Заря
  • Рус Тат
  • Алёнаның казанышлары

    Аграр колледж студенты Алена Аброськина районның яшьләр парламенты рәисе итеп сайланды.

    Сайлаулар сишәмбе көнне булды, анда Алена кандидатурасын колледж студентлары һәм яшьләр оешмалары вәкилләре бертавыштан хуплады. Хәзер ул районны Татарстан Дәүләт Советы каршындагы яшьләр парламентында тәкъдим итәчәк. Җиңүе белән аны яшьләр парламенты утырышында катнашкан район башлыгы урынбасары Галина Белова, яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы Рифкат Сөләйманов котлады. Яшь парламентарий яшьләр арасында мондый хөрмәтне колледжның студактивында һәм "Без булдырабыз!" ирекле оешмасында яулады. Алена Аброськина республика дәрәҗәсендә дә танылды. Былтыр ул "Ел студенты" конкурсының "Ел иреклесе" номинациясендә җиңеп чыкты. Әле күптән түгел генә Татарстан Республикасы Президентының уку һәм фәнни эштәге сәләте өчен махсус дәүләт стипендиясе белән бүләкләнде. Ә "Ел казанышы-2016" һөнәри белем бирү оешмалары студентлары арасында узган республика конкурсында якташыбыз "Ел волонтеры" номинациясендә махсус приз алды. Ул шулай ук Бөтенроссия "Россия иреклесе-2016" конкурсында да җиңеп чыкты.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: