Заря
  • Рус Тат
  • Аның ишеге төбендә чират көтеп утыручы юк

    Стоматолог, теш табибларының хезмәте җиңелләрдән түгел. Өстәвенә, авыруларның күбесе курку тойгысы кичерә. Болар барысы табибта киеренкелек халәте тудыра, аның йөрәге аша үтә.

    Пациентларны тынычландыру, аларга йомшак сүз белән, сыйфатлы хезмәт күрсәтү - аларның төп бурычларыннан берсе. Бу хакта Алексеевск үзәк район хастаханәсенең табиб-стоматологы Илдар Хисмиев беркайчан да онытмый.

    Илдар Габделәхәт улы Урта Тигәнәле авылында гади колхозчылар Хания апа белән Габделәхәт Хисмиевлар гаиләсендә туа. Әти-әнисенең сүзләре буенча, бик йомшак, тәртипле, түземле бала булып үсә. Авыл балаларына хас булганча, кече яшьтән үк кул арасына керә. Терлеген дә карый, көтүен дә көтә, утынын да кисә, суын да ташый (ул елларда терлеккә эчерергә, яшелчәләргә сибәргә суны - инештән, ә эчәргә чишмәдән ташый иделәр бит).

    Тәртипле бала булуы шуннан күренә, әти-әнисе янына беркем дә аңардан зарланып килми. Әти-әнисен беркайчан да ни кием, башка малайларда бар, миңа да алып бирегез, дип ни велосипед, ни мотоцикл сорап тинтерәтми, чөнки ул гаиләнең ничек яшәвен бик яхшы белә.
    1984 елда мәктәпне тәмамлый, 1984 елда кемнең дә булса ярдәменнән башка, үз көче белән Казандагы медицина институтына укырга керә. Аны анда укырга керергә үзе дә стоматолог булырга укыган Сания ханым Шакирова «кодалый». Ул риза була. Тик Илдарны Казанда колач җәеп, беркем дә көтеп тормый шул. Ул анда бик күп авырлыклар белән очраша.
    Баштагы мәлләрдә тулай торакта урын булмый, Яшел Үзәндә бер туганнарында торып укый. Кыскасы, барлык авырлыкларга да түзә, ләкин ул михнәт чигеп йөрүе турында иң якын кешеләренә дә сөйләми. Алар бу хәлләрне соңлап кына ишетәләр.
    Ул Казанда укып йөргән заманнарда Кама аша паром гына йөри, күпер юк иде әле. Кышкы салкыннарда юлаучы машиналарга Саескан Тавына кадәр утырып кайтып, аннары Кама аша җәяү чыгулармы, ә яз көннәрендә боз эри башлагач, аның аша чыкканда боз шартлап, суга төшеп чумулармы - барысы да була.
    Менә шулай ике ел укыгач, 1986 елда ил алдындагы бурычын үтәргә армиягә китә, Польшада ике ел хезмәт итә, 1991 дә институтны тәмамлый һәм Казанда бер ел интернатурада эшли.
    - Абый 1992 елда Алексеевск үзәк район хастаханәсенә табиб-стоматолог булып эшкә кайтты, - ди сеңелесе Ләйсән. - 1993-1996 елларда стоматология поликлиникасының мөдире булып эшләде, 1996 елдан алып табиб-стоматолог-ортопед вазыйфасын башкара.
    Абый кешенең үтенечен кире кага торган түгел, һәркемгә булыша, үзенең соңгы телем ипиен дә бүлешә, эшен җиренә җиткереп эшли, бик чиста, пөхтә һәм төгәл кеше ул. Балаларын ярата, аларга булыша.
    Илдар Әхәт улы турындагы фикерләрне тыңлап карыйк әле:
    Клара Гыймадиева, пенсиядәге укытучы:
    - Илдар Габделәхәт улы бик тәртипле, эшчән гаиләдә икенче бала булып дөньяга килде. Гаиләләрендә ике малай һәм өч кыз үсте, абыйсы Ринат белән үзләреннән соң туган өч кызны үстерештеләр, әле тагын сукыр бабайлары да бар иде. Аны да караштылар.
    Авылда бит эш тавык та чүпләп бетерерлек түгел, шуңа да карамастан, Илдар бик тырышып укыды, иптәшләренә дә ярдәм итә иде. Мин аны физика фәненнән укыттым. Бик тырыш булды, дәфтәрләре, китаплары бик пөхтә иде, теләсә ничек әрәм-шәрәм итеп язмады, аның дәфтәрләрен карасаң, алардан пөхтәлек бөркелеп тора иде.
    Укып бетергәч тә үзенең күңелендә йөрткән профессия буенча Казан медицина институтына, имтиханнар биреп, беркемнән ярдәм көтмичә, укырга кереп кайтты. Мин аның өчен әле дә шатланам һәм аның белән горурланам. Физиканы "5"легә бирде бит ул. Уку дәверендә даими төстә стипендия алып укыды.
    Укып бетергәч тә Казанда калырга була иде, ләкин ул үзенең туган җирен сайлады. Гомер бик тиз үтә шул. Әле кайчан гына кечкенә генә, түгәрәк йөзле, зур күзле, бар нәрсәне белергә омтылучан малайга 50 яшь тә тулган. Хәзер инде ул зур доктор Илдар Әхәтович.
    Районның бер генә кешесе дә аңа мөрәҗәгать итмичә калмагандыр. Ул һәркемне тигез күрә, аның ишеге төбендә чират юк. Кечкенәдән килгән төгәллек гомер буе бара шул. Илдарны юбилее белән котлап, эшендә уңышлар, исәнлек телим, үзенең хезмәте белән тагын бик күп кешеләрне сөендерсен иде.
    Дамир Фәттахов, стоматология поликлиникасы мөдире:
    - Җитәкче буларак, аңа карата аерым дәгъваларым юк. Пациентлар аны ярата. Бездә, мәсәлән, төшке ял вакытында авыруларны кабул итү дигән нәрсә юк. Ә ул төш вакытында да авылдан килгән кешеләрне кабул итә, чөнки ул кеше хәлен аңлый белә, аларны көттереп утыртмаска тырыша. Алар Ләйсәрә ханым белән күп еллар элек бергә килделәр, ә яшь буенча ул безнең бүлектә иң өлкәне.
    Табиб буларак бик тә практичный, аның барысы да тигез бара, яңалыкны бик үк кабул итеп бетерми, институтта алган белемен эшендә әйбәт файдалана. Мин аның турында бер начар сүз дә әйтә алмыйм. Ул бик тыныч холыклы, беркем белән бәхәскә керми.
    Халык арасында да, коллективта да абруе зур. Эше ничек кенә авыр булмасын, улын да медицина институтына укырга җибәрә, бу да аңа плюс. Димәк, эшен яратып башкара. Юбилее белән котлап, аңа бөтен коллектив исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән исәнлек-саулык, уңышлар һәм тагын озак еллар безнең сафларда калуын телим.
    Фаяз Шакиров, отставкадагы милиция подполковнигы:
    - Илдар белән без бала чактан бирле дуслар. Бер сыйныфта укыдык, институтта укыганда да аерылмас дуслар булдык.
    Ул - медицина, мин авыл хуҗалыгы институтын тәмамладым. Бик пөхтә, тәртипле, сүзендә торучан, ышанычлы дус ул. Кайчан гына ярдәм сорап мөрәҗәгать итсәң дә, булышудан беркайчан да баш тартмый. Мин якын дустымны юбилее белән котлап, аңа гел шундый булып калуын, исәнлек-саулык, бәхет телим.
    Без дә Илдар әфәндене юбилее белән котлыйбыз һәм барлык яхшы теләкләргә дә кушылабыз.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: