озаттылар. Хәзер инде без үзебез дә әниләр. Әти-әниебездән үрнәк алып, оныкларын тәрбиялибез.
Кадерлеләребез янына кунакка кайтканда туган нигездән ниндидер үзенә бертөрле җылылык, нур, ямь бөркелеп тора. Капканы ачып керүгә ялт иткән ишегаллары, каралты-куралары, ә инде өйгә керсәң – тәмле ис. Әниебезнең гел тәмле чәе кайнаган, авызда эри торган камыр ашлары өстәл өстен тутырып торыр. Бар кешене дә ачык йөз белән каршы алалар алар. Киңәш сорап кергәннәргә кулларыннан килгәнчә ярдәм итәләр. Төпле киңәшләрен бирәләр. Тәмле мәтрүшкәле чәйләре белән сыйламыйча җибәрмиләр.
Тормыш иткәндә төрле авырлыклар да булгандыр билгеле, ләкин алар бер-берсенең йөзенә кызыллык китереп, кеше теленә кереп, ким-хур булып яшәмәделәр. Хәзер балалары һәм оныкларының уңышларына шатланып көн итәләр.
Әйе, бүгенге тормышлары Аллага шөкер гөрләп бара әти-әниебезнең. Без, балалары, алардан үрнәк алып яшибез. Менә шушы өчләтә булган юбилейлары белән котлап, киләчәктә дә бәхетле озын гомер, күңел тынычлыгы, балалары һәм оныкларының игелекләрен күреп яшәүләрен телисебез килә кадерлеләребезгә.
Илле ел кулга кул тотынып,
Пар былбылдай гомер итәсез.
Бер-берегезгә аумас терәк булып,
Гомер йомгакларын сүтәсез.
Бүген сезгә карап сокланабыз,
Сезгә ихтирамыбыз арта.
Сез лаеклы парларның иң гүзәле
Шуңа күңел сезне ярата.
Безнең өчен пар йолдызлар булып,
Күңел күгебездә яныгыз.
Кайгы-сагышларны һич күрмәсен,
Мәрхәмәтле олы җаныгыз.
Иң изге теләкләр теләп, кызлары, кияүләре, алты оныклары исеменнән кечкенә кызлары Гөлназ.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев